Җир планетасы гаҗәеп үзенчәлекле һәм серле. Галимнәр аның 4,5 миллиард яшьтә булуын да исәпләп чыгарган. Җирне экватор буйлап әйләнеп чыгу өчен 40 мең чакрым юл үтәргә кирәк булыр иде. Җир өстеннән аның үзәгенә кадәр ара — 6378 чакрым. Аның каты катламы ягъни литосфера нибары 70 чакрым тәшкил итә һәм тирәнгә төшкән саен катлам матдәсе сыегая бара.
Әлбәттә, казылма байлыкларны исәпкә алмаганда, җирнең иң кыйммәтле хәзинәсе — туфрак, уңдырышлы җир катламы. Гумус — кешелек дөньясының яшәү чыганагы. Галимнәр, табигатькә бер сантиметр калынлыкта уңдырышлы җир катламы булдыру өчен 100 һәм аннан да күбрәк ел вакыт кирәк, дигән фикердә. Туфракта гумусның бер процентка гына азаюы да бөртеклеләр уңышын һәр гектардан 10 центнерга киметүен исәпләп чыгарган белгечләр.
2015 елның Халыкара Җир елы булуын исәпкә алып, 22 апрельдә Халыкара Җир көне уңаеннан Башкортстанда бу өлкәдәге проблемалар, бурычлар һәм башкарылган эшләр турында җентекләбрәк танышу максатында, республиканың авыл хуҗалыгы министры Николай Коваленкога берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
Галимнәр фикеренчә, халыкның азык-төлеккә ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерү өчен теге яки бу илдә яшәүче һәр кешегә 0,5 гектар сөренте җир туры килергә тиеш. Планетада ул — 0,12, Русиядә — 0,7, Башкортстанда — 0,9 гектар.