+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 Май 2015, 21:40

Дөнья һәрчак тыныч булсын!

Миякә районының Олы Кәркәле авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташлар истәлегенә һәйкәл-обелиск ачылды. Истәлекле вакыйгага багышланган митингта район җитәкчелеге, мәгәриф министры Әлфис Гаязов, “Бердәм Русия” партиясе вәкилләре, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары һәм авыл халкы катнашты.

Булачак һәйкәлгә беренче таш 2013 елда салынган була. Аннары аны тормышка ашырырга меценатлар финанс ярдәм күрсәткән. Оештыру мәшәкатьләрен үз өстенә Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов алган.
— Быел аеруча истәлекле дата — Җиңүгә 70 ел. Җиңүчеләргә авылда һәйкәл ачуны күптән бурыч итеп куйган идем. Аллаһыга шөкер, изге эшне авыл җитәкчеләре белән берлектә, дуслар ярдәме белән башкарып чыктык. Үзем дә фронтовик оныгы — әтинең әтисе сугышта хәбәрсез югалган, әнинең әтисе, тән яралары белән кайтып, сугыштан соң күпме сыкрап яшәде. Михнәтле сугышның нинди ачы булганын ул сөйләгән истәлекләрдән беләм. Әйткәндәй, картәтием вафат булгач кына аның “Кызыл Йолдыз” ордены кавалеры икәнен белдек. Бу — минем өчен зур горурлык, — диде Айдар Галимов.
Сугышка Миякә районыннан 11687 кеше китә. Олы Кәркәле авылыннан гына да 485 кеше китеп, шуларның 230ы гына туган якларына әйләнеп кайта. Туган ил азатлыгы өчен гомерен биргән һәр авылдашның исеме ташка уелып язылган. Бүген Олы Кәркәледә нибары бер сугыш ветераны исән, обелискны ачу тантанасында ул да үз теләкләрен белдерде:
— Матур тормышның кадерен белеп яшәгез! Укучылар тырышып укысын, эштәгеләр һәрвакыт алдынгы булсын. Сугыштан сыңар кул белән кайтып, бернәрсәгә дә зарланмыйча, рәхәтләнеп тормыш көттем. Без кичергән михнәтләрне сезгә күрергә язмасын, дөньялар һәрчак тыныч булсын, — диде Миңнегәрәй Әхмәтшин.
Һәйкәл тантаналы рәвештә ачылып, өстендәге япма алып ташлангач, җыелган халык обелискны чәчәкләргә күмде.
Обелиск каршында пыяла тартма эчендә корыч каска да бар. Аны обелиск ачылуга Курск дугасы сугышы урыныннан (Липецк өлкәсе) махсус алып кайтканнар. Тарихчылар касканы 112нче Башкорт атлы дивизиясе яугирләренеке булган, ди.
Тантаналы чара ямьле концерт белән тәмамланды. Халыкка Айдар Галимов, Фәридә һәм Роберт Тимербаевлар, Гөлнара Хәсәнова, Айгизә Галимова һәм бию коллективлары чагу чыгышларын бүләк итте.
Читайте нас: