Картәтием Җиһанур. “Сугыш бетәргә берничә генә көн калгач, әтием Германиядә һәлак булган, әмма җирләнгән урыны билгесез”, — дип сөйли иде. Күп еллар без дәү картәтием турында нинди дә булса мәгълүмат табарга тырыштык. Күптән түгел Башкортстан эзтабарлары ярдәмендә бу максатка ирештек.
Табылган документларга ярашлы, гвардия өлкән сержанты Дәүләт Якупов данлыклы 112нче Башкорт кавалерия дивизиясендә кылычлылар һәм танкка каршы корал бүлекләре командиры булып хезмәт иткән. 1945 елның гыйнварында Польшаның Томашев шәһәре һәм Янкув-Пшигодки авылы өчен алышта күрсәткән батырлыклары өчен 3нче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнгән. Ул хәрби операцияләрдә фашистларның ике дзотын тар-мар итүдә һәм төзек бронетранспортерларын тартып алуда катнаша. Моңа кадәр Украинаның Волынск өлкәсендәге Овадно станциясе янында тимер юлы күперен дошман гарнизоныннан азат итеп, безнең солдатларга юл ачкан өчен дәү картәтиемә “Хәрби хезмәтләре өчен” медале тапшырылган. Фронтта күрсәткән батырлыклары өчен ул 1945 елның 27 февралендә Кызыл Йолдыз ордены белән дә бүләкләнгән.
Картәтием сөйләгәнчә, аның әтисе яшьтән үк ныклы ихтыярлы, кыенлыкларга бирешмәс көчле ир-егет булган, кешеләргә һәрвакыт изгелек кылырга, туган җире өчен җанын фида кылырга әзер булган. Гаделлек, тигезлек, азатлык кебек олы идеаллар белән янып яшәгән. Шуңа аның сугышта үз-үзен аямыйча һөҗүмгә беренчеләрдән булып күтәрелүенә, авыр хәрби операцияләрдә катнашуына, яралануларына да гаҗәпләнәсе юк. Кызганычка каршы, дәү картәтием сугыш беткәндә, 1945 елның 23 апрелендә, Берлин янындагы стратегик әһәмияткә ия Креммен шәһәре өчен барган алышта һәлак була һәм бу шәһәрдә җирләнә. Аның батырлыгы, аның рухы безнең йөрәкләрдә мәңге саклана һәм аның рухи кыйммәтләренә, гуманистик идеалларына, әхлакый принципларына тугры булып калырга, авырлыкларга, төшенкелеккә бирешмәскә көч бирә.
Мәкаләмне кызыклы бер мәгълүмат белән тәмамлыйсым килә. Билгеле язучы Али Карнай 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе гәзитенең баш мөхәррире була. 1942 елда ул сугыш кырында бер солдат язмаларына юлыга һәм, аларга таянып, “Дон далаларында” дигән бәет яза. Бу әсәр 6нчы сыйныф укучылары өчен “Туган әдәбият” дәреслегенә дә кертелгән. “Дон далаларында”гы хәл-вакыйгалар кызылармеец Якупов исеменнән бәян ителә. Югарыда телгә алынган язмалар аныкы булса кирәк. Гаиләбез белән бу әсәрне укыган саен дәү картәтиебез Дәүләт Якупов белән охшашлыкларның, биографик фактлар белән күп өлешләренең туры килүен күреп гаҗәпләндек. Минемчә, бу язмалар чынлап та дәү картәтиемнең көндәлеге булгандыр. Бәеттә шундый юллар бар:
Кызылармеец Якупов —
Башкортстан иленнән.
Язам шушы бәетемне,
Яралангач билемнән.
Исән булсам, Туган илгә,
Бер әйләнеп кайтырмын,
Безнең баштан үткәннәрне
Телем белән әйтермен.
Газиз балакайларымны
Кысып-кысып сөярмен,
Үзебезнең күргәннәрне
Бәйнә-бәйнә сөйләрмен...
Пушкалардан да аттык без.
ПТРдан да аттык без.
Каршы килгән танкларны
Челпәрәмә ваттык без...
Комэскадрон Ибраһимов
Безгә команда бирде:
—Эскадрон, атака! — дип
Яңгыратып бар җирне...
Стәрледә карбыз үсә,
Алма үсә Бөредә.
Янгантаудан карасаң,
Безнең Уфа күренә...
Шушы фактлардан чыгып караганда да, кызылармеец Якуповның дәү картәтием булуында шигем юк. Бәет шундый юллар белән тәмамлана:
Бик сагынган чакларда
Тулган айга карагыз,
Туган илнең ирке өчен
Атакага барабыз.
Безнең ямьле илебезне
Дошман күзе күрмәсен.
Безнең гүзәл җиребезне
Дошман таптап йөрмәсен!
Сезнең хыяллар тормышка ашты, кадерле дәү картәтием! Бүген Башкортстаныбыз, Русиябез чәчкә ата, милләтара татулыкны, туганлыкны саклап, уртак уңышларга куанып яши. Шушы аяз күк, тыныч көннәр, азатлык һәм бәхет өчен мең-мең рәхмәт сезнең бөек буынга!
Камилә ЯКУПОВА,
3нче гимназиянең 8нче сыйныф укучысы.