+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 март 2015, 23:34

“Ми – чын удмуртьез”

Башкортстан удмуртлары тулы канлы тормыш белән яши.Тәтешле районының Яңа Тәтешле авылында Башкортстан удмуртларының милли-мәдәни үзәге эшли. Аның максаты бу халыкның рухи мирасын саклау, үстерү, мәдәниятен, телен, матур традицияләрен өйрәнү, аларны түкми-чәчми яшьләргә җиткерү.

Башкортстанда удмуртлар диаспорасы 22600 кешене берләштерә. Алар, нигездә, Тәтешле, Яңавыл, Балтач, Борай, Калтасы районнарында, Уфа, Нефтекама шәһәр­ләрендә яши. Ярмәкәй, Илеш, Кушнаренко районнарында да удмурт авыллары бар.
Удмурт халкы турында беренче истәлекләр IX-XII гасырларга барып тоташа. Ә инде бу халыкларның Кама аръягына, ягъни безнең якларга күченә башлавы турындагы беренче документ 1572 ел белән билгеләнгән. Удмурт­ларның көнчыгышка, Урал төбәгенә күченүе XIХ гасыр ахырына кадәр дәвам итә. Монда килеп урнашкан удмуртлар үзләренең асылын, гореф-гадәтләрен, телен саклап калуга ирешкән. Бу җәһәттән Тәтешле районы удмуртлары аерым урын алып тора. “Без — саф удмуртлар” (ми — чын удмуртьез) ди алар бу уңайдан. Чыннан да район удмуртлары үз тарихына игътибарлы. Шулай ук, аларның рухи-мәдәни үсешен тәэмин итү юнәлешендә районда күләмле эш алып барыла. Башка районнарда яшәүчеләр­дән аермалы буларак, Тә­тешле удмуртлары урындагы матбугатны район барлыкка килгәннән башлап үз телендә уку мөмкинлегенә ия булды. Район гәзите 70 елга якын татар һәм удмурт телләрендә нәшер ителде.
Башкортстан удмурт­ла­рының милли-мәдәни ихтыяҗ­ларын тулырак канәгать­ләндерү максатында 1996 елда Яңа Тәтешле авылында аларның тарихи-мәдәни үзәге оештырылды. Шул ук елда биредә республика удмурт­ларының беренче җыены үтте. Үзәк рәисе итеп Русиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, “Дэмен” кооперативы рәисе Ренат Галәмшин сайланды. 2005 елда бу үзәк Башкортстан удмуртларының милли-мәдәни автономиясенә әверелде. 2004 елның 17 декабрендә “Башкортстан халыклары” республика программасын тормышка ашыру кысаларында Яңа Тәтешледә республика уд­муртларының тарихи-мәдәни үзәге ачылды.
Башкортстан удмурт­ла­рының милли-мәдәни үзәге удмурт халкының рухи мирасын саклау, үстерү, мәдәниятен, телен, матур традицияләрен өйрәнү һәм аларны яшьләргә җиткерүне төп максат итеп куя. Шулай ук, халыклар арасында милләтара дуслыкны ныгыту бу иҗтимагый оешма эшчәнлегендә төп юнәлеш­ләрнең берсе булып тора.
Башкортстанда удмуртлар күпләп яшәүче барлык районнарда да фольклор коллективлары эшли. Аларның унысы “халык” исемен йөртә. Удмурт халкының гореф-гадәтләрен саклауда, онытыла башлаганнарын тергезүдә тарихи-мәдәни үзәк зур роль уйный. Ул үз эшен төрле чаралар үткәрү белән генә чикләми, яшьләргә туган телен, гореф-гадәтләрен өйрә­түгә зур игътибар бирә. Бу җәһәттән республикада шартлар тудырылган. Удмуртлар яшәгән районнарда 22 мәктәптә, 21 филиалда, 10 балалар бакчасында һәм 9 төркемдә туган тел өйрәнелә. 1996 елдан башлап Нефтекама педагогия колледжында удмурт теле белгечләре әзерләнә. 1999 елда Тә­тешледә удмурт телендә “Ошмес” (“Родник”) республика гәзите чыга башлады. Гәзит тиз арада үз укучысын тапты һәм бүген аны Башкортстанда гына түгел, Пермь крае, Свердловск өлкәсе һәм Удмурт Республикасында яшәүче милләттәшләре дә укый.
Төрле чаралар күп уза. Ел саен удмурт мәдәнияте көннәре, “Вой” (май чабу), “Мор вось” (зур гыйбадәт кылу), Сабантуй бәйрәмнәре үтә. 2008 елда инде онытылып барган “Элен вось” (“Дөньяга табыну”) йоласы тергезелде. Ул ХХ гасырның 30нчы елларыннан башлап үткә­релмәгән булган. Бу йолага Башкортстанның төньяк-көнбатыш һәм Пермь краеның Куеда районнары удмуртлары җыела.
Үзәктә төп юнәлешләрнең берсе — яшьләр белән эшләү, аларны җәмгыятьтә үз урынын таба­ алырдай, белемле кешеләр итеп тәрбияләү. Бу җәһәттән үзәк Нефтекама педагогия колледжы, Удмурт дәүләт университеты, Ижевск медицина академиясе белән тыгыз бәй­ләнешләр булдырган. Удмурт Республикасының әлеге югары уку йортларында Башкортстанда урта мәктәпне тәмам­лаган удмурт балалары өчен максатлы урыннар бүленә. Шулай ук, мәктәп яшендәгеләр дә күз уңыннан читтә калмый. 2003 елдан Тәтешле рай­онының Комаров исемендәге пионер лагеренда “Усточикар” (“Осталар шәһәре”) төбәкара иҗади лагере оештырыла. Анда Башкортстаннан һәм Удмурт Республикасыннан, Пермь краеннан ел саен 100 яшь талант — рәссамнар, музыкантлар, артистлар, оста куллар, журналистлар ял итә, үзләре сайлаган юнәлешләрдә осталыгын, белемен тирәнәйтә. Балалар белән ике респуб­ликаның югары квалификацияле белгечләре шөгыль­ләнә.
2011 елда Башкортстан удмуртларының дүртенче конференциясендә кабул ителгән документта удмурт гимназиясе ачуны, Русия Федерациясенең атказанган рәссамы Минсадыйк Гари­повның йорт-музеен һәм аның базасында удмурт крестьян ихатасы булдыруны тәкъдим иткән пунктлар да бар иде. Агымдагы елда Түбән Балтач урта мәктәбендә удмурт гимназиясе эшли башлаячак. Алдагы елда данлы якташ­ларының олы юбилее уңа­еннан Минсадыйк Гариповның йорт-музеен ачу күзаллана.
Читайте нас: