+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 апрель 2015, 22:29

Табигатьне саклау үз артыңнан җыештырудан башлана

Узган атнада Башкортстанда экологик өмәләр старт алды.Кампания 17 майга кадәр дәвам итәчәк. Министрлыкларга, дәүләт комитетларына, муниципаль район һәм шәһәр округлары хакимиятләренә, барлык төрдәге оешмаларга, профсоюз комитетларына һәм башка җәмәгать берләшмәләренә үз территорияләрендә чаралар үткәрү йөкләтелде.

Узган өмәдә башкаланың Ленин районында 386 кубометр чүп җыелды. Тирә-як мохитне җыештыруга барлыгы 600 кеше һәм 73 берәмлек техника җәлеп ителде. Бер көн эчендә башкарылган эшнең күләме аз түгел, әмма мондый өмәләр оештыруны язын гына түгел, җәй буена да дәвам итәргә була. Ни өченме? Чөнки шәһәр һәм авылларны озак еллар буе таркалмый торган полиэтилен капчыклар, пластик шешәләр һәм башка зарарлы көнкүреш калдыклары басып ала бара.
Күп илләрдә һәм төбәкләрдә экологик хәл кризис дәрәҗәсенә җитте. Мохитнең пыч­ра­нуыннан килгән зыян ел саен берничә миллиард доллар белән исәпләнә. Өстәвенә, бөтендөнья экологик һәлакәт куркынычы килеп туа.
Чүпне кая куярга?
Бу — үзе бер бәла, бигрәк тә авыл җирендә. Чүп ташлый торган махсус урыннар булмагач, күп җирдә күпер аслары, елгалар һәм бакча артлары чүплекләргә әйләнеп беткән иде инде. Алар озак вакыт бөтен авыл җирлеген ямьсезләп торды. Шәһәрдә ул яктан барысы да җайланган, урыннары бар – иренмичә шунда ташларга гына кирәк. Ә авылда юк, шуңа күрә чүптән кем ничек булдыра ала, шулай котыла да инде. Ишек алдында җыеп яткырып булмый бит инде!
Моннан дүрт-биш ел чамасы элек авылларда үзеннән-үзе барлыкка килгән бу чүп­лекләрне юк итәргә кереш­теләр: кайсын яндырдылар, кайсын башка урынга күчереп түктеләр, бакча артында чүплек ясаучылар исә аны үзләре җыештырырга тиеш булды. Шулай итеп, акрынлап авылларда да чүп кимеде, авыл читендә чүплек өчен махсус урыннар барлыкка килде, ягъни чүпне бөтен авыл халкы бер урынга гына ташларга тиеш булды. Урындагы үзидарәләр исә авыл буенча чүп җыюны оештырды. Халык чүпне, капчыкларга тутырып, капка төбенә чыгарып куя да шуннан алып китәләр. Кайбер авылларда чүп өчен, шәһәрдәге кебек, махсус контейнерлар урнаш­тырдылар. Ә кайбер җирләрдә бу мәсьәлә әле дә хәл ителмәгән, чүптән, кем ничек булдыра ала, шулай котыла.
Шәһәр ихаталарындагы контейнер мәйданчыклары да халыкны борчыган мәсьәлә булып кала. Кызганычка каршы, алар чүп-чар белән тиз тула, җил һәм этләр аны бөтен урамга тарата. Идарә итү компанияләренә халыктан бер генә теләк: бункерлар һәм контейнерлар каты көнкүреш калдыклары полигонына ешрак чыгарылсын иде.
Читайте нас: