+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 Май 2015, 21:09

Бер очкын җитә

Республика янгын куркынычы янаган чорга әзер, әмма бәлагә юл куймас өчен һәркемнең ут белән сак эш итүе зарур.1 майдан 20 июльгә кадәр республика территориясендә янгынга каршы аерым режим кертелә. Башкарма власть органнарына һәм муниципалитетларга янгын хәвефсезлеге чараларын гамәлгә ашырырга, атап әйткәндә, торак пунктларда янгын хәвефсезлеген тәэмин итүгә күзәтчелекне көчәйтергә, барча бүлекчәләрдә кизү торуны оештырырга, бөтен торак пунктларны телефон элемтәсе белән тәэмин итәргә, янгынга каршы агитацияне активлаштырырга кушылган.

Бу хакта журналистларга Гадәттән тыш хәлләр министр­лыгының Башкортстан буенча Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика бүлеге җитәкчесе урынбасары Владимир Горин белән Урман хуҗалыгы министрлыгының урманны яклау һәм саклау бүлеге белгеч-эксперты Леонтий Гусаков хәбәр иттеләр.
— Республикада көчле янгыннарны булдырмас өчен барысы да эшләнә. Апрельдә Хөкүмәт дәрәҗәсендә шушы проблемага багышланган утырышлар үтте. Республика Башлыгы тарафыннан Урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планы расланды. Урман хуҗалыклары терри­торияләрендә янгыннарны сүндерүне күздә тотучы 31 план гамәлгә ашырыла. Җыелма планга ярашлы, урманнарда янгынны сүндерүгә 12 мең кеше һәм 3 мең данә техника җәлеп итү күздә тотыла, — диде Владимир Николаевич.
Ә гомумән алганда, рес­публикада көчле янгыннар була калса, 28 меңнән артык кеше һәм 10 меңгә якын техника җәлеп ителә ала. Авиация күзәтүе өчен 1 самолет һәм 1 вертолет бүленгән, запаста 5 янгын поезды һәм 2 катер бар. Шулай ук, республика терри­ториясендә 2 мең ирекле бүлекчәдә 19 мең кеше исәпләнә.
Башкортстанда иң көчле урман янгыннары 2010 елда теркәлгән. Бу елда аларның саны 608 булган, 12 меңгә якын гектар мәйдан зыян күргән. Былтыр урманнарда 49 ут казасы чыккан. Быел да һава торышы гадәттәгечә булыр, зур янгыннарга юл куелмас дип көтелә.
— Янгыннарның күпчелеге (60 процент тирәсе) ут белән саксыз эш итүдән чыга. Ут төртү очраклары сирәк күзәтелә. Шушы ике сәбәпне аеру җиңел түгел. Шулай да ут төртү очрагының үзенә генә хас сыйфатлары бар. Бу җинаятьне кылучылар эзләнә, тотыла һәм хөкем ителә. Урман янгыннары белән бәйле җинаятьләрне ачу буенча Башкортстан Русиядә алдынгы урынны били, — диде Леонтий Гусаков.
Былтыр республикада 3 җинаять эше кузгатылган, гомум күләме 3 миллион сум штраф салынган. Соңгыларына кил­гәндә, янгын хәвефсезлеге таләпләрен үтәмәгән юридик берәмлекләр — 500 мең сум, шәхси предприятиеләр — 50 мең сум, гражданнарга 5 мең сум штраф каралган.
Җәйге савыктыру кампа­ниясе дә янгын сүндерүчеләр алдына зур бурычлар куя. 1 апрельдән 31 августка кадәр “Балалар ялы” операциясе игълан ителгән. Аның кысаларында республикада савыктыру кампаниясендә катнашкан учреждениеләрнең янгынга каршы торышы тикшерелә. Ялларны оештыручылар белән инструктажлар үткәреләчәк, янгын сүндерүгә әзерлекләре тикшереләчәк.
Бәйрәм көннәрендә ми­нистр­лыкның Башкортстан идарәсе хезмәткәрләре кө­чәйтелгән режимда эшли. Халык күпләп җыелган урыннарда аларның иминлеге тәэмин ителә. Ә менә табигать кочагында учак ягарга җые­нучылар сак булсын иде. Урман буйларында ут тергезүне тый­ган күрсәтмә кабул ителгән. Ут битарафлыкны гафу итми, бер азып китсә, аны тиз генә сүн­дерәм димә. Бер очкын бө­тен урманны һәлак итәргә сәләтле.
Читайте нас: