Бәйгенең әһәмияте бәяләп бетергесез. Конкурсантларның максаты ана телен зурлау, данлау, аның матурлыгын, нечкәлекләрен, зәвыгын күрсәтү иде.
Ана телебез — татар теле — күп телләр арасында лаеклы үз урынын алган тел. Җир шарында ничә тел барлыгы хакында төгәл генә әйтеп тә булмыйдыр. 1997 елда, ЮНЕСКО тикшеренүләре буенча, барлыгы 10 мең “тере” тел исәпләнгән, аларның 2000 тирәсенең язма формасы булган. Инглиз, кытай, һинд, испан, гарәп телләре — иң киң таралганнардан. Әмма кулланылышта булмаган күп телләр акрынлап үлә бара. Киләсе йөз елда һәр ике атна саен бер тел үлә барачак, дип фаразлаучылар дә бар. Бу очракта дөньяның лингвистик картасыннан тиз арада телләрнең 30-50 проценты югалачак...
Телне саклау, аны киләчәк буыннарга җиткерү — “Ана теле” бәйгесен оештыручылар менә шундый максат куйган. Бу җитди эш бигрәк тә бердәм булуны таләп итә. Хәер, конкурсның географиясе елдан-ел киңәя бара. Быелгысында Казан федераль университетыннан һәм аның Алабуга институтыннан, Башкортстан дәүләт университетыннан һәм аның Бөре, Стәрлетамак филиалларыннан, М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетыннан, Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институтыннан конкурсантлар чыгыш ясады.