-14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTikTokINSTAGRAM
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 Май 2015, 21:45

Нәселне данлаган абыебыз

Зур сугыш һәм хезмәт юлы үтеп, шактый озын гомер кичергән, безнең өчен тормышта яхшы үрнәк тә, терәк тә булган кадерле Тимерьяр Раяновны Әлшәй районында олы ихтирам белән искә алалар.

1918 елның 25 июнендә Әл­шәй районының Идрис авылында крестьян гаилә­сендә туган Тимерьяр абый — әниебезнең бертуган энесе. 1920 елда әтиләре гүр иясе булып, алар бәләкәйдән ятим кала. Туган авылындагы башлангыч сыйныфларны уңышлы тә­мамлаган һәм аң-белемгә омтылган Тимерьяр 1932 елда, ундүрт яшендә, Уфага хисапчылар мәк­тә­бенә укырга китә. Бүгенге техникумга торган өч еллык шул мәктәпне 1936 елда яхшы билгеләр белән тәмамлаганнан соң, төрле оешмаларда хисапчы булып эшли.
Район кулланучылар җәмгыятендә өлкән хисапчы булып эшләгән җиреннән 1938 елның августында Кызыл Армия сафларына чакырыла. Хәрби хезмәттән ул 1946 елның азагында гына демобилизацияләнә. Сугыш башлангач, аны кече командирлар мәктәбендә укыталар. Лейтенант, өлкән лейтенант званиесендә саперлар взводы, рота белән командалык итә. Сугышка 1943нең гыйнварында кергән Тимерьяр абыебыз фашистлар белән үзен аямыйча алыша, зур батырлыклар күрсәтә, Доннан Берлингача барып җитә. Румыния, Венгрия, Чехословакия илләрен — фашист коллыгыннан, Кытай Халык республикасын япон самурайларыннан азат итүдә катнаша. Өч “Ватан сугышы” ордены, “Кызыл Байрак” һәм “Кызыл Йолдыз” орденнары белән бүләкләнә, ә Днепр ярындагы мөһим плацдармны 46 тәүлек буена азык-төлек, корал белән тәэмин иткән өчен саперлар взводы командиры Тимерьяр Раянов Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә. Аның солдатларына туктаусыз яуган снарядлар астында ишкәкле көймәләрдә Днепрны 46 тапкыр кичәргә туры килә. Командир Раянов, каты контузия алуына карамастан, яу кырыннан чыкмый. Ул җитәкләгән взводның батырлыгы 203нче укчылар дивизиясе командиры генерал-майор Георгий Здановичның “Һөҗүмгә барабыз” дигән мемуарлар китабында җентекле яктыртыла.
Кызганычка каршы, бик күп очраклардагыча, сугыш уты эчендә тутырылган юллама, ни сәбәпледер, Герой исеме бирү турында Югары Совет указына әверелми кала. Әмма моңа карап кына ул безнең өчен чын герой булудан туктамады, без шундый кыю йөрәкле абыебыз белән бүген дә хаклы рәвештә горурланабыз.
Тимерьяр абый сугыштан соң күп еллар җитәкче вазыйфаларда эшләде, берничә колхозда рәис булды, пенсиягә чыкканчы һәм аннан соң берничә ел буена профсоюзларның район комитетын җитәкләде, “Фидакарь хезмәт өчен” медаленә лаек булды.
Тимерьяр абыебызны тыныч тормышта да авыр сынаулар урап узмады: 1979 елда аның яраткан төпчеге, 21 яшьлек студент улы Алик юл фаҗигасендә һәлак булды. Бүген аның кызлары Линира һәм Светлана, улы Чыңгыз Уфада яшиләр, үзләре картинәй-картәтәй булды. Тимерьяр абыебыз белән 60 елдан артык гомер иткән кадерле җиңгәбез, шулай ук, безнең Идрис авылында туып-үскән Мәхмүзә Гали кызы, шөкер, бүген дә исән-имин Раевкада яши, “Кызыл таң” гәзитен алдырып, һәр санын укып бара. Шуңа да каһарман абыебызны Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан нәкъ “Кызыл таң”да язып искә аласыбыз килде.

Инзел Шәгалиев,
спорт ветераны, тренер.