+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 март 2015, 23:36

Йөз яшьлек китапханә

Стәрлебашта китапханә революциягә кадәр мәдрәсә каршында оештырылган. Аның яңа бинасы район үзәгендә 1975 елда төзелә. Китапханә бүген дә үз йөзен, укучыларын югалтмаган, халыкка рухи байлык өләшә. 2009 елда тагын бер үзгәреш була. Ул район биләмәара китапханәсе дип үзгәртелә. Бүген аның 16 филиалы бар. Китапханә фондында 293 мең китап исәпләнә.

— Китапханәгә йөрүчеләр, китап укучыларыбыз күп. Район күләмендә узган бер чарадан да читтә калмыйбыз. Моннан биш ел элек барлыкка килгән “Буккроссинг” Бөтендөнья хәрәкәте укучыларда әле булса зур кызыксыну уята. Аңа ярашлы, һәркем укыган китапларын билгеле урында калдыра, ә икенче укучы аны алып укый. Кыскасы, артыгын китерәсең, ошаганын бөтенләйгә алып китәсең, — дип сөйли китапханә мөдире Фаягөл Йосыпова.
Биләмәара китапханәнең балалар бүлеге могҗизалар илен хәтерләтә. 2013 ел ахырында модельле статусы алган балалар китап­ханәсенә нәни укучылар кызыксынып, зур теләк белән йөри. Килмәслекме соң? Алты зонадан торган балалар бүлеге иркенлеге, якты, заманча җиһазландырылуы белән кечкенәләр күңелен җәлеп итә. Чыгыш ясарга сәхнә, уен уйнап, ял итәргә уңайлы урын бар, туган якны өйрәнү зонасында халкыбызның гореф-гадәтләре, йолаларына кагылышлы экспонатлар урын алган. Компьютер зонасында Интернет челтәреннән куллану мөмкинлеге бар. Модель стандартларына ярашлы өстәл, диван, паласлар, балалар әдәбияты сатып алынган.
Китапларның ниндие генә юк! Матур тышлы, төсле сурәтле, яңа китаплар әллә каян үзенә тартып тора. Әйткәндәй, ел саен район китапханәсенә урыс, башкорт, татар, чуваш телләрендә 7000 китап алына, йөздән артык гәзит-журнал яздырыла. Таушалган китапларны исә кечкенә укучылар “Китап дәваханәсе”ндә “дәвалый”.
Стәрлебаш районында бүген 5 модельле авыл китапханәсе эшли. Аларның һәркайсы экологияне, гаилә белән уку, туган як, хәрби-патриотик тәрбия кебек юнәлешләр буенча эшчәнлек алып бара. Модельле район балалар китапханәсендә мөмкинлекләре чикле балалар белән эшләүгә басым ясала. Һәр пәнҗешәмбе бирегә районның реабилитация үзәгеннән 15-20 бала килә, җомга саен коррекцион үзәктән 35 бала шөгыльләнә.
— “Әдәбият елы” кысаларында “Әдәби десант” дип аталган чарага әзерләнәбез. Иң кадерле, яратып укылучы бер китап 16 авыл биләмәсе буйлап йөреп чыгачак. Июньдә, “Әдәби мозаика” марафонына ярашлы, аны күрше районнарга озатачакбыз, — дип, киләчәккә планнары белән уртаклашты модельле балалар китапханәсе мөдире Гөлнара Галимова.
Авыл биләмәләре арасында иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениесен билгеләүгә юнәлтелгән республика конкурсында 100 мең сум грантка лаек булганнар. Ул акчага күп функцияле корылма, компьютер, ике микрофон, фотоаппарат, презентацияләр өчен экран кебек кирәкле җиһазлар сатып алынган. 2011 елда VI республика конкурсында “Стәрлебаш районының әдәби картасы”н булдырган өчен Гран-прига лаек булулары да күп нәрсә турында сөйли. Сәламәт тормыш алып баруга өндәүче, мәдәни, тәрбияви чараларның һәрвакыт уртасында кайный китапханәчеләр. Чөнки китапханә төрле яшьтәге, иҗади күңелле кешеләрне үзенә тарта, ә иң мөһиме – мәгълүмат үзәге ул.
Читайте нас: