+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 апрель 2015, 23:15

Канлы каләм белән язды алар Җиңү тарихын!

Хәтер марафоны кысаларында Бөек Ватан сугышында катнашкан Яңавыл төбәге журналистларын искә алдылар.“Кызыл таң” гәзите башлангыч биргән “Корал һәм каләм белән” Хәтер марафоны республика районнарын иңләвен дәвам итә. Шушы рәвешле ул бер юнәлештә Дүртөйле, Илеш, Благовар районнарында булып өлгерсә, икенче юнәлештә Краснокама, Яңавыл районнарын үтеп, Тәтешле төбәгенә барып җитте. Анда “Кызыл таң” гәзитенең Хәтер марафоны кысаларында тантаналы чаралар бу атнада үтеп, юлын арытаба күрше районнар буйлап дәвам итәчәк.

Яңавыл районында да әлеге чарага җитди әзерләнделәр. Бу аңлашыла һәм шулай булырга тиеш тә. Бөек Ватан сугышы башланган тәүге айларда ук ул чактагы “Путь Октября” район гәзите журналистлары да бер-бер артлы ил сагына баса. Тылда калганнар да Бөек Җиңүне якынайту хакына барлык тырышлыгын салып эшли. Һәм, әлбәттә, әлеге каһарманнар турында хәтерне яңарту, исемнәрен күңел түрендә кадерләп саклау безнең мөһим бурыч кына түгел, намус эше дә булып тора. Бу җәһәттән Хәтер марафоны кысаларында районда үткән тантаналы чарадагы һәр чыгышта диярлек “Кызыл таң” гәзитенең әлеге башлангычы, басма журналист­ларының бу юнәлештә мөһим эш алып баруы зур хуплау сүзләре белән телгә алынды.
Хәер, искә алу чарасы үзе дә күңелнең иң нечкә кылларына кагылган мизгелләргә бай булды. Тәүдә журналистлар Хәрби һәм Хезмәт даны монументына чәчәкләр салды. Арытаба район гәзите һәм муниципаль телевидение редакцияләре коллективлары катнашлыгында тарих-туган якны өйрәнү музеенда хәтер кичәсе үтте. Кичкә кадәр биредә фронт җырлары, патриотик шигырьләр, яугир-журналистларны искә алган ялкынлы чыгышлар тынып тормады. Үз чиратында яңавыл­лылардан “Кызыл таң” гәзитенең Хәтер марафоны штандартын кабул итеп алган “Тәтешле хәбәрләре” гәзите редакциясе дә тантаналы чараларны лаеклы дәрәҗәдә оештырачагына ышандырды.
Читайте нас: