+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 Май 2015, 23:07

Сары төскә – ак юл!

Таксиларның тышкы бизәлешенә үзгәрешләр кертү пассажирларны хезмәтләндерү сыйфатын яхшырта алырмы?Мәскәүдә, күп кенә чит илләрдә такси машиналары, башлыча, сары төстә. Моның үзенчәлеге сары төсле “корыч ат”ны башка җиңел машиналар арасыннан шәйләп алу уңайлы булуына кайтып кала. Чит илдә, ят шәһәрдә такси табу өчен тел белү таләп ителми. Төс аерсаң – шул җиткән. 2014 ел башында Башкортстанда да моңа бәйле закон кабул ителде. Аңа ярашлы, сары төстәге такси машиналары гына теркәлү үтеп, пассажирлар ташуда файдаланыла ала. Әлегә кадәр теркәлгән машиналар биш елдан соң мондый шартны үтәргә тиеш. Чөнки һәр машинага рөхсәт биш елга бирелә. Ел ярым чамасы вакыт үтте. Закон нәтиҗәле булдымы? Төс “революциясе” халыкны хезмәтләндерү сыйфатын яхшырта алдымы? Дәүләт җыелышы-Корылтайның Торак сәясәте һәм инфраструктур үсеш буенча комитеты утырышында сүз шул хакта барды.

– Һәр закон халыкның яшәү дәрәҗәсен яхшыртуга хезмәт итәргә тиеш, – диде Дәү­ләт җыелышы-Корылтай­ның комитет рәисе Елена Родина. – Бүген нәкъ шул хакта фикер алышачакбыз.
“Башкортстан Республикасы территориясендә халыкны пассажир автомобиле белән хезмәт­ләндерүне оештыру турында” Закон бәхәс тудырды. Аңа ярашлы, хәзер кузовы сары төскә буялган машиналар гына теркәлү үтә ала. Әйе, беренче карашка, мондый үзгә­реш хезмәтләндерү дәрәҗәсен яхшырта кебек. Әйтик, Кытай туристы Уфа аэропортына килеп төшү белән таксины бик тиз эзләп табачак. Әлбәттә, тиешле урынга барып җитүен­нән, максатына ирешүен­нән канәгать калачак. Туган ягына кайткач та Башкортстандагы такси хезмәтенең сыйфатын мактап телгә алачак. Тезелешеп торган бер төсле таксилар шәһәр йөзен дә бизи.
Ләкин хәл итәсе мәсьә­ләләр дә хәтсез икән. Беренче­дән, закон бизнеска аяк чала. Бу хакта соңгы елларда Башкортстанда теркәлгән такси машиналары саны кимү сөйли. Эшкуарларны төс куркытмый. Бер җиңел машина кузовын сарыга буяуның хакы – 50 мең сум. Билгеле, бизнесменның егерме, утыз машинасы булырга мөмкин. Аңла­шыла, “корыч ат”лар аз булса, керем дә чамалы гына. Уйлап карагыз, ун машинаны буяу – 500 мең, егерме машинаны буяу 1 миллион сумга төшә. Күре­нүенчә, күпләр, бигрәк тә яңа гына эшен ачучылар мондый чыгымнарны күтәрә алмый.
Әйе, мәшәкатьләрне киметү максатында заводтан ук таләп­ләргә туры килгән сары машиналар кайтартырга мөмкин. Мө­гаен, эре такси компания­ләре шулай эшләр дә. Ә менә ке­че һәм урта бизнес вәкил­ләренең моңа ирешә алуы шикле. Чөнки заводның ун, егерме машинаны гына сары төскә буяп чыгару белән шөгыль­ләнмәве ихтимал.
Мәсьәләнең тагын бер ягы турында да онытырга ярамый. Бүген Башкортстанда рәсми рәвештә 8890 такси теркәлгән. Бу күп түгел. Алар­ның саны ки­ме­сә дә, пассажирларны законсыз рәвештә хезмәтлән­дерү­челәр кимеми. Хәзер Интернеттан бушлай программа алып, теләсә кем таксист була ала. Бу очракта “ялган таксистларны” җавап­лылыкка тарттыру авыр. Би­редә мәсьәләнең янә бер ягы бар. Таксистның максаты – клиентны мөмкин кадәр тизрәк тиешле урынга илтеп җиткерү. Кызганычка каршы, шоферлар арасында “чәйнекләр” дә бар. Акча эш омтылучы вакытлы таксистлар юл фаҗи­гасенә тарырга мөмкин, шуңа пассажир­ларның хәвефсез­леге борчылу уята.
Һәр эшкуар салым түләргә тиеш булса да, “ялган” таксист үз теләге белән салым түлә­мәячәк. Күренүенчә, төс мәсьә­ләсе мөһим булса да, закон тудырган киртәләр дә бихисап. Депутатлар мәсьәләгә янә әйләнеп кайтып, барлык яклар­ның да ихтыяҗын күздә тотучы уртак фикергә килер дип ышаныйк.
Читайте нас: