+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 апрель 2015, 22:48

Тел яшәсә — халык яшәячәк!

Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте советы рәисе Римма Үтәшева белән әңгәмә.Соңгы елларда Башкортстан татарларының милли-мәдәни тормышы күзгә күренеп җанлану кичерә. Яңадан-яңа конкурс-бәйгеләр әледән-әле оештырыла, Уфада татар якшәмбе мәктәбе эшли башлады, милләтне рухи-мәдәни савыктыруга, аның телен, гореф-гадәтләрен саклауга, үстерүгә юнәлтелгән мөһим проектлар тормышка ашырыла. Бу чараларны Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте оештыра. Башкортстан халыклары ассамблеясе съезды алдыннан без мөхтәрият советы рәисе, Дәүләт җыелышы-Корылтайның комитет рәисе урынбасары Римма ҮТӘШЕВАга берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

— Безгә, телләр һәм гореф-гадәтләр, милләтләр һәм мәдәниятләр үзара тыгыз бәйләнгән илдә яшәүче русиялеләргә, милли мәсьәлә, бер дә арттырусыз, мөһим һәм фундаменталь. Русиянең күпмилләтле халкы – ул милләтләрнең гади җыелмасы гына түгел, ә бердәм көч, — дип башлады сүзен Римма Әмир кызы. — Илнең корылышы төрле милләтләр, гореф-гадәтләр һәм мәдәниятләр берләшүе нәтиҗәсендә барлыкка килде. Без 1150 ел бергә. Көч ярдәмендә халыкларны берләштерү мөмкин түгел. Дөньяда башкача мондый ил юк. Русия Президенты Владимир Путин, Милләтара мөнәсәбәтләр буенча совет утырышында чыгыш ясап, болай диде: “Күпмилләтле Русия җәмгыятендә гармонияне һәм үзара аңлашуны ныгыту безнең төп бурыч булып тора. Кешеләр, үзләренең нинди милләттән булуына һәм нинди дин тотуына карамастан, үзләрен бер ил гражданнары итеп тоярга тиеш”.
— Римма Әмировна, Сез җитәкләгән мөхтәрият тарафыннан татар халкының милли-мәдәни тормышын җанландыру максатында нинди чаралар оештырыла?
— Башкортстан татарларының төбәк милли-мәдәни мөхтәрияте республикадагы татар оешмалары белән тыгыз эш алып бара. Бер канат астына берләшү безгә эшчәнлекне тагын да камилләштерү, мәсьәләгә күпьяклы килү һәм аны оптималь хәл итү юлларын табу мөмкинлеге бирә. Шуңа да алдагы чорда Башкортстан татарларының милли-мәдәни үсешенә бәйле тагын да колачлырак эш җәелдерә алырбыз, дип ышанам.
Читайте нас: