+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 февраль 2015, 13:12

Ул үзе җанлы тарих

Фәйзулла Биктимеров легендар шәхес Жуков белән очрашкан, Кейтельне әсирлеккә алуда катнашкан.Ветераннар белән һәр очрашу дулкынландыра мине. Чал чәчле яугирләрнең орден-медальләрен чыңлатып, балалар янына килүе, бер сүз сөйләмәгән очракта да, үзе үк тәрбияви әһәмияткә ия. Әмма аларның яшь буынга әйтер нәрсә­ләре күп. Утны-суны кичкән, сугыш дәвере һәм аннан соңгы елларда тырыш хезмәт салган, зарланырга ярат­маучы, һәрчак яхшылыкка өн­дәүче бу кешеләрнең сөйләгәне та­рихның җанлы битләре кебек бит ул.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан республикабызда патриотик чаралар үтә. Стәрлебаш районының Первомайский мәктәбендә узган ветераннар белән очрашуда безгә дә катнашу бәхете тиде. Күренекле полководец, “Җиңү Маршалы” Георгий Жуков, фельдмаршал Кейтель кебек легендар хәрбиләр белән күзгә-күз очрашкан, яу кырында тарихта киң билгеле капитан Хван белән бергә сугышкан Фәйзулла бабай Биктимеров укытучы Гөлнара Бәхтиярова оештырган очрашуга килгән иде. 91 яшьлек Фәйзулла Арсланбәк улы, сөбханаллаһ, бүген дә бирешми әле. Ул дәһшәтле еллардагы сугыш вакыйгаларын күз алдына бастырды, унберенчеләр алдында эчтәлекле итеп чыгыш ясады.
Әлшәй районының Ташлы авылында яшәгән Арсланбәк һәм Мөнәвәрәнең икенче уллары булып дөньяга килә Фәйзулла. Алга китеп, шуны билгелисе килә: бу гаиләдә җиде малай һәм ике кыз үсә. Бүген шуларның өчесе исән. Бөек Ватан сугышында әтисе, абыйсы, ул үзе һәм энесе катнаша. Әтисе Сталинград фронтыннан яраланып кайта.
...Сугышка чаклы 7нче сыйныфны тәмамлаган малай-кызларны фабрика-заводка укучылык мәктәбенә (ФЗУ) җибәргәннәр. Шулай 1939 елда Фәйзулла һәм аның 4 яшьтәшен дә Свердловск өлкәсенең Түбән Тагил шәһәрендәге “Уралвагонзавод”ына укырга озаталар, аннары 1941 елда Чиләбедә практика үтәләр. Шулай күңелле генә практика үтеп йөргәндә сугыш башлана. Үсмер малай үзен фронтка алуларын бик теләсә дә, җибәрмиләр. Авылга кайткач, колхозда эшләргә кеше юк, фронтка икмәк кирәк, дип калдыралар. Шулай да бер көнне көлтә басуында эшләгән Фәйзуллага бер малай сугышка чакыру кәгазе китереп бирә.
— Раевкага 14 малай килдек. Бергә арыш икмәге, бәрәңге ашап үскән, киемнән аякка чабата, өскә киндер күлмәктән башканы күрмәгән малайларны комиссия сәламәт, дип тапты. Хәзер генә ул малайларның яртысы мәктәптә үк чирли башлый, — дип шелтәләде укучы егетләрне Фәйзулла бабай.
Өч ай Алкино полкында булганнан соң, фронтка озаталар. Дәүләкәнгә килеп җитсәләр, “Фәйзулла!” дип эндәшкән тавышны танып ала. Бер чиләк сөт, түгәрәк икмәк тоткан Арслангәрәй бабасы басып тора. “Иптәш малайларыңны ашатырмын, сиңа да калыр. Син бар, әтиең яралы, госпитальгә китеп бара, бар күр”, — дигәч, инде кузгалам дип торган поездда Фәйзулла әтисе белән очраша. Улым, исән йөреп кайт!” дигән фатыйхасын бирә әти кеше. Арслангәрәй бабасы да: “Исән кайтасың, Фәйзулла!” дип озатып кала.
Ырынбур өлкәсендә хәрбиләрчә киендереп, эшелонга төяп Көнбатышка озаталар. “Плотняный завод” дип аталган тимер юл тукталышында төшүләре була, поезд шартлый, өсләрендә булган кием белән торып калалар. Урманнан балтырганнар җыеп, тамак ялгыйлар. Кайдандыр икмәк алып киләләр. Шулай төн үткәреп, Смоленскига юл ала хәрбиләр. Анда бик каты сугыш була. Үзенең исән калганына бүген дә аптырый ветеран. Яу тынып, елга буена чыксалар, кырылганнарның барысы да Башкортстаннан булуы ачыклана...
Фәйзулла Биктимеровны 1 гвардия танк армиясе 21нче механикалаштырылган танк бригадасының инженер-мина ротасына бүлек командиры итеп билгелиләр! Сапер взводында була ул. Ә взвод командиры Чиләбедән Хәсәнов фамилияле лейтенант була. 19 яшьлек егет миналар белән эш итәргә шунда өйрәнә. Немец поезды фронт линиясенә килә дә, безнекеләрне утка тотып, кирегә китә икән. Бронепоездны шартлатырга дигән команда килә. Җитез егет Морозов тимер юл буйлап йөргән немец сакчысын юк иткәч, шартлаткычлар тезәләр.
— Егетләргә качарга куштым, үзем дә уңайлы урынга постым. Сәгать биштә поезд киләчәген беләбез. Пуф-пуф итеп килде дә, гөрселдәп шартлады! Немецлар: “Пагтизанен! Пагтизанен!” дип кычкырып калды, — дип хәтерли Фәйзулла бабай.
Фәйзулла Биктимеров фашист техникасына мина тезүче, үзебезнең танклар үтә алсын өчен юлны минадан чистартучы була. Харьковта, Польшада, Варшавада, Латвиядә, Литвадагы канкоешларда катнаша ул. Ниһаять, Германиягә барып җитәләр. Авыл-шәһәрләрендә бер кеше юк.
— Ник качтыгыз? — дип сорыйлар икән берәрсен очратсалар.
— Урыслар сезне тере көе ашаячак, диделәр, шуңа качарга куштылар, — ди икән тегеләр.
Берлинны алганның, Рейхстагка Җиңү байрагы кадаганның, фельдмаршал Кейтельне әсирлеккә алып, Жуковка илткән вакыйгаларның Фәйзулла Биктимеров тере шаһиты. Сугыштан соң тагын ике ел Германиядә хезмәт иткәч кенә туган якларына әйләнеп кайта ул.
Өйләнеп, матур гаилә корып җибәрәләр. Башта Федоровка районында яшиләр, аннан Стәрлебашка күченәләр. Карчыгы инде гүр иясе. Фәйзулла бабай ялгызы ялт итеп дөнья көтә. Салаваттагы һәм Стәрле­баштагы уллары көн саен хәлен белеп торалар. Дөресрәге, Фәйзулла бабай кече улының хәлен үзе белә. Ул уңган килене Людмила әзерләгән иртәнге, төшке, кичке ашка көн саен өч тапкыр барып кайта. Бу исә тугыз дистәне узган ветеран көн дә җәяүләп тугыз чакрым юл үтә дигән сүз. Озын гомерле булуның сере дә, бәлки, хәрәкәттә булудадыр.
Түшен бизәүче “Кызыл Йолдыз”, II дәрәҗә “Ватан сугышы” орденнары, “Батырлык өчен” ике медале, Варшаваны азат иткән, Берлинны алган өчен медаль­ләре дәһшәтле елларның, канкоешның шаңы булып чыңлый кебек.
Читайте нас: