Чараны Хөкүмәт Премьер-министры урынбасарлары Марат Мәһәдиев һәм Илдар Тимергалин, урман хуҗалыгы министры Динир Әхмәтҗанов, Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе начальнигы урынбасары Марат Латыйпов үткәрделәр. Чарада барлыгы 76 кеше һәм 18 берәмлек техника катнашты.
Мондый күнекмәләрнең төп максаты — урманнарны янгыннан саклау системасын камилләштерү һәм тәҗрибә туплау, үзара бәйләнеш, урман янгыннарын сүндергәндә мәгълүмат тарату системасын тикшерү.
Илдар Тимергалин билгеләвенчә, Башкортстанда Төбәк диспетчерлык хезмәте тәүлек әйләнәсенә эшли, урман янгыннарын сүндерү юнәлешендә 108 җитәкче әзерләнгән, вәкаләтле дәүләт власте органнары, авыр техника белән тәэмин итү буенча урман хуҗалыгы предприятиеләре һәм оешмалары белән ведомствоара, шулай ук, республика чигендә урнашкан урманнарда хәвефсезлек һәм янгын сүндерү чараларын үтәүдә үзара хезмәттәшлек турында килешүләр төзелгән.
Үз чыгышында Динир Әхмәтҗанов иң мөһим чараларның берсе — янгын хәвефе сакланган чорда урманда үзеңне тоту кагыйдәләрен пропагандалауда халык белән эшләүне ассызыклап үтте. Соңгы елларда Урал аръягының көньяк, шул исәптән, Баймак, Бөрҗән, Зилаер, Зианчура, Кананикольск, Күгәрчен һәм Хәйбулла районнарында урман янгыннары очраклары еш күзәтелгән. Шуңа күрә әлеге районнар территорияләрендә урнашкан янгын-химик станцияләренә яңа МТЗ-82 тракторларын тапшыру турында карар кабул ителде. Әлеге укулар урман янгыннарын сүндергәндә барлык хезмәтләрнең дә көйле эшләвенә булышлык итәчәк.
Илдар Тимергалин сүзләренә караганда, кайбер җитешсезлекләр дә бар. Мәсәлән, Бөрҗән, Күгәрчен һәм Хәйбулла урман хуҗалыкларында янгын хәвефе чорына әзерлек тәэмин ителмәгән, оештыру-техник чаралар үткәрелмәгән.
— Барлык регламентларны, шул исәптән техниканы әзерләү һәм аны кышкы чорда саклау кагыйдәләрен үтәү зарур. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, кайбер янгын-химик станция водительләре һәм механизаторлар техникага карата сакчыл мөнәсәбәттә түгел, — диде Илдар Тимергалин.
Шулай ук, күнекмәләр барышында югары нәтиҗәле яңа буын очу аппаратларының мөмкинлекләре күрсәтелде.
Тоташ алганда, шартлы рәвештә урман янгынын сүндерү югары һөнәри дәрәҗәдә үтте.