-15 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTikTokINSTAGRAM
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 апрель 2015, 22:51

“Вырмара”га кем бара?

“Шура хуран” чуваш ансамбленең репертуарына бик күп фольклор-этнографик композицияләр кергән.Төрки телләр төркеменә керүче чуваш һәм татар телләре шактый якын, ике халыкның бер-берсен аңларлык уртак сүзләре дә күп. Әйтик, чувашның “Әп санә юрәдәп!” дигәнен кайсы татар аңламас? Шул инде — “Мин сине яратам!” Мәхәббәт булгач, катнаш гаиләләр дә барлыкка килеп тора.

Урындагы халыкның өчтән берен чувашлар тәшкил иткән Бишбүләк районында да катнаш гаиләләр бик күп. Бу халыкның ихласлыгы, кунакчыллыгы, гаделлеге һәм гадилеге сокландыра. Алар белән уртак тел табып эшләү җиңел. Чәмле итеп эшли, ямьле итеп ял итә белә торган халык. Әйткәндәй, Октябрь революциясеннән соң республикада милли театрлар барлыкка килә башлый. Шуларның беренчеләре исәбендә Бишбүләктә эшли башлаган чуваш халык театры да була. Моннан дүрт дистә еллап элек нәкъ Бишбүләктә беренче булып халык исеме алган “Шура хуран” (“Белая береза”) чуваш фольклор-этнографик ансамбле оештырыла. Аны беренче көннәрдән үк танылган педагог һәм җирле Совет хезмәткәре, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Валентина Иванова җитәкли.
— Ансамбльнең нигезен ирле-хатынлы Петровлар, Тимофеевлар, Леонтьевлар, Таймасовлар, Никифоровлар һәм башка милләт җанлы, дәртле йөрәкле бишбүләклеләр тәшкил итте. Беренче милли концерт костюмнарын да алар үзләре әзерләде. Бүген инде безнең үз иҗат лабораториябез бар — аяк киемнәрен, концерт костюмнарын, музыка коралларын шунда җитештерәбез. Кунакханә, музеебыз эшли. Район җитәкчелеге безнең коллективның эше белән даими кызыксынып, төрле яклап ярдәм күрсәтеп тора. Хакимият башлыгы Наил Гатауллин һәрвакыт хәлебезне белешеп тора, — ди Валентина Александровна.
“Шура хуран” узган еллар эчендә Русия, республика дәрәҗәсендәге конкурсларда җиңү яулаган, үзәк һәм республика телевидениесендә, Чабаксарда чыгыш ясаган. Аларның хәтердә калырлык инсценировкалары, ансамбль­нең алтын фондын тәшкил иткән тамашалары бар. “Вырмара” фольклор-этнографик композициясе “Урып-җыю” — шуларның берсе генә. Әлеге тамашада ансамбльнең иң актив әгъзалары Валентина һәм Геннадий Никаноровлар, Ирина һәм Валентина Ивановалар, Александра Семенова, Галина Леонтьева, Валентина Петрова, Клавдия Панагушина, Иван Романов, Михаил Федотов, Петр Туймуков, Юлия Таймасова, Елена Тимофеева һәм Татьяна Яковлева катнаша. “Шура хуран” дүрт дистәдән артык сәхнә җанлы кешене берләштерә. Иң мөһиме, аның составына елдан-ел яңа кешеләр, яшь көчләр кушыла.