+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 Май 2015, 21:50

Кытайча белүче татар

“Кызыл таң” гәзитендә 1955-64 елларда тәрҗемәче, әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире булып эшләгән Шәүкәт абый Макулов бүгенге укучыларга батырларны, хезмәт кешеләрен данлаган матур-матур мәкаләләре, очрашулардагы чыгышлары белән яхшы таныш. Аның йөгерек тел белән язылган, тирән фикерле сурәтләмәләре бер тында укылуы, уйланырга мәҗбүр итүе белән күпләрне җәлеп итәдер. Мин Шәүкәт абыйны Уфа кибетләренең берсендә сәүдә итүче Кытай егете белән алар телендә сөйләшеп торуын күреп бик гаҗәпләнгән идем. Егерме еллап бу мөхтәрәм шәхес белән аралашсам да, аның турында аз беләм икән. Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, отставкадагы подполковник Шәүкәт Макулов — бай мәгълүматлы һәм күпне күргән журналист. Гәзит укучыларыбызга аның белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

— Шәүкәт абый, кытайча каян беләсез?
— Безне, бер төркем яшь офицерларны, 1945 елның июнь урталарында Харьковтан Ерак көнчыгышка озаттылар. Безнең эшелонны Байкал аръягы фронты штабы урнашкан Чита шәһәрендә туктатып, берничә сәгатьтән Монголия тарафына җибәрделәр. 9 августта таң алдыннан Япониягә каршы сугыш башланды. 39нчы армия составында, Монголия далалары һәм Олы Хинган таулары аша үтеп, Шеньян (Мухден), Чанчунь һәм башка шәһәрләрне азат итеп, Порт-Артурга барып җиттек. Нәкъ шушында киләчәк тормышыма кинәт борылыш ясаган язмыш кочагына эләктем: утызлап офицер белән бергә мине яңа ачылачак Көнчыгыш телләрен камил­ләштерү мәктәбенә укырга җибәрделәр. Урта белемлеләрне кытай, тулы булмаган урта белемлеләрне япон һәм корея телләре бүлегенә тәгаенләделәр.
— Сезне кытай бүлегенә алдылар инде. Ә ни өчен башка телне сайламадыгыз? Бу Сезнең иректә түгел идеме?
— Турысын әйтим: армиядән ялгыз әнием янына кайтып китәргә ашкынсам да, начальникларның һәм Мәскәүдән килгән хәрби укытучыларның төпле агитациясе мине тынычланырга мәҗбүр итте. Беренче сыйныфка укырга төшкән бала кебек, кытай телен иҗекләп өйрәнә башладым. Кызыксынып, тырышып укыдым, чөнки японнар коллыгыннан азат ителгән кытай халкы белән киләчәктә тыгыз дуслык элемтәсе тоту һәм аралашу өчен телне белү үтә дә зарури иде, мин моны яхшы аңладым.
Әлбәттә, башка телне дә, бигрәк тә япон телен, өйрәнәсем килгән иде. Әмма миңа боерык шундый булды.
— Кытайча белүегезнең тормышта ярдәме булдымы? Кызык яисә кызганыч хәлләргә дучар итмәдеме?
— Ул заманда кытай телен белүебезнең әһәмияте әйтеп бетергесез зур иде. Ляодун ярымутравында гражданнар хакимияте һәм хәрби комендатуралар эшли башлаганда тәр­җемәчеләрне кушкуллап каршы алдылар. Чөнки сугыш утын кичкән өлкән офицерлар район комендатураларына җитәкчелек итә башлагач, иң элек урындагы халык белән аралашырга тиеш булалар, ә тел ачкычы — тәрҗемәчедә.
Шәхсән минем үземә кытайча белү нык ярдәм итте. Беренчедән, кытай теленең бөеклеген, үзенчәлекле, аһәңле яңгырашын, гаҗәеп нечкәлекләрен аңларга һәм шуларны азмы-күпме дәрәҗәдә куллану бәхетенә ирешергә булышлык итте. Ләкин тәрҗемәче үзенең ана телен һәм урыс телен яхшы белергә, туктаусыз камилләштерергә тиеш.
Читайте нас: