+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 апрель 2015, 22:18

Кара генералның ак күңеле

Даян Мурзин — Гитлерның борын төбеннән Германиянең танк гаскәрләре генералын әсирлеккә алган кеше.Кара белән ак көрәше Баш-Атабыз Адәм, Баш-Анабыз Һава заманыннан бирле килә. Көрәш, әлбәттә, кеше­ләр­нең эчке дөньясы, яшәеше, мил­ләт, ил язмышы, галәм сулышы, җи­һан вакыйгаларындагы күренешләр белән бәйле. Дөресен әйткәндә, ак һәм караның кискен бәрелеше чорында гомер сөрмәктәбез әле. Адәм баласы һәрвакыт ак бәхет өмет итеп яши. “Ак бәхет телим”, “Юлыңа ак җәймә” дип, бер-берсенә хәерхаһта булуы да аңлатып тора моны. Бөек Ватан сугышы чорына кадәр булган аклык һәм каралык барыбызга да мәгълүм. Каһәрле, утлы, михнәтле сугыш елларында фронтта да, тылда да берәүгә дә җиңел булмады. Шулай да барлык авырлыкны Тәңре таләп иткәнчә күтәрә белдек. Фашизмны хәрби техника гына түгел, рухи бөеклек белән дә тар-мар иттек. Авыллардагы балалар, аналар үзләренең көч-куәтен авыр эшкә җигелеп күрсәтте. Сугыштан соң, җиң сызганып дигәндәй, ил яраларын ямарга тотындык.

Кара генерал Даян Баян улы Мурзин 1921 елда хәзерге Бакалы районының Иске Балыклы авылында туган. Дүртьеллыкны үз авылында тәмамлый. Җидееллык белемне Иске Корычта ала. Тугызьеллыкны — Туймазыда. Аннан соң укытучы эшенә керешә. Бакалы районындагы Катай башлангыч мәктәбе мөдире. 1939 елда Туктагул тулы булмаган урта мәктәбендә укыта башлый. Кушнаренко педагогия училищесын читтән торып тәмамлый. Күпбалалы гаиләдә туып-үскәнгәдер, бәлки, укучыларны ихлас күңел, кайнар йөрәк, изге җан белән ярата ул.
1940 елның 1 сентябрендә Даян Мурзин Кызыл Армия сафына баса. 1941 елда Рига хәрби училищесын тәмамлый. 22 июнь. Сугыш...
Башта Даян Мурзин Балтыйк хәрби округында хезмәт итә. 1942 ел башыннан Украина, Белоруссия, Молда­виядәге партизан отрядларына җитәк­челек итә. Чехословакиядә тылга җи­бәрелгәч, штаб начальнигы була. Аннан соң — Ян Жижка исемендәге интернациональ бригада командиры.
...1943 елның 23 февралендә Башкортстанның Иглин районындагы Таутөмән һәм Покровка авылларында 469нчы миномет полкы оештырыла. Мин шуның 1нче расчет командиры. Полкның тулы атамасы болай: “469-ый отдельный минометный полк Ставки Верховного Главнокомандования”. Ставка аны үзе өчен генә төзетә. Фронтта кайда минометның көчле уты таләп ителә, Ставка яки Югары Башкомандующий аны шунда җибәрә. Башкортстанда оештырылгач, фронтта ул “Башкорт полкы” дип йөртелде. Ставкага буйсынгач, “Сталин полкы” дип тә әйтелә иде. Сугышның иң көчле уты Мәскәү янында, Сталинградта, Курск дугасында дөрләде. Безнең полк соңгысына нык эләкте. Контрһөҗүм анда 5 июльдә — Прохоровка станциясендә башланды. Ике якның да танклары котырган үгездәй, сөзешә. Күктә самолетлар чәкәшә. Пехота акылдан шашкандай якалаша. Харьков, Полтава алынгач, миномет­ның көчле уты Кременчуг шәһәренә күчерелә. Анда — фашистларның иң гайрәтле “Көньяк” дивизиясе. Безнең минометчылар аларның пулеметларын күккә очыргач, 469нчы полкка гвардия исеме бирелә. “Көньяк”ны юкка чыгарырга Мурзин партизаннары белән күп көч сала. Венгриядәге “Балатон”ны алганда да Мурзин партизаннары белән безнең минометчылар зур хәрби осталык күрсәтте. Безнең полк Чехословакия башкаласы Праганы алганда да “Гвардия” исемен югары тотты. Ә инде Мурзин парти­заннарының Чехословакиядә күрсәт­кән легендар батырлыклары тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылган. Даян Мурзин җитәкчелегендә партизаннар дошманның 18 самолеты торган аэродромны басып ала. 19 танкын яндыра, 4 меңнән артык солдат һәм офицерын юк итә, 245ен әсирлеккә төшерә, 200дән артык машинасын юкка чыгара.

Даян Мурзин — 86 орден һәм медаль иясе. Аның кителе 60 килограмм авырлыкта була. Бүләкләр арасында чит илнекеләр күбрәк.


Партизаннар хәрәкәте Бөек Ватан сугышындагы гомум тактик, стратегик ысуллар бердәмлегендә алып барыла. Даян Мурзин җитәкчелек иткән партизаннар бригадасы Ставка фәрманы буенча эш итте. Партизанга яшен ташыдай тизлек кирәк. Пәйгамбәрләрдә генә була торган аң-акыл таләп ителә. Кешеләр йөрәгенә сары май булып ята торган тәмле, мәгънәле, иманлы сүз сәнгатең булу шарт. 23 яшьлек Даян Мурзинда андый сыйфатлар бар иде. Йөрәк белән эш итә ул. Олы яшьтәге абзыйлар да, 12-13 яшьлек малайлар да, хатын-кызлар да килә отрядка. Дүрт тапкыр яралана Мурзин. Тора-бара Мурзин партизаннарының хәрби хәрәкәте бөтен фронтка мәгълүм була. Ул Гитлерның иң куркыныч дошманына әверелә. Бер немец генералын эләктереп, аны Мәскәүгә — Ставкага алып килгәч, Гитлер тәмуг шайтаныдай котырына. Ничек кулга төшерергә аны? Шушы сорау борчый фашизм палачын. Шаша Гитлер. Тузына. Гайрәт чәчә. Фашизм кылычын бөтен дөньяда уйнатмакчы була. Ул әле иң башта Мурзин башын өзәчәк. Мурзинны табып китерүчегә Гитлер 2 миллион дойчмарка вәгъдә итә.
Бу вакытта Мурзин майор дәрәҗәсендә иде. Гитлер аны генералдыр дип уйлый. Кара сакал үстерә Мурзин. Чәче дә кара тубалдай була. “Кара генерал” дип әйтү әнә шуннан башлана.
Мурзин җитәкчелегендәге партизаннар саны һаман күбәя, куәтләнә. Соңгы вакытта гына партизаннар дошманның 40 эшелонын кыйратып, 10 күпернең көлен күккә очыра. 5 меңнән артык солдат һәм офицер мәңгелек тәмугка озатыла. Мәскәү белән элемтә һаман ныгый бара. Илебез самолетлары яңа көч тә калдырып китә. Алар партизаннар арасына парашют белән төшә.
Даян Мурзин — Чехословакия Республикасы Герое, Чехия һәм Молдавиядәге 15 авыл һәм шәһәрнең почетлы гражданины. Готвальдв шәһәрендә аңа һәйкәл куелган. Мәктәп һәм урамнар аның исемен йөртә. СССР һәм Чехословакиянең төрле орден, медальләре белән бүләкләнә. Хәрби хезмәттән кайткач укый, белемен күтәрә, фикер йөртү офыкларын киңәйтә, эстетик зәвыгын үстерә Даян Мурзин. 20 ел чамасы адвокатлар коллегиясенә җитәкчелек итә. Ак күңел белән яшәде Даян Мурзин.

Суфиян ПОВАРИСОВ,
Башкортстанның халык язучысы.
Читайте нас: