+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 март 2015, 22:54

Янә дә халык җилкәсендә...

Апрельдән автогражданлык җаваплылыгын мотлак страховкалау полисының 40-50 процентка кыйммәтләнүе көтелә.20 мартта Үзәк банк белдерүенчә, апрельдән автогражданлык җаваплылыгын мотлак страховкалауның (ОСАГО) база страховкалары буенча минималь күрсәткечләре күпчелек транспорт категорияләре буенча 40-50 процентка артачак. Ягъни әлегә кадәр “ВАЗ” модельле яки чагыштырмача арзан бәяле чит ил автомобиле хуҗалары ел саен 5-7 мең сум чыгарып салса, хәзер ОСАГО полисы 7,5-10,5 мең сумга төшәчәк дияргә кирәк. Шул ук вакытта күпчелек экспертлар автогражданлык җаваплылыгын мотлак страховкалау полисына бәяләрне шулай кискен күтәрүне “акланган һәм бик вакытлы адым”, дип исәпли.

Әйтик, “Эксперт” рейтинг агентлыгы генеральный директоры Павел Сәмиев белдерүенчә, ОСАГОга хакларны 40-50 процентка күтәрү әлеге базарның 1,5 ел дәвамында тотрыклылыгын тәэмин итү мөмкинлеге бирәчәк. Аннары инде чираттагы мониторинг үткәрергә туры киләчәк. Һәм, аңлашылуынча, аның нәтиҗәләре буенча 1,5 елдан соң ОСАГО бәяләренең тагын күтәрелүен көтәргә кирәк. Чөнки Павел Сәмиев аңлатуынча, әлеге хак күтәрелү дә инфляция һәм ав­томобильнең, аңа запас частьләрнең, ремонт эшләре­нең кыйммәтләнүе белән бәйле. Шуңа бәрабәр түләүләр күләме дә арта бара. Һәм, әлеге тенденция дәвам итәчәк икән, һичшиксез, ОСАГО полисы бәясе дә әлеге күрсәткечтә тукталып калмаячак.
Русия Дәүләт думасының Икътисади сәясәт, инновацион үсеш һәм малтабарлык буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары Михаил Емельянов та, “хакларны күтәрү кичектергесез” дип исәпли.
— Тарифларны арттыру “гомер һәм сәламәтлек буенча” түләү лимитларының өч тапкыр (160 мең сумнан 500 мең сумга кадәр) артуы белән бәйле. Шулай ук полисларның кыйммәтләнүенә юл хәрәкәте вакыйгасында каза күрүчеләргә исәпләүнең яңа системасы һәм зыянны бәяләүнең бердәм методикасы кертелү, инфляциягә бәйле запас частьләргә бәяләрнең артуы да тәэсир итте. Шушы факторлар түләүләр күләменең кичектергесез үсешенә китерде, бу исә, полисларга хакны арттырмаган очракта, мотлак, ОСАГО базарындагы кризисның тирәнәюен тагын да көчәйтәчәк иде. Узган елда ОСАГО полисларының 23-30 процентка кыйммәтләнүенә килгәндә инфляция аны “ашап” бетерде инде... — диде ул.

Кайсы гына тармакта эш хаклары елына 80 процентка арта икән? Әллә пенсияләр, башка төрле социаль түләүләр шул күләмдә үсеш кичерәме? Юк икән, дәүләтнең ОСАГО бәяләрен бернигә карамый тәүдә 30, аннары 50 процентка күтәрергә хокукы бармы соң?
Читайте нас: