+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 март 2015, 22:06

Магнит белән “шаяру” кесәгә суга

Күпкатлы йортларда яшәүчеләр файдаланган исәпләүче җиһазларның сафтан чыгуы су сыйфатына гына бәйле түгел.Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалау күпкатлы йортларда яшәүчеләрне сакчыллыкка өйрәтә. Шушы уңайдан һәркем үз фатирында су, газ һәм электр энергиясен исәпләүче җиһазлар урнаштыруны кайгырта башлады. Халык башлангычын Хөкүмәт карары да, закон да дәртләндерә. Энергия чыганакларын исәпләүче җиһазлар да төзек һәм тикшерелгән булырга тиеш. Аларның төзеклеге өчен кулланучылар җаваплы. Салкын су счетчигы – алты ел, кайнар суныкы дүрт елга бер тапкыр тикшерелергә тиеш. Бу хакта хәбәрдар булучылар Башкортстанның Стандартлаштыру, метрология һәм тәҗрибәләр үзәгенә мөрәҗәгать итә ала. Шуннан соң, белгеч барып җиһазны тикшерә. Уфа халкы төзек исәпләгечләрдән файдаланамы? Су өчен азрак түләргә магнит ярдәм итәме? “Кызыл таң” хәбәрчесе үзәкнең инженер-метрологы Линар Әрдәширов белән берничә фатирда булып, су исәпләгечләрнең төзеклеген тикшерде.

— Су исәпләгечләрне тикшерү алымы әллә ни катлаулы түгел, — диде Линар Кәүсәр улы, юлга чыккач. — Иң элек исәпләгечтәге нәтиҗәләр теркәлә. Гадәттә, кесә телефонына төшереп алып. Шуннан биш литр су 0,15 процентка гына ялгышучы эталон счетчик аша үткәрелә. Күрсәткечләрне компьютердагы программа анализлый һәм нәтиҗә чыгара. Эталон счетчик күрсәткән нәтиҗә кулланучының җиһазы күрсәткән нәтиҗә белән чагыштырыла. Аерма су тиз акканда — 2, аз ачканда 5 проценттан артмаска тиеш. Артса, счетчикны алыштырырга киңәш ителә. Моның сәбәбе дә аңлашыла. Счетчик төзек түгел икән, тизрәк һәм күбрәк исәпләячәк. Димәк, кулланучы су өчен күбрәк акча түләячәк.
Эш көнендә — 16, айга 320 мөрәҗәгать итүчене хезмәт­ләндерә алам. Тагын да нәтиҗәлерәк эшләр идем. Сәбәп — фатирларның Уфаның төрле районнарындагы йортларда урнашуында. Бер йорттан икен­чесенә барып җитү байтак вакытны ала. Шул ук вакытта, мөрәҗәгать итүчеләргә дә озаграк көтәргә туры килә. Бер баруда бер генә йортны хезмәт­ләндерсәк, яхшырак булыр иде, фатир хуҗаларының өендә булуы гына кирәк.
Исәпләгечләрне үзәктә дә кабул итәбез. Тикшереп, тиешле нәтиҗәләр ясыйбыз. Кул­ланучылар гына түгел, сәнәгать предприятиеләре белән дә эшлибез. Әйтик, “Спрут-100” җи­һазы 100 миллиметр диаметрлы исәп­ләгечләрне дә тикшерергә мөмкинлек бирә.
Читайте нас: