“Кызыл таң” гәзите редакциясенә килгән хатлар арасында югарыда телгә алынган проблемага кагылышлылары да байтак. Билгеле, авылда мал асрап дөнья көтүчеләр өчен әлеге таләпләр бигрәк тә мәшәкатьле булмакчы. Чөнки хәзер үзең үстергән малны үз ихатаңда чалып, аны ветеринар рөхсәтеннән башка сата алмаячаксың. Яңа регламент мал чалу өчен махсус җиһазландырылган биналар булуны һәм ветеринария табиблары тарафыннан контрольне көчәйтүне таләп итә. Әлегә бу эш ни дәрәҗәдә оештырылган соң?
Республиканың Ветеринария идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 1 мартка Башкортстанда ветеринария кагыйдәләренә һәм нормаларына туры килгән 18 ит комбинаты, 54 сугым башкару пункты эшли. Әлеге вакытта бу идарә белгечләре тарафыннан яңа чалу пунктлары төзү өчен 106 бина һәм җир участогы тикшерелгән. Аларның алтысының яңа таләпләргә туры килмәве ачыкланган.
— Илнең Таможня берлегенә керүе яңа техник регламентлар нигезендә эшләүне таләп итә. Әлбәттә, ул, беренче чиратта, берлеккә караган илләрдә яшәүчеләрне бары тик сыйфатлы ит чималы һәм продукциясе белән тәэмин итүгә юнәлтелгән. Шул ук вакытта, бу документ тышкы сәүдәгә чыгарылмаган чималны да бердәм таләпләр нигезендә әзерләүне таләп итә, — диде Ветеринария идарәсе начальнигы Вәкил Буранбаев. — 2014 елда гына республикада көненә унар баш сыер малы, 50 баш вак терлек чалу куәтенә ия булган 8 чалу пункты сафка кертелде. Бу юнәлештә Дүртөйле, Миякә, Туймазы, Бүздәк, Яңавыл, Краснокама, Чишмә районнары һәм Стәрлетамак шәһәре уңышлы эшли. Быел аларның саны тагын да унга артачак. Шул ук вакытта, 8 муниципаль берәмлектә — Нуриман, Калтасы, Бәләбәй, Салават, Стәрлебаш, Архангель, Зилаер һәм Борай районнарында махсус чалу пунктлары бөтенләй юк.
Бәлки, ерактагы чалу цехына малсыз гына килеп, кирәкле кәгазь-документларны алып китү крестьянга арзангарак төшәр? Дөресен әйткәндә, бу “шөгыль” кемгәдер җиңел кәсеп белән акча эшләргә юл да ача төсле.