Караидел районыннан сугышка 11930 кеше китә. Шуларның 5160ы мәңгелеккә яу кырында ятып кала. Дүрт якташыбызга Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Районнан 54 хатын-кыз сугышта катнаша. Аларның исеме 22 обелискта, музей экспонатларында, тактаташларда, әдәби әсәрләрдә, китапларда, картиналарда мәңгеләштерелгән. Хәзерге вакытта районда 13 сугыш ветераны яши.
Журналистлар, полиграфистлар да Бөек Җиңүгә лаеклы өлеш кертә. Бөек Ватан сугышында “Кызыл Йолдыз” орденына лаек булган Идият Солтанов 1934-35 елларда — Байкы МТСының сәяси бүлеге чыгарган “Ленин юлы” күптиражлы басмасының мөхәррир урынбасары, ә 1963-67 елларда Караидел типографиясе мөдире булган. Гариф Төхбәтуллин (1952-55 елларда Байкыбаштагы “Ленинчы” гәзите мөхәррире), Мансур Кәбиров (1941-43 елларда Байкыбаш типографиясендә басучы), Николай Гагилев (Караидел типографиясендә басучы) сугыш юлы үткәннәр. Идеал Ишкилдиев 1945 елда Байкыбашта чыгып килгән “Ленинчы” гәзитенә җаваплы секретарь булып эшкә алына. Соңыннан 26 ел Караидел районы гәзите мөхәррире була. Гәзит басучы Андрей Герасимов сугышта һәлак булган.
Тылда эшләгән журналистлар һәм полиграфистлар да чын батырлык күрсәтә. Алар арасында Гакифә Салихова, Зоя Мельникова һәм башкалар бар. Элекке полиграфист һәм җаваплы секретарь Зоя Мельникова сөйләвенчә, алар үзләре урман кисеп утын әзерләгән, ә бина нык салкын була. Кәгазьне атлар белән Уфадан хатын-кызлар алып кайткан. Журналистлар командировкаларга күбрәк җәяү йөргән. Ат Уфага бару өчен генә тотылган. Ул вакытта барысы да кул көче белән башкарылган. Авырлыкларга карамастан, гәзит һәрвакыт басылып килә. Журналистлар “Совинформбюро” хәбәрләрен кабул итеп, аларны гәзиткә бирә, листовка итеп чыгара.
Ул вакытта Караиделдә — “Алга”, 1937 елда элекке Байкыбаш волосте аерылып чыккач, “Ленинчы” гәзите чыга. 1956 елда районнарны тагын берләштерәләр. Гәзит “Ленинчы” исеме астында чыга (1990 елда аның атамасы “Караидел” итеп үзгәртелә).