+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 март 2015, 23:03

Үзәктә – хәвефсезлек мәсьәләләре

Уфада Бөтенрусия “Юл хәвефсезлеген фаразлау” акциясе старт алды. Проектны оештыручылар — ЮХХДИ һәм Русия автостраховкалау берлеге.

— Быел без һава торышының юл хәвефсезлегенә йогынтысы темасын сайладык. Чөнки, тикшеренүләр күрсәтүенчә, юлдагы һәр өченче һәлакәт — начар һава шартлары нәтиҗәсе. Димәк, машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләрне кайсы ел фасылы, көн нинди булу туктатмый. Шуңа күрә балаларны юл мәдәниятенә кечкенәдән үк өйрәтә башларга кирәк. Балалар бакчасында, мәктәптә һәм югары уку йортларында әлеге темага багышлап уздырылган чаралар уңышлы тәҗрибә булып тора, — диде проектның җитәкчесе Александр Ревский.
Соңгы дүрт елда республикада юл ремонтлауга бүленүче акча күләме күпкә артты. Агымдагы елда бу эшкә 14 миллиард сум бүленгән. Быел кардан чистарту һәм юлга тоз, ком сибү эшләре тиешле вакытта уздырылу сәбәпле, һава торышы белән бәйле аварияләр саны кимеде.
— Башкала урамнарында техник революция бара дисәм дә хата булмас, — диде Уфа мэры Ирек Ялалов. — Шәһәрдә барлыгы 3610 светофор урнаштырылган. Өч ел эчендә аларның 2500гә якыны яңартылды. Узган елда өч меңнән артык яктырткыч урнаштырылды. Әйтергә кирәк, юлның тиешенчә яктыртылуы да юл һәлакәтләре санын киметә.
Бүген Уфа шәһәре хакимияте җәмәгать транспортын популярлаштыру һәм үстерү өстендә эшли. Күбебез автобус, троллейбус һәм трамвайга утырып йөри икән, димәк, юлда машиналар азаячак һәм, шул рәвешле, аварияләр саны да кимиячәк.
Акция шулай ук, Кырым, Краснодар крае, Төмән, Чиләбедә дә узачак.
Читайте нас: