-3 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 Май 2015, 21:42

Тынычлык – иң зур байлык!

Озын фронт юлын кичкән әтиебез гомер буе шушы сүзләрне кабатлады.Карлы кышларны куып, дөньяга яз килде. Туган якларына ашкына-ашкына кошлар кайта, умырзаялар калка, агачлар яфрак яра.

1945 елның язын совет халкы түземсезлек, өмет, шатлык-куанычлар белән көтеп ала. Советлар Союзы фашистларны җиңүгә җиде дистә ел үтсә дә, халкыбызның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыгыйөрәкләрдә мәңге яшәячәк. Бүгенге яшьләр дә ата-бабалары күрсәткән батырлык белән горурлансын, тыныч тормыш­ның бик күп корбаннар бәрабәренә бирелгәнен бервакытта да онытмасын иде.
“Сугыш китергән афәт, кан, күз яшьләре беркайчан да күз алдыннан китми, киләчәк буыннарны язмыш шушы кайгыдан сакласын иде”, — дигән әтиемнең сүзләре йөрәгемә уелып калган.
Минем әтием Шәйхелзадин Әхсән Шәех улы 1924 елда Дүртөйле районының Мәмәдәл авылында туган, яшьлеге илебез өчен барган каты сугышларда узган. 1941 елның июнендә әтиемне Свердловск шәһәренә “Уралмашзавод”ка ташчы итеп җибәрәләр, шул ук елның августында ул миномет полкының курсанты булып тәгаенләнә. Әтием сугыш юлын 1943 елны Орлов-Курск юнәлешендә дәвам итә. Каты бәрелешләр вакытында яралана, госпитальдә дәваланып чыкканнан соң, 1945 елның мартына кадәр Белоруссия фронтының 132нче артиллерия полкында разведчик була. “Берлинны алган өчен” медале белән бүләкләнә. 1947 елның маена кадәр әтием Герма­ниядә хезмәт итә. Сугышта күрсәткән батырлыгы өчен газизебез “Батырлык өчен”, “Варшаваны азат иткән өчен”, “Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” һәм башка медальләр, рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.
Туган авылына кайтканнан соң, әтием мәңгелек мәхәббәтен — әнием Мәдинә Шакир кызын очратып, матур гаилә коралар. Әтием сугыштан соң ташчы да, укытучы да, колхозчы да булып эшли, гомеренең 20 елын сәүдә өлкәсенә багышлый. Кайда гына эшләсә дә, хезмәттәшләре, авылдашлары арасында зур хөрмәт казана.
Әниебез белән 58 ел бергә тату гомер кичереп, 5 баланы кадерләп үстереп, олы тормыш юлына чыгарды­лар. Алар безнең өчен һәрвакыт хәстәрлекле әти-әни, ышанычлы терәк, таяныч, яклаучыбыз, саклаучыбыз булды. Кызганычка каршы, инде тугыз ел Бөек Җиңү бәйрәмен без кадер­лебездән башка уздырабыз.
Авыр сугыш юлын үткән әтием тыныч тормышның, хезмәтнең тәмен белеп яшәде. Оптимистик рухлы, изге күңелле әтиебез фашизм китергән вәхшилек турында сөйләгәндә сугыш кырында ятып калган иптәшләрен бик еш исенә төшерә иде. Киләсе буынга васыять итеп, фронтовик әтием түбәндәге шигырьне язып калдырды:

Туган илгә тугры калыгыз!

Җәйнең матур көннәрендә
Купты давыл,
сугыш башланды.
Кайгы-хәсрәткә төшерде
Безнең газиз башларны.
Кара диңгездән Балтыйкка
Сузылды фронт юллары.
Мылтык тотып күтәрелде
Илебезнең уллары.
Мәскәү, Сталинград, Курскта
Без кыйраттык дошманны.
Ут-сулар, юлларны үттек,
Үтәдек Ватан кушканны.
Идел, Днепр, Висла, Одер
Елгаларын кичтек без.
Күпме гомерләрне биреп,
Берлинга да җиттек без.
Утырганда үткәннәрне уйлап,
Авыр сугыш юлларын.
Ватаныбыз өчен күпме
Башын салды илем уллары.
Газап чикте тол хатыннар,
Ятим калды балалар.
Арысландай шул улларын
Югалттылар аналар.
Онытмагыз сез аларны,
Һәрвакытта искә алыгыз.
Алар кебек туган илгә
Тугры булып калыгыз!


...Тышта — яз. Ә минем күңелдә — әтиемнең сүзләре: “Бу дөньяда иң зур байлык — тынычлык. Кешеләр, шушы хакыйкатькә кайчан инанырбыз икән?
Читайте нас: