+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 апрель 2015, 22:24

“Чемберленнар”га – җавап!

Икътисади санкцияләр ничек кенә зыян салырга тырышмасын, безнең халык аннан да файда таба белә. Моңа кадәр, әйтик, сыр җитештерү предприятиеләренә тиешле игътибар бүлендеме икән?! Ничек кенә булмасын, аларны ачарга теләүчеләр дә, продукциясен күпләп сатып алучылар да артып китте кебек. Элекке “Заря” совхозында оештырылган “Солнышко” крестьян-фермер хуҗалыгы эшчәнлеген якташлар, берчә шаяртып, берчә горурланып, “Барак Хөсәеновичка бездән җавап!” дип атыйлар һәм җитештерелгән сырны бик теләп сатып алалар.

Хуҗалык җитәкчесе Москов Алиян бирегә Әрмәнстаннан килә. Баштарак ул төзүчеләр бригадасында эшли, соңрак үз эшен ачу теләге туа. Москов туганы белән ферма бинасы һәм малчылар йорты сатып ала. Яңа хуҗалар җиң сызганып эшкә керешә. Ничек кенә авыр булмасын, алар биналарны кабат аякка бастыруга ирешә. Моның өчен ярыйсы гына акча, авыр хезмәт, йокысыз төннәр һәм өч ел вакыт сарыф ителә. 2006 елда төзекләндерелгән сарайга сыер кайта. Берәү! Аның янына иптәшкә 2-3 сарык алына. Шуннан башланган эш бүген инде нәтиҗәләре белән сөендерә — хуҗалыкта 200 баш сыер малы, токымлы 600 сарык асрала, 170 гектар җир эшкәртелә. Анда кулланылган һәр техника берәмлеге бурычка түгел, эшләп тапкан акчага сатып алынган.
Соңгы чорда Москов Шабабовичның хатыны Хазал ханым сөт ризыклары җитештерә башлаган. 70 сыердан савып алынган сөтнең азы гына сатуга чыгарыла — күбесе эшкәртүгә китә. Сырның тозлысы, махсус үләннәр кушып эшлән­гәннәре дә бар. Аларны башкала рестораннарына күпләп алалар, район үзәгендә узган ярминкә­ләрдә дә ихтыяҗ зур, хәләл иткә чират бар. Күпләр әзер продукцияне сатып булмый дип зарланса, биредә аны тонналап алырга да ризалар. Бер генә мәсьәлә — эшче куллар юк. “Солнышко”да эш хакы вакытында, акчалата түләнә, бушлай төшке аш, торак бар. Әмма, ни гаҗәп, эшкә урнашырга атлыгып торган кеше юк. Йөзәр литр сөтне Хазал ханым берүзе эшкәртә. Гомумән, бу гаиләгә сокланмау мөмин түгел. Күз күрмәгән чит якка килеп, шундый уңышларга ирешкән, халкының гореф-гадәтләрен саклап, шул ук вакытта, шушы җирдә җиң сызганып эшли торган балалар үстергән алар. Бүген “Гаилә фермасы” максатлы программасы буенча эшчәнлекне киңәйтергә җыеналар. “Безнең халыкта “Кайда икмәк — шунда яшә!” диләр, туган илгә кунакка кайтыр форсат, мотлак кайтырга тиешле очраклар да чыгып тора — һәрвакыт элемтәдәбез”, ди езид милләтле бу гаилә.
Гаилә башлыгыннан кризис турында кызыксынабыз.
— Биредә 30 ел яшибез, нинди генә кризис булмады, әмма мин аның берсен дә тоймадым, чөнки нинди заманда да көнне төнгә ялгап эшләдем, киләчәктә дә алар безне читләтеп үтәр, тормышта яхшылык, яктылык күбрәк булырына ныклы ышанам, — ди Москов Шабабович.
Аның эш кабинетындагы кояш сурәте, төрле бәйгеләрдә яуланган алтын медальләрдән төшкән нур белән бергә бу ышаныч безгә дә күчте. Менә ичмасам — безнең җавап!
Читайте нас: