Без Сталинград шәһәреннән берничә чакрымдагы урманда тукталдык. Төнен көймәләрдә Иделне кичтек. Елганың уң ярында полк позицияләре урнашты. Дошман көчле ут ачты, нәтиҗәдә, без байтак сугышчыларыбызны югалттык. Иртә белән исә дошман уты тагы да көчәйде. Шул рәвешле совет сугышчыларына көймәләрдә безнең янга чыгу өчен юл өзелде. Без ярдәмсез калдык. Әмма бирешмәдек. Тәүдә азык-төлек бетте, аннары корал-орудиеләр санаулы гына калды... Ә иң үзәккә үткәне — яралыларның көннән-көн артуы һәм безнең аларга бернәрсә белән дә ярдәм итә алмавыбыз иде... — дип хәтер йомгагын сүтә Абдрахман Зөбәеров.
Дошман уты Балыклы авылы батырын да аямый. 24 октябрьдә ярчык аның сул кулын яралый. Ул исә, коточкыч сызлануларга карамастан, сугышуын дәвам итә...
...Совет гаскәрләре Иделнең уң як ярына чыккан вакытка байтак көннәр үткән була. Яралыларны ашыгыч рәвештә үз позицияләребезгә чыгарганнан соң, Абдрахман Зөбәеровның бу вакытка инде чери башлаган сул кулын госпитальдә кичекмәстән кисәргә карар итәләр.
— Ярдәм янә берничә көнгә соңлаган булса, табиблар да мине коткара алмас иде, — дип искә ала бу дәһшәтле көннәрне ветеран.
Тиешле дәвалау үткәннән соң ул демобилизацияләнә. Әмма инвалидмын дип, туган ягына кайткач та кул кушырып утырмый, тылда да Бөек Җиңүгә үзенең лаеклы өлешен кертә.
Күңеленә һәм физик мөмкинлегенә туры килгән эшне исә 1951 елда таба — Бала-Чытырман почта бүлекчәсенә почтальон булып урнаша. Шул рәвешле әлеге вазыйфада сөекле җәмәгате Оркыя апа белән кырык ел чамасы намуслы хезмәт сала.
Кызганычка каршы, сөекле җәмәгате бүген фани дөньяда юк инде. 90 яшь өстендәге Абдрахман Зариф улы йортта үзе генә яшәсә дә, ул ялгыз түгел. Райондагы иң үрнәкле социаль хезмәткәрләрнең берсе Фирүзә Фәйзуллина аның янына килеп, йомышларын йомышлап торса, туган-тумачалары да һәрдаим хөрмәтле ветеран турында хәстәрлек күрә. Кыскасы, барлык уңайлыклары булган авыл йортында яшәүче ветеран өстәленнән җылы аш-су беркайчан да өзелми.
— Ил, республика, район һәм урындагы җитәкчелеккә рәхмәт! Аларның хәстәре белән, иншаллаһ, Бөек Җиңүнең 70 еллыгын да җан һәм тән сәламәтлегендә, яхшы кәефтә һәм җитеш тормышта каршы алам, — ди зур канәгатьлек белән ветеран.
Әйтергә кирәк, Абдрахман Зөбәеровның сугышта күрсәткән һәм тыныч тормыштагы хезмәт батырлыклары бик күп дәүләт наградалары белән билгеләнгән. Шушы көннәрдә исә аның күпсанлы орден-медальләре янына янә бер бүләк өстәлде. Хөрмәтле ветеранга Волгоград өлкәсе губернаторы С. А. Баженов Сталинград сугышында совет гаскәрләренең җиңүенә 70 ел тулу уңаеннан аның исеменә котлау телеграммасы юллаган. Аны Абдрахман Зөбәеровка Федоровка районы хакимиятенең хезмәт һәм халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Илһам Латыйпов һәм Балыклы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Әсләм Хәбибуллин тапшырдылар.
“Иделдәге алыш Бөек Ватан сугышында хәлиткеч роль уйнады. Нәкъ монда Бөек Җиңү юлы башланды һәм дөнья тарихының киләчәк үсеше билгеләнде. Хөрмәтле Җиңүче, Сезнең алда баш иябез”, — диелә Волгоград өлкәсе губернаторының котлау открыткасында. Һичшиксез, әлеге сүзләргә барыбыз да ихлас кушылабыз һәм хөрмәтле ветеранга Бөек Җиңүнең алдагы юбилейларын да шушы рәвешле җан һәм тән сәламәтлегендә каршы алуын теләп калабыз. Хәер, туксанны кырлап, шуның ярты гасырын “Кызыл таң” гәзитеннән аерылмаган, берничә тапкыр басмабызның Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән Абдрахман Зөбәеров безне озатырга чыкканда, Ходай насыйп итсә, үзе дә шундый теләк белдерде. Димәк, алдагы елларда да ветеран белән күрешеп сөйләшергә язсын!