+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 март 2015, 23:53

Эш күрсәткән ирне ил онытмас!

Күренекле дәүләт эшлеклесе Зыя Нуриевның тууына 100 ел тулу уңаеннан Уфада һәм Мәскәүдә тантаналы чаралар үтте.Башкортстанда туган гади авыл малае Зыя Нуриев үзенең тырышлыгы һәм акылы белән СССР Хөкүмәтендә югары вазыйфага күтәрелде, исемен ил тарихына алтын хәрефләр белән язды. Илне һәм Башкортстанны үстерүгә зур өлеш керткән үзенең тугры улын республикабыз онытмый. Кичә М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында Зыя Нуриевның 100 еллык юбилее уңаеннан тантаналы җыелыш үтте.

— Бу көннәрдә Уфада безнең күренекле якташыбыз, билгеле дәүләт эшлеклесе Зыя Нуриев­ның тууына 100 ел тулу уңаеннан юбилей чаралары үтә. Бу дата Башкортстан тарихында әһә­миятле вакыйга. Шушы уңайдан тантаналы чара республикабыз оештырылуга 96 ел тулган көнне үтүе символик мәгънәгә ия, — диде республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов. — Зыя Нуриев совет чорының билгеле шәхес­ләренең берсе. Ул — Бөтенсоюз дәрәҗәсендәге җитәкче. Зыя Нуриев Башкортстанда туып үскән, эшләгән, үз тамырларын онытмаган шәхес, туган ягының патриоты һәм тугры улы.
Зыя Нуриев 1915 елның 21 мартында хәзерге Бөре районының Югары Лачынтау авылында крестьян гаиләсендә туа. Бөре педагогия техникумын тәмамлаганнан соң республика мәгариф системасында эшли. 40 елга якын БАССРда һәм СССР Хөкүмәтендә югары вазыйфалар били. 1957 елның 14 июненнән алып 12 ел дәвамында КПССның Башкортстан өлкә комитетының беренче секретаре була. Советлар Союзының зур министрлык һәм ведомство­ларына җитәкчелек итә, СССР Министрлар Совете Рәисе урынбасары булып эшли.
Искиткеч хезмәт сөючән, тирән белемле, бай тәҗрибәле Зыя Нури улы республиканың социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертә. Республиканың индустриаль үсешендә зур казанышларга ирешүе, авыл хуҗа­лыгын үстерү, торак һәм төрле объектлар төзелеше, яңа югары һәм урта махсус уку йортларын ачу аның исеме белән бәйле.
Аның күпьеллык фидакарь хезмәте дәүләт дәрәҗәсендә киң танылу ала. Партия, дәүләт төзелеше, СССР агросәнәгать комплексы үсешенә зур өлеш керткән өчен һәм 60 яше тулу уңаеннан 1975 елда аңа Социалистик Хезмәт Герое дигән югары исем бирелә. Ул дүрт тапкыр Ленин, шулай ук Хезмәт Кызыл Байрагы, “Почет билгесе”, Салават Юлаев орденнары кава­леры һәм күпсанлы медальләр белән бүләкләнгән.
Чарада “Китап” нәшриятында дөнья күргән “Зыя Нуриев” китап-альбомының исем туе да үтте. Китапның беренче өлешендә Зыя Нуриевның истәлекләре һәм уйланулары урын алган. Икен­чесендә замандашларының, хезмәттәшләренең, журналист­ларның күренекле партия һәм җәмәгать эшлеклесе турында мәкаләләре, язмалары, хатирә­ләре тупланган. Басмада Зыя Нури улының җиңел булмаган тормыш һәм хезмәт юлы чагылыш таба.
Республика Хөкүмәте йорты янында урнашкан скверга күренекле дәүләт эшлеклесе Зыя Нуриев исеме бирелде. Бу турыдагы карар Уфа шәһәр Советы утырышында кабул ителде. Зыя Нуриевның исемен мәңгеләштерү турында үтенеч белән аның туганы һәм Мәскәүдәге “Башкортстан якташлыгы” төбәк иҗтимагый оешмасы чыкты. Шәһәр Советы депутатлары бу башлангычны хуплады.
23 мартта Уфаның Зыя Нуриев исемендәге скверында күренекле дәүләт эшлеклесенә истәлекле тактаташ ачу тантанасы булды. Чарада Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ирек Ялалов, Бөре районы хакимияте башлыгы Николай Хорошилов, сугыш ветераны, Башкорт­станның элекке мәгариф министры Сабир Җиһаншин һәм Зыя Нуриевның якыннары исеменнән килене Светлана Михайловна чыгыш ясадылар.
Әйткәндәй, 21 мартта Мәскәүнең Новодевичье зиратында да Зыя Нуриевка һәйкәл ачылды. Монументның проекты Русиянең халык рәссамы Салават Щербаков җитәкчелегендә авторлар коллективы тара­фыннан эшләнгән. Чарада Мәскәүдә яшәүче якташларыбыз, Зыя Нуриевның кол­легалары, күренекле дәүләт һәм партия эшлеклеләре, ветераннар һәм туганнары катнашты.
Читайте нас: