Шәүкәт Насыйбулла улы — Иске Калмаш авылында туып-үскән күренекле журналист, отставкадагы подполковник, хәрби тәрҗемәче. 16 яше тулыр-тулмастан хезмәт юлын башлый. Унсигезе тулгач та (1942 елда) солдат хезмәтенә чакырыла. Бер ел сержант званиесендә миномет батареясе белән Украинаның Харьков өлкәсе авылларын һәм Змиев шәһәрен фашист илбасарларыннан азат итүдә катнаша. 1945 елның августында 21 яшьлек офицер генерал Людников командалык иткән 39нчы армиянең 5нче корпусы составында Монголия далалары һәм Олы Хинган таулары аша үтеп, Маньчжурияне япон милитаристларыннан азат итүгә зур өлеш кертә. Сугыш беткәннән соң янә җиде елга якын Ляо-дун ярымутравында хезмәттә була. Егет хәрби комендатураларда кытайчадан тәрҗемәче, армия командующие урынбасарларының тәрҗемәче-адъютанты була, Төньяк Кавказ хәрби округында хезмәт итә, гомумән, аның унбиш елга якын гомере хәрби киемдә уза.
1955 елда ул туган ягына кайта. Тәүдә — Туймазы районы гәзитендә, соңыннан “Кызыл таң” редакциясендә эшли. 1964 елдан Башкортстан дәүләт телевидение һәм радио комитетында хезмәт сала. Бөек Ватан сугышы каһарманнарының батырлыклары турында очерклар яза, “Маньчжурия тауларында әллә керән, әллә үлән” дигән документаль повесте китап булып басылды.
“Кызыл таң” гәзите редакциясе старт биргән журналистлар марафоны кысаларында Чакмагыш районының “Игенче” гәзите хезмәткәрләре дә Бөек Ватан сугышы темасын чагурак яктырта башлады. Акция уңаеннан гәзитебездә күләмле материаллар урнаштырылды.
Бөек Ватан сугышы ветераны (“Кызыл таң” гәзитендә эшләгән) Зәйнулла Вәлиев турында — “Фронтовик чын журналист иде”, яу яланында дошман белән алышкан язучылар, хәбәрчеләребез истәлекләрен мәңгеләштергән “Елмаеп килеп керерләр төсле” (авторы — ветеран журналист Хәйдәр ага Басыйров) дигән материаллар басылды. Уфада яшәүче өлкән әдипләребез, Башкортстанның күренекле язучылары Мансаф Гыйләҗев, Рим Идиятуллинның йортларында очрашуыбыз хакында “Чәрмәсән сәламнәрен җиткердек” һәм “Кертте заман төрле сурәткә”(авторы — Рәзилә Арсланова) дигән сурәтләмәләр бирдек.
Кыскасы, фашист илбасарларына каршы сугышта катнашкан, Җиңүгә өлеш керткән журналистларны барладык, сугыш чоры балалары, каләм осталары – якташ язучыларыбыз турында язмалар бирдек, редакция каршындагы Иҗат музеена тарихи мәгълүматлар тупладык, истәлекләрен мәңгеләштерергә омтылдык. Гомумән, республиканың 19 районы аша үтәчәк марафонга лаеклы өлешебезне кертергә тырыштык.