Русиядә бик күп гасырлар элек үк янгынга каршы тору чаралары оештырылган. 1649 елда хәлле кешеләр ихатасында су сиптерү өчен җиз торбалар һәм агач чиләкләр, урта хәллеләр биш йортка бер торба һәм һәрберсендә чиләкләр тотарга тиеш була. Мәскәү шәһәренең барлык урамнары да янгын хәвефсезлеген саклау буенча өлешләргә бүленә, анда яшәүчеләрнең исемлеге төзелеп, янгын очрагына, һәрберсенең бурычлары билгеләнә.
Ә бүген, әйтик, авылда янгын чыкса, кем ярдәмгә килә? Кайчандыр һәр җирдә булган “пожарка”лар юк, ә район үзәгеннән кайчан килеп җитәләр? Анда да бармы әле ул янгынга каршы хезмәт?! Республикада бүген янгынга каршы хезмәтнең нибары 12 подразделениесе эшли. Шул ук вакытта, Удмурт Республикасында алар — 126, Татарстанда — 99. Әлеге шартларда янгынга каршы ирекле дружиналар оештыру — көн таләбе.
Күптән түгел Дәүләт җыелышы-Корылтайның берничә комитеты шушы мәсьәләгә багышланган “түгәрәк өстәл” оештырды. Анда Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Марат Мәһәдиев, Бөтенрусия янгынга каршы ирекле җәмгыятьнең Башкортстан төбәк бүлекчәсе Советы рәисе Радик Гарданов, хакимият башлыклары, Татарстан һәм Свердловск өлкәсе вәкилләре катнашты. Чараны Дәүләт җыелышы-Корылтайның Сәнәгать, инновацияләр үсеше һәм эшкуарлык буенча комитеты рәисе Рәшит Хәйруллин алып барды. Ул муниципаль берәмлекләрне янгынга каршы ирекле подразделениеләр төзүдә активлашырга чакырды.
Әлбәттә, аларны төзү матди чыгымнар таләп итә. Әмма бөтен нәрсәне дә акча бизмәненә салып булмый. Әйтик, ирекле подразделение әгъзаларының балаларына укырга кергәндә ташламалар булса, яки авылда яшәгәннәр өчен өстәмә печәнлек бүленсә, башкача ярдәм күрсәтелсә, бирегә килүчеләр күбрәк булыр иде. Моннан тыш та аларга ниндидер игътибар күрсәтү һәр муниципаль берәмлекнең кулыннан килерлек.
— Яңа икътисади шартларда янгынга каршы хезмәт подразделениеләрендә дә штат кыскара, — ди Марат Мәһәдиев. — Шуңа күрә ирекле командаларга өмет аеруча зур. Алар республикадагы барлык торак пунктларының 27 процентын хезмәтләндерә, киләчәктә хәрәкәт тагын да киңәер дип көтелә.
Премьер-министр урынбасары республикада ирекле янгын хезмәте карамагындагы техниканың бик начар сыйфатлы булуын ассызыклады һәм әлеге авыр, хәвефле хезмәт өчен түләү мәсьәләсен күтәрде.
Дәүләт җыелышы-Корылтай комитеты рәисе Рәшит Хәйруллин фикеренчә, республикада янгын очракларын киметү башка мөһим социаль-икътисади мәсьәләләр белән бер югарылыкта хәл ителергә тиеш. Ел саен 4000гә кадәр янгын 300дән артык кешенең гомерен өзә, ә матди югалтулар турында сөйләп тә торасы түгел — уттан бернәрсә дә калмый. Шуңа да, бу мәсьәләләрне хәл итүдә республиканың кайбер норматив актларын үзгәртү сорала икән, бу кичекмәстән эшләнергә тиеш.
Урман янгыннары чоры аеруча хәвефле. Әлеге вакытта республиканың 172 торак пункты, 62 бакчачылык ширкәте, 100 икътисади һәм 44 җәйге ял объектларына шушы хәвеф яный. Аны булдырмас өчен ирекле дружиналар эшчәнлеген киңрәк җәелдерү көн таләбе булып тора.