+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 апрель 2015, 21:27

Гражданлык җәмгыятен үстерү – уртак бурыч

Уфада коммерциягә нигезләнмәгән оешмаларның II форумы үтте.Мәртәбәле форумны республиканың Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы, Иҗтимагый палатасы һәм Уфаны үстерү җәмәгать фонды оештырды. Чарага район һәм шәһәр хакимиятләре, республика Иҗтимагый палатасы, власть һәм муниципалитетлардагы иҗтимагый советлар, дини конфессияләр, милли һәм мәдәни үзәкләр, ветераннар хәрәкәте, фән һәм бизнес вәкилләре катнашты.

Форум — Башкортстанда гражданлык җәмгыяте үсеше проблемалары һәм коммерциягә нигезләнмәгән оешмалар­ның муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисади үсешендә катнашуы мәсьәләләре буенча фикерләр туплау өчен үзенчәлекле аралашу мәйданчыгы булып тора. Чара коммерциягә нигез­ләнмәгән оешмалар, дәүләт һәм урындагы власть органнары, бизнес һәм фән җәмәгатьчелеге арасындагы бәйләнеш­ләрне яңа дәрәҗәгә күтәрү өчен нигез бирә.
— Бердәмлек — һәр иҗтимагый эшнең уңышының төп шарты. Бер-береңә ярдәм итәргә, гомум бурычларны чишү өчен берләшергә кирәк, — диде Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов. — Бүген республикада берничә мең иҗтимагый оешма бар. Кәгазьдә алар саны 5 меңнән артык. Чынында исә яртысы гына эшли, ләкин ул начар түгел. Бу ассоциация — әлегә тулы куәтенә кулланылмаган зур иҗтимагый көч һәм ныклы ресурс.
Республикада җәмгыятьтә иминлек саклана һәм ныгытыла, ул икътисадны үстерүгә һәм социаль тотрыклылыкка хезмәт итә. Катлаулы хәлгә карамастан, республика Хөкүмәте тарафыннан төбәк икътисады тотрыклы эшләсен, бюджет салым белән тулылансын, власть социаль йөкләмәләрне үтәсен өчен тиешле чаралар күрелә.
Рөстәм Хәмитов республиканың горурлыгы булган инновацияле социаль программаларны санап үтте. Координаторы Уфаны үстерү җәмәгать фонды булган “Без бергә” ресурс үзәге ел саен дистәләрчә акция оештыра. Аның эш тәҗрибәсе Идел буе федераль округында зур кызыксыну уятты. Авыргазы районында яшьләрне аграр бизнеска һәм агротуризмга өйрәтәләр. Булгаково поселогында ирекле янгын сүндерүчеләр белән эшләү системасы буенча муниципаль проект гамәлгә ашырыла. Мишкә районында Балалар университеты белән берлектә “Яшьләрнең авыл хуҗалыгы эшкуарлыгы лагере” оештырылды. Учалы, Сибай шәһәрләрендә, Мишкә, Ишембай һәм Мәләвез районнарында иҗтимагый территориаль үзидарә яхшы эшли. “UrbanБайрам” проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә башкала халкы Уфаның стратегик үсеше проектын эшләүгә актив кушылган.
— Безгә бер-беребезне ишетеп, аңлап, бер юнәлештә хәрәкәт итү өчен мондый очрашулар бик кирәк. Ә юнәлеш билгеле — республика халкының тормыш сыйфатын күтәрү, икътисади нигезне булдыру. Нигез нык булса, без барлык киртәләрне дә җиңеп чыгачакбыз, — диде Рөстәм Хәмитов.
Республика Иҗтимагый палатасы рәисе Рамил Бигнов узган елда Башкортстанда гражданлык җәмгыяте торышы турында чыгыш ясады.
— Соңгы елларда төбәктә эшлекле мохитне якшырту өчен җитди чаралар күрелде — республика Башлыгы каршында эшкуарлык һәм бизнес мәсь­әләләре буенча координация советы, Эшкуарлык һәм туризм буенча дәүләт комитеты булдырылды, кече һәм урта малтабарлыкны үстерү буенча про­грамма гамәлдә. Әлеге вакытта Башкортстан “эшлекле активлык” индексы буенча Русиядә беренче урында, — диде Рамил Бигнов.
Иҗтимагый палата рәисе төбәктә эшкуарлык мохитен яхшырту буенча тәкъдимнәрен дә җиткерде: республика Хөкүмәте каршында эшкуарларның проблемаларын хәл итү һәм административ киртәләрне бетерү буенча оператив штаб оештырырга, фондлар һәм микрофинанслау институтлары аша эшкуарларны ташламалы финансларга, Кече һәм урта эшкуарлыкны субсидияләү фондын арттырырга кирәк.
Читайте нас: