+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 Май 2015, 21:50

Дәһшәтле көннәр мәңге хәтердә

Очрашуда ветеран да, укучылар да күз яшьләрен тыя алмады.Туймазы 1нче интернат-мәк­тәбендә 30 елдан артык 21нче гвардия Невель укчылар дивизиясе музее эшләп килә. Укытучылар, укучылар аны оештыруда һәм тулыландыруда зур көч куйган. Район һәм шәһәр балалары музейга килеп, төрле ядкәрләр белән таныша, сугышның коточкыч фаҗига булуын аңлый һәм Ватанны сак­лау­чыларының батырлыгына соклана. Илебезнең төрле төбәк­ләреннән дивизия ветераннары мәктәп музеена очрашуга килә иде, кызганычка каршы бүген аларның сафлары сирәгәйде. Укучылар дивизия сугышчылары, аларның туганнары белән хат алыша, архив материалларын өй­рәнә, ветераннар чакыруы буенча аларның өйләренә бара. Үткән елларда 21нче укчылар Невель дивизиясе санинструкторы, Дәүләкән районында яшәүче Анна Петрова янында ку­накта булып кайту зур тәэсир калдырган булса, быел 93 яшьлек сугыш ветераны 1нче интернат-мәктәпкә очрашуга үзе килде.

Ржев шәһәре янында булган каты бәре­леш­ләрдә катнашуын, яралылар күп булу сәбәпле, өчәр тәүлек йокысыз үткәрүен искә алды Анна Сидоровна. Зур көч таләп иткән бәрелешләргә 21нче дивизия сугышчылары җибәрелү очраклы түгел, ди ул. Чөнки дивизиянең күп өлешен Башкортстаннан (бигрәк тә Туймазыдан) чыккан якташларыбыз, татар-башкорт егетләре һәм кызлары тәшкил иткән. Алар үзләрен аямыйча, соңгы сулышка кадәр дошман белән алышкан.
Анна Сидоровна хезмәт иткән часть, Смоленск янында чолганышта калып, сугышчылар шул тирәдәге урманнарга таралырга мәҗбүр була. Марттан сентябрьгә кадәр, фашистлардан яшеренеп, ачлы-туклы йөрүләрен хәтерли ветеран. Сентябрьдә ул әсирлеккә эләгә. Минск шәһәрендә оештырылган концентрацион лагерьдан Мюнхенга җибәрелә. Анда гестапо вәхшиләренең әсирләрне кыйнаулары, мыскыл итүләре турындагы җан өзгеч истәлекләрне тыныч кына тыңлап булмый.
Балалар Анна Сидоровна өчен зур концерт программасы әзерләгән иде. 6“б” сыйныф укучылары 21нче Невель гвардия дивизиясе җырын башкарды. Чарада катнашучылар аны аягүрә басып тыңлады. 9нчы сыйныф укучылары дивизия сугышчылары турында сөйләде. 8нче сыйныфтан Гөлназ Фазлыйәхмәтова, 4“а” сыйныф укучыларының вокаль ансамбле сугыш җырларын башкарды. 6 “б” сыйныф укучысы Яна Сибәгатуллина “Шәфкать туташлары” шигырен сөйләде. Очрашуны Илүзә Сафина белән Алмаз Гыйльманов алып барды.

Зинфира НУРИСЛАМОВА,
1нче интернат-мәктәпнең директор урынбасары.
Читайте нас: