+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 апрель 2015, 13:53

Гыйлемле мең яши

Туймазы районы былтыр БДИ нәтиҗәләре буенча республикада беренче урынга чыкты.Узган елгы Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча Туймазыдагы биш белем учагы Башкортстанның 51 иң яхшы мәктәбе исәбенә кергән. Укучылар мәктәптән тыш чараларда да уңышларга ирешә. Төбәктәге гомуми белем бирү торышы турында Туймазы районы хакимиятенең мәгариф идарәсе начальнигы Айгөл ӘХМӘТОВА белән әңгәмәләштек.

— Туймазы районы һәм шәһәре мәктәпләре менә берничә ел инде уку-укытуны модуль системасы буенча оештыра, ягъни каникуллар гадәттәге вакытка туры килми. Бу күчеш нәр­сәгә бәйле? Әлеге систе­маның уңай яклары нинди?

— Чыннан да, безнең мәк­тәпләрдә укыту процессы алты модульгә бүленгән, ягъни 5-6 атнадан соң укучылар каникулга туктый. Иң элек, бу аларга йөкләнешне ел дәвамында тигез бүлү зарурлыгына бәйле. Модульләрнең өстенлеге – каникул еш булу арыганлык туплану мөмкинлеге бирми, укучылар тулы кыйммәтле ял ала.

— Бүген күп кенә гомуми белем бирү учреждениеләре уку-укытуның ысул-төр­ләрен, эчтәлеген, чараларын яңартуга юнәлтелгән педагогик башлангычларны сынау мәйданчыклары булып тора. Туймазы районы һәм шәһәре мәктәпләре бу уңайдан активлык күрсә­тәме?

— Район мәктәпләрендә 18 терәк-методик мәйданчык эшли. Собханкулда күп еллар инде башлангыч сыйныфларда укыту-тәрбия бирүдә уен төрендәге сәламәтләндерү технологияләре кулланыла. Спорт юнәлешендә эш алып барганнар берничә: Туймазыдагы 1нче гимназиядә балалар спорты үзәге оештырылган, 4нче мәктәп, шулай ук, бад­минтонны үстерүгә өлеш кертә, 2нче мәктәптәге “Тор­мыш — хәрәкәт” гимнастика клубына ата-аналар, укытучылар, микрорайонда яшәүчеләр йөри. Серафимовкадагы 3нче мәк­тәптә өченче ел инде “Русия патриоты тәрбияләү” мәйдан­чыгы эшләп килә, кадетлар сыйныфы ачылды. Нөркәй мәктәбе экология юнәлешендә эш алып бара. Шәһәрнең 8нче мәктәбе “Ватанга каләм белән хезмәт итәм” инновацион проектын сайлаган. 2нче мәктәптә “Лидерлар мәктәбе”, “Мин + мин = гаилә”, “Яңа чынбарлык” мәйданчыклары, ата-аналар клубы гамәлдә, анда һәм шулай ук 4нче мәктәптә яшь тик­шеренүчеләр клублары актив эшчәнлек җәелдергән. 6нчы, 7нче һәм Нөркәй мәктәп­лә­рендә укытучылар һәм укучылар өчен консультация-методика үзәкләре эшли. 6нчы һәм 7нче мәктәпләрдә сәләтле балаларны ачыклау, үстерү, аларга ярдәм күрсәтү буенча федераль һәм республика мәйданчыклары гамәлдә. Атап үтелгән белем бирү учреж­дениеләренең беренчесе — Башкортстан мәгарифне үстерү институты сәләтне үстерү фән­ни-методик үзәгенең тәҗрибә-сынау мәйданчыгы.
Читайте нас: