Утырышта Рөстәм Хәмитов билгеләвенчә, соңгы елларда алкоголь продукциясен җитештерүгә һәм сатуга бәйле таләпләр федераль дәрәҗәдә бермә-бер катыланды, законнарга җитди үзгәрешләр кертелде. Шул ук вакытта, бу өлкәдә хәлнең сәламәтләнүе турында әлегә сүз алып барырга иртәрәк.
— Әйе, спиртлы эчемлекләр сату күләме кимеде, әмма бу һич кенә дә халык азрак эчә башлады дигәнне аңлатмый. Хикмәт шунда: арзанлы суррогат һәм контрафакт легаль алкоголь продукциясен базардан кысрыклап чыгарып бара. Төп мәсьәлә дә шунда. Чөнки сыйфатсыз аракы куллану, ахыр чиктә, авыр чирләргә, үлем очракларына китерә, гаиләләрне тарката, җәмгыятьнең репродуктив куәтен чикли, киләчәкне буа. Бер үк вакытта ул икътисадка да зур зыян китерә. Шуңа да бу өлкәдә закон бозуларга чик кую власть һәм хокук саклау органнары эшчәнлегендә төп өстенлек булырга тиеш, — диде Рөстәм Хәмитов.
Утырышта билгеләнүенчә, Русиянең Исәп палатасы мәгълүматлары буенча, 2013 елда илдә легаль булмаган алкоголь күләме 1,5 тапкыр арткан. Шул рәвешле, контрафакт аракы бүген Русия базарының өчтән ике өлешен били. Ел саен ил халкына исәпкә алынмаган
1 миллиард литр спиртлы эчемлек сатыла. Шуның 200 миллион литрын — көмешкә, 150-170 миллион литрын составында спирт булган дарулар, 50 миллион литрын базда җитештерелгән аракы, 600 миллион литрын Казахстаннан кертелүче арзанлы аракы алып тора.
Агымдагы елның гыйнварында гына да акцизлардан югалтулар 120 миллион сумга җиткән. Һәм, Рөстәм Хәмитов билгеләвенчә, әгәр дә хәлне төзәтү буенча җитди чаралар күрелмәсә, ел ахырына әлеге төр салымнан югалтулар
1,5 миллиард сумга җитәчәк.
— Әлеге продукция республикага эре партияләр белән миллион сумнарга кертелә. Аны сату да нәтиҗәле оештырылган, арзан аракы аз гына да тоткарланмый. Бер үк вакытта, әлеге продукциянең сыйфатына да дәүләт чигендә тиешле игътибар бирелә дип әйтеп булмый. Шуңа да соңгы чорда Казахстан спирт-аракы предприятиеләре этикеткасы астында кертелүче контрафакт күләме артты. Бу безне нәрсәгә алып бара? Бүген без аерым муниципаль берәмлекләрдә һәм шәһәр округларында республикада җитештерелүче рәсми ликер-аракы продукциясе куллануның нольгә чыгып баруын күрәбез, — диде, мәсьәләнең җитдилеген сызык өстенә алып, Рөстәм Зәки улы.
Килеп туган хәлгә бәйле мәсьәлә аеруча кискен торган территорияләр җитәкчеләре утырышка чакырылып, җавап тотты. Шушында ук хәлне төзәтү буенча анык эш юнәлешләре билгеләнде.
Аңлашыла, республика җитәкчелегенең әлеге мәсьәләгә дәүләт дәрәҗәсендә шушы рәвешле иң җитди игътибар юнәлтүе очраклы түгел. Республика базарын контрафакт алкоголь продукциясе басып алу кайсы яктан караганда да зыян сала. Икътисади җәһәттән бу спирт һәм спиртлы эчемлекләр сатудан казнага акцизларда керүче түләүләрнең кимүе белән билгеләнә. Узган елда гына да республика казнасы әлеге төр салымнан 500 миллион сум алып җиткермәгән. Агымдагы елның гыйнварында гына да акцизлардан югалтулар 120 миллион сумга җиткән. Һәм, Рөстәм Хәмитов билгеләвенчә, әгәр дә хәлне төзәтү буенча җитди чаралар күрелмәсә, ел ахырына әлеге төр салымнан югалтулар 1,5 миллиард сумга җитәчәк.
Легаль булмаган аракы сатудан икътисади югалтулар бер сагайтса, аның белән агуланып үлүчеләр санының артуы бу юнәлештә иң кискен чаралар күрү зарурлыгы хакында кисәтә. Рәсми мәгълүматлар буенча гына да республикада ел саен сыйфатсыз аракыдан агуланып 200 кеше үлә. Һәм бу рәсми мәгълүмат кына. Ә төп сәбәбчесе бертуктаусыз эчү булып та, башка авырудан үлүчеләр, исерек баштан фаҗигагә таручылар, исәпкә алынмаганнар күпме? Кыскасы, “яшел елан” кешеләр башы өстеннән үлем чалгысын бертуктаусыз селтәвен дәвам итә. Һәм, утырышта билгеләнүенчә, аны бердәм көч белән генә туктатып булачак.
— Барлык структураларның да — федераль, республика, муниципаль һәм урындагыларның да — кулга-кул тотынышып эшләве таләп ителә. Без республика халкын суррогат белән агулауга чик куярга, аларны ялган алкогольдән сакларга һәм спиртлы эчемлекләр сатудан Башкортстан казнасы керемнәренә бәйле хәлне җайга салырга тиешбез, — диде, бу уңайдан җитди бурычлар билгеләп, Рөстәм Хәмитов.