Чарага Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм сугыштан соң район гәзите мөхәррире вазыйфасын башкарган Әнвәр Әсраров, типография директоры булып эшләгән Дмитрий Залетов, беренче басучы Гайнелҗан Сәрвәртдиновның балалары, оныклары, туганнары, авыл хакимияте башлыклары, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре, авыл хәбәрчеләре, каләм тибрәтүчеләр чакырылды.
Әнвәр Әсраров 1942 елда Совет Армиясе сафларына алына, шул елның сентябрендә фронтка җибәрелә. Калинин, Балтыйк буе һәм өченче Белоруссия фронтларында сугыша. Туган ягына кайткач, Бөре педагогия институтын тәмамлый һәм Тәтешле районына эшкә җибәрелә. Йосып җидееллык мәктәбендә укыта, аннары Тәтешле районының “Коммунизмга” гәзите мөхәррире булып хезмәт сала. Ә 1965 елдан алып, хаклы ялга чыкканчы Аскын районының “Коммунизм юлы” гәзитенең мөхәррире була. Ул район халкы, хезмәттәшләре күңелендә искиткеч төпле белемле, итагатьле журналист, таләпчән җитәкче буларак саклана. Аның район матбугаты үсешенә керткән өлеше бәяләп бетергесез. Чарага килгән балалары: улы Айрат аның хәстәрлекле әти булуы турында бәян итсә, килене Фларида иҗади күңелле, җырларга яратучы кеше булуын ассызыклады һәм каенатасының яраткан җырын башкарды.
Гайнелҗан Сәрвәртдинов 1931 елда 14 яшендә типографиягә эшкә килә һәм 1938 елда хәрби хезмәткә алынганга кадәр эшли. Армиядә дә аңа Байкал аръягы хәрби округы типографиясендә эшләргә туры килә. Хәсән күле буендагы алышларда, Халхин-Гол янында безнең территориягә басып кергән япон сугышчыларын тар-мар итүдә катнаша. Мәскәү янында канкойгыч алышларда 94нче укчылар полкында элемтә отделениесе командиры була. Украина, Польша, Көнчыгыш Пруссия — аның хәрби биографиясенең берничә этабы. Сугыш бетәр алдыннан язмыш аны тагын гәзит эше белән бәйли. Икенче Балтыйк фронты типографиясендә эшли башлый. Гәзит “Суворов” исеме астында 12 телдә чыга. Туган ягына ул 1945 елда Җиңү яулап кайта.
Районыбызның чын-чыннан “аяклы энциклопедиясе” Владимир Кавардаков гәзитнең сугыш елларында нинди роль уйнавы, патриотик рухта мәкаләләр, шигырьләр басылуы, тылда хатын-кызлар, үсмерләрнең батырларча эшләве, 1945 елда беренче Җиңү митингы үтү, анда сугыштан яраланып кайткан яугир Григорий Малыхның катнашуы турында тәфсилләп сөйләде.
Бик күп фәһемле мәгълүмат тупланган чара бер тында үтте. Ахырда марафон штандарты тантаналы рәвештә Караидел районы гәзите мөхәррире Рөстәм Ильясовка тапшырылды.