+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 апрель 2015, 21:18

Сөйли алмыйча калырмын, дип куркам..

Яңа Актанышбаш авылында яшәүче Кәримә Акмашевага 88 яшь. Күргәннәре — олы бер китап язарлык. Әмма аңа яшь чагында ниләр кичерергә туры килгәнлеге турында бик сирәкләр генә белә.

— Ел саен Җиңү көнендә мәктәпкә, митингка чакыралар, сүз бирәләр. Әмма минем авыз ачып бер сүз әйтәлгәнем юк, тамагыма төер тыгыла да еларга керешәм, бернәрсә сөйли алмыйм. Инде хәзер туксанга җитеп киләм. Шул көе, берни әйтә алмыйча я үлеп китәрмен дип, күргәннәремне язып калдырырга булдым. Тик анысын язганда да елап алам, — ди Кәримә әби.
Аңа, чыннан да, бик күп күрергә туры килә. Ә әнисе Гашия апа кичергәннәр бөтенләй коточкыч.
— 1921 елда авылда хәллерәк яшәгән берничә гаиләне авыл халкы тереләй җиргә күмгән. Шулар арасында әниемнең беренче ире дә булган. Әниебез бу коточкыч үлемнән күрше авыл зиратына качып кына котылган. Дүрт кечкенә баланы дәүәниебез яшереп алып калган. Югыйсә, балаларны да кызганмаганнар, бер хатынны кул баласы белән бергә күмгәннәр. Сыкрау, елау бик озакка сузылган. Өч көн дер калтырап зиратта ач утырган әнкәебезне олы абыем эзләп алып кайткан. Ярый әле, соңыннан эзәр­лекләмәгәннәр, шулай исән калган бичара, — ди яшьле күзләрен сөртә-сөртә, Кәримә әби.
Тол калган хатын 1926 елда Әхмәт­гарифулла исемле кешене йортка кертә. 1927 елда бу никахтан Кәримә туа.
— Дүрт малай янында иркәләнеп үскән бердәнбер кыз идем. 1939 елда гаиләбезгә кайгы килде. 19 яшьлек кече абыем Әбе­ләисне ат тибеп үтерде, ул хуҗалыкта ат караучы булып эшли иде. 1915 елгы Әбелгаян абыем 1937 елда хезмәткә алынды. 1940 елда аңардан “озакламый кайтам” дигән хат килгән иде, әмма фин сугышы башланып, аны шунда озаттылар. Абыкачкаем яшьли генә шунда ятып калды. Аннары Бөек Ватан сугышы башланды. Миңа ул вакытта 14 яшь иде. Аксаз басуында печән хәзерлибез. Әбелмәгърүф абыем, “Сеңлем, бар әле кайт, әнкәй тавык суеп шулпа пешерсен, тавык ашы ашыйсым килә, иртәгә безгә алып килерсең”, дип, мине печәнлектән авылга кайтарып җибәрде. Мин өйгә кайтып кына кердем, артымнан, бастырып диярлек, абый да кайтып җитте. Сугыш башланган икән, аларга хәбәр иткәннәр!
— Бер ай дигәндә, 24 июльдә, абыемны фронтка озаттык. Шул китүе китү булды бичараның. Сталинград сугышына керәбез дип, 1942 елда язган соңгы хаты килде, озакламый үлем хәбәрен алдык. Аның хатыны Асияне торфка җибәр­деләр, ике яшьлек уллары Фирдәвис торып калды, аны әнкәем белән без карап үстердек. Абыкаемны тәүдә Чита шәһәренә укырга җибәргәннәр, ул анда 7 ай укыгач, фронтка китте. “Поездыбыз фәлән-фәлән көнне Камбарка станциясе аша үтә, шунда килче, әнкәй, күре­шер­без”, — дип язган. Камбарка кул сузар арада гына да бит, әмма хаты безгә соңлап килде. Әй, елады да инде әнкәй, шул вакытта күрешә алмауларына әрнеп!
Әбелхәер абыемның да язмышы аянычлы булды, ул сугыш тәмамлангач, Берлинда һәлак булды. Ә аның хатыны, ике баласы белән Свердловск якларына эшкә китеп, шунда үлеп калдылар.
Әткәебезне 1941 елда Пермь шәһәренә хәрби заводка алдылар, 1945 елда ул как сөяккә калып, чирләп кайтты. Озак та тормыйча, 1946 елда вафат булды. Менә шулай, безнең гаиләне ул сугыш дигән каһәрең тар-мар итте, аслы-өсле китерде. Без монда ат урынына җигелеп эшләдек, баштан ниләр генә үтмәде! Әнкәем ул кайгыларны ничекләр күтәргәндер, — шунысына аптырыйм. Никадәр баланың үлемен кичерде! Әле аның моңа тиклем 1907, 1918, 1924 елларда туган балалары да кызамыктан чирләп үлгән булган. Аннары менә — дүрт улы суга төшкән кебек юк булды. Әнкәебез, 101 яшенә җитеп, якты дөньядан китеп барды. Үлгәнче балаларын сөйләүдән, аларны сагынудан туктамады, авызында гел шулар булды.
Мин сыер белән җир сөрә, башка эшләргә йөри идем. 19 яшемдә сугыш туктады. Ул чакта басуда тырма тырмый идем. Хуҗалык рәисе: “Туганнар, сөенче! Сугыш тәмам­ланган!” — дип яныбызга йөгереп килде. Сыерыма ятып еладым. Тизрәк кайтып, әнкәйдән сөенче алам, дип ашыгам. Ә ул елый-елый каршыма килә. Сыерны абзарга кертеп яптык та икәүләшеп күтәрмәгә утырып еладык, — дип сөйли Кәримә әби.
Күңеле тулып, әледән-әле туктап, күз яшьләрен сөртеп ала ул. Аннары, әйдәле, булмаса, чәй эчеп алыйк, дип чәй куя. Туксан яшькә хас булмаган җиңеллек белән өстәлгә сый-хөрмәтен чыгара, чәй ясый. Олы яшьтә булса да, Кәримә әби әле икмәкне дә үзе сала икән.
— Эх, берәр тапкыр булса да икмәкне авыз тутырып тешнәп карарга, дип хыяллана идек. Менә хәзер өстәлдә икмәк янында тәм-том булмаса, бер әйберең дә юкмыни, дип сорыйлар. Икмәктән дә өстен нәрсә бармы?! — дип сөйләнә-сөйләнә, күкрәгенә кысып, ап-ак ипине кисә ул. Бераз чәй эчеп тынычлангач, тагы хатирәләргә биреләбез.
— Ирем каршы булгач, аңардан китеп булса да әнкәемне соңгы көннәренә кадәр тәрбияләдем, шунысына сөенәм. Соңгы көннәренә кадәр акылында, телендә булды. Йөз яше тулгач, улларымның да гомерен яшимендер инде, диде мәрхүмә. Аның күргәннәрен, без кичергәннәрне беркемгә дә күрергә язмасын, Ходаем, берүк сугышлар булмасын җир йөзендә аннан да начары юк.
Әле Бөек Ватан сугышыннан соң да ут эчендә булып алдык. Фирдәвисебезнең улы Әфган сугышына эләкте, ярый ла исән-сау кайтты бала. Улым Данисның баласы Чечняда булды, янә төн йокыларыннан калып алдык. Торсам да, ятсам да дигәндәй, Ходайдан тынычлык сорыйм, — ди тыл һәм хезмәт ветераны.
Сугыштан соң озак еллар фермада сыер сауган, бригадир булып эшләгән Кәримә әби. Бүген ул үз йортын ташламыйча, бала­ларының, оныкларының, авылдаш­ларының кадер-хөрмәтендә яши.
Читайте нас: