+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 апрель 2015, 22:27

Эш кешесен яклау – мөһим бурыч!

Республика Профсоюзлар федерациясе рәисе Әмирхан Сәмирханов белән әңгәмә.

— Бу көннәрдә бөтен ил халкы бәйрәм рухында яши — Яз һәм хезмәт бәйрәме якынлаша. Әмирхан Миркадамович, кайчан­дыр Хезмәт ияләренең халыкара теләктәшлек көне буларак бил­геләнгән бәйрәмне нинди тойгылар белән каршы аласыз?

— Кайсы чорда да 1 Май — иң яраткан бәйрәмнәребезнең берсе булды. Аны ничек кенә атасалар да, хәтта кайбер елларда дәүләт игътибарыннан читләштерергә тырышсалар да, халык аны һәрвакыт көтеп ала, күтәренке рухта үткәрә. Быел да шулай булачак.

— Халыкның күтәренке рухы турында сөйләгәндә, илгә икъ­тисади көрчек килүен онытмыйбызмы? Ул, беренче чиратта, хезмәт кешесенең бәкәленә суга бит.

— Чыннан да, узган елдагы сәяси тотрыксызлык икътисадта да чагылыш тапты. Ноябрь-декабрьдә нефтькә хаклар төште, милли валюта түбән тәгәрәде, кредит һәм ипотека ставкалары артты.
Әлеге шартларда республика икътисадында тотрыклылыкны саклау һәм бюджетның баланслы булуы аеруча мөһим. Әйткәндәй, бюджетның өчтән бер өлеше мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт, социаль яклау кебек, халыкның тормыш-көнкүреш сыйфатына турыдан-туры бәйле өлкәләргә юнәлтелә.
Бернигә карамый, нәтиҗәле алып барылган финанс-икътисади сәясәт тулай төбәк продуктын 1,5 процентка арттыру мөмкинлеге бирде һәм ул 1 триллион 344 миллиард сумга җитте. Нәтиҗәдә, республика илдә икенче урынга чыкты.
Читайте нас: