+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 март 2015, 23:42

Сез — дөньяга тынычлык алып килүчеләр!

Күптән түгел Мәләвез шәһәре Мәдәният сараенда 70 ел элек дөньяга тынычлык алып килгән каһарманнарны тәбрикләделәр.

Бөек Ватан сугышында катнашучыларны һәм ветераннарны, тыл батырларын район хакимияте башлыгы Малик Вахитов сәламләде, Русия Президенты һәм республика Башлыгы исеменнән котлап, истәлекле медальләр тапшырды.
— Сез бу сугышны үз күзләре белән күргән, авырлыкларын үз җилкәгездә татыган кешеләр. Сездән башка берәү дә яшь буынга дөреслекне җиткерә алмый, бигрәк тә бүген, ниндидер көчләр тарихны яңадан язып, безнең Җиңүне карайтырга тырышканда, — диде ул.
Җыелучыларга изге теләкләр белән шәһәр һәм район ветераннар советы рәисе С. Зәйнәгабдинов, хәрби комиссариат бүлеге җитәкчесе Р. Кантимеров, Бөек Ватан сугышында катнашучы И. Смирнов мөрәҗәгать итте.
Юбилей медале Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тантаналы чаралар кысаларында сугыш гарасатын үткән 600дән артык мәләвезлегә тапшырылачак. Сәла­мәтлек торышы буенча чараларда катнаша алмаучыларга медаль өйләрендә туганнары арасында бирелә.
Читайте нас: