+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 Май 2015, 21:23

Корычтан коелган дуслык күпере

“Ихлас” мәчете делегациясе, Беларусьта булып, бөек татар композиторы Фәрит Яруллин каберендә аның рухына дога кылды.Башкалабыз Уфаның дини-мәдәни мәркәзе булып торучы “Ихлас” мәчете Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан үзенчәлекле акцияләр әзерләде. 5 майда мәчет каршында мәхәллә ветераннарына һәм аксакалларына зур мәдәни чара тәкъдим ителсә, 8 майда “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Галләм җитәкчелегендәге унҗиде кешедән торган төркем Витебск өлкәсенең Дубровно районын азат итү өчен барган сугышларда һәлак булган мәшһүр композитор, татарның беренче милли балетын тудырган Фәрит Яруллинның рухына дога кылу өчен Беларуська юлланды. Төркем составына Башкорстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, морза Әфарим Акчурин җитәкчелегендә “Ихлас” мәчете каршындагы “Илаhилар” төркеме, “Нур” татар дәүләт театры артистлары, җырчылар Гөлназ Биктимерова һәм Лина Ганиева, җырчы Илнур Вәлитов, публицист һәм журналист Ренард Хантимеров, медицина фәннәре докторы, профессор Мэлс Гафаров, фоторәссам Фәрит Гыйльмияров, оператор Илдар Еникеев һәм шушы юлларның авторы керде.

Легендар “Катюша”

9 майда Мәскәү — Витебск поезды иртәнге сәгать 5кә шәһәргә килеп җитте. Безне Беларусь бик җылы, күптәнге дусларын көткәндәй каршы алды. Уңайлы автобуска утырып, Дубровно шәһәренә юлландык. Каршы алучыларның төбәк турындагы мәгълүматларын тыңлап, аның искиткеч табигатенә һәм көзгедәй тигез юлларына, барлык җирдәге чисталык һәм пөхтәлеккә сокланып барып, 90 километр ара сизелми дә үтеп китте.
Дөрес, бик ашыксак та юлда бер тапкыр туктап алдык. Шушы кадәр озын юл үтеп, Белоруська килеп, Орша шәһә­рендәге Днепр аша күперне чыккач урнаштырылган “Катюша” мемориаль комплексын күрми китү мөмкинме соң?! 1941 елның 14 июлендә 15 сәгать 15 минутта Орша янында “Катюша” реактив корылмасы беренче тапкыр кулланыла, капитан Иван Флёров җитәкчелегендәге 7 машинадан торган батарея дошманга ут ача. Бөек Җиңүгә зур өлеш керткән легендар “Катюша”га баш иеп, чәчәкләр салдык.

Беркем дә, бернәрсә дә онытылмады!

1514 елда шәһәр буларак телгә алынган, әле 8 меңнән артык кеше яшәүче Дуб­ровно алмагач, чия һәм шомырт чәчәкләренә күмелгән. Һәр җирдә әләмнәр җилферди, Владимир Ленин һәм яугирләр истәлегенә куелган һәйкәлләр янында – Беларусь дәүләт флагы төсендә галстук таккан пионерлар. Иртәнге сәгать 9да Бөек Ватан сугышы ветараннары, хезмәт коллективлары вәкилләре, шәһәр халкы белән без Дубровноның үзәк урамыннан үттек, һәйкәлләргә чәчәкләр салдык.
Митинг-реквиемда катнашу өчен автобусларда “Рыленки” мемориаль комплексына бардык. Бу урыннан поездлар үткәндә сигнал бирә, кешеләр, кепка-яулыкларын салып, баш ия. Мемориаль комплекс Туган иле азатлыгы өчен һәлак булган яугирләр истәлегенә 1973 елда төзелгән. Мемориаль тактада: “Бу урында 1943 елның октябреннән 1944 елның июненә кадәр фронт сызыгы үтте. Биредә “Багратион” операциясе башланды, аның барышында армия генералы Иван Черняховский җитәкчелегендәге 3нче Белоруссия фронты 1нче Балтыйк буе һәм 2нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре белән берлектә Совет Белоруссиясен немец-фашист илбасарларыннан азат иттеләр” дип язылган. Өч гектар мәйданны биләүче комплекста каты сугышларда һәлак булган 11нче гвардия һәм 31нче армиянең 10 меңнән артык яугире җирләнгән. Совет солдатларының исемнәре 300 таш плитәгә уеп язылган.
Уртада — “Сезнең батырлыгыгыз үлемсез” дигән сүзләр язылган монолит плитә, ә аның алдында — Мәңгелек ут. Мемориалның капкасыннан плитәләргә илтүче юл буенда дүрт стела урнаштырылган. Аларда фашистлар блиндаж стенасына кадаклап үтерелгән комсомолец Юрий Смирнов, дошман дзотын үз гәүдәсе белән каплаган рядовой Александр Васильев, һәлак булган командирны алмаштырып, яугирләрне һөҗүмгә күтәргән өлкән лейтенант Анна Никандрова, Дубровно өчен барган алышта бер самолетта һәлак булган “Нормандия-Неман” авиаполкы очучылары Сергей Астахов һәм Бруно де Фальтанның батырлыгы тасвирлана.
Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 70 ел. Ләкин ул авыр сугыш еллары кешеләр хәтереннән җуелмас, Туган ил азатлыгы һәм җирдә тынычлык өчен гомерләрен кызганмаган солдатлар мәңге онытылмас. Авыр сугыш елларында төрле милләт уллары, кулга-кул тотынышып, дошманга каршы сугышты, соңгы телем икмәк һәм соңгы йотым су белән бүлеште, бер-берсен фашист пулясыннан каплады. Алар Ватанны саклады һәм батырлыклары гасырларда халык хәтерендә калырына ышанды.
— Бүген, 9 майда, Беларусь халкы, дөньяның бик күп илләре кебек үк, Бөек Җиңү көнен билгели. Еллар үтә, буыннар алмашына, ләкин Бөек Җиңү, милли горурлык һәм хәрби дан символы буларак, илнең тарих елъязмасына теркәлгән. Кешелек тарихындагы иң дәһшәтле сугыш миллионнарның гомерен өзде, барлык совет халкы өчен зур фаҗига булды. Беларусь халкы тынычлыкның чын бәясен белә. Безнең республика фашистларга каршы сугышта үз халкының һәр өченче кешесен югалтты, – диде, тантаналы митингны ачып, Дубровно район Советы рәисе Елена Тихонова.
Район сугышның беренче көннәреннән, 1941 елның 17 июленнән фашистлар тарафыннан оккупацияләнә. Төбәктә Константин Заслонов җитәкчелегендәге партизаннар бригадасы, “Грозный” партизаннар отряды, “Мститель” һәм “Сокол” махсус отрядлары, Осинторф поселогында һәм Яңа Тухинь авылында яшерен оешмалар дошманга каршы көрәшә. Сугыш елларында немец-фашист илбасарлары район территориясендә 10 меңнән артык кешене юк итә, 39 авылны яндыра, халык Германиягә һәм Балтыйк буена озатыла. 1939 елдагы халык исәбен алу мәгълү­матлары буенча, шәһәрдә 2119 яһүд яшәгән (гомум халыкның 21 проценты), алар 1941 ел ахырына Дубровно геттосында фашистлар тарафыннан юк ителә.
9 ай, 1943 елның октябреннән 1944 елның июненә кадәр, район территориясе аша фронт сызыгы үтә. Район 1944 елның 26 июнендә фашист илбасарларыннан тулысынча азат ителә. Дубровно районыннан 5 меңнән артык яугир Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булган һәм хәбәрсез югалган. Районны фашистлардан азат итү өчен 43 меңнән артык совет солдаты һәм офицеры башын салган, алар 27 туганнар каберлегендә җирләнгән. Алар арасында Смоленск өлкәсеннән — 7 мең, Мәскәүдән — 1 мең 500, 1 мең 300 украин һәм 400 татар яугире, меңнәрчә башка милләт вәкилләре бар.
Митингта Дубровно районы Ветераннар советы рәисе Раиса Стальченко, Беларусь яшьләр берлеге район комитеты­ның 1нче секретаре Татьяна Мурачева һәм Минскидан килгән “Чишмә” татар-башкорт иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Эльвира Левшевич чыгыш ясадылар. Имам-хатыйб Мөхәммәт хәзрәт Галләм “Ихлас” мәчете голәмәләр шурасы, Башкортстан һәм Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәт­ләре рәисләренең тәбрик­ләү­ләрен җиткер­де. “Без Беларусь халкының тарихка сакчыл карашына сокландык. Бу — безнең өчен ачык дәрес”, — дип ассызыклады үз чыгышында журналист Ренард Хантимеров.
Митингта катнашучылар һәйкәлләргә веноклар һәм чәчәк бәйләмнәре салды, бер минут тын калып һәлак булган яугир­ләрне искә алды.
Әтиләре, картәтиләре, туганнары каберенә баш ияргә меңнәрчә кеше килгән. Митингтан соң алар туганнарының исеме язылган таш плитәләр янына юнәлде. Якташым, профессор Мэлс Гафаров белән мин дә таныш исем-фамилияләр очрамасмы дип аларны карап чыктык. Хәер, икебез дә без эзләгән кешеләрнең монда юклыгын яхшы беләбез, алар моннан 100 километр ерактарак мәңгелеккә күзләрен йомган. Без анда барып җитә алмадык. Аның әтисе Мөхәммәт Шәйхаттар улы Гафаров – яуда алган яралардан 1944 елның 2 гыйнварында вафат булган һәм шушы Витебск өлкәсенең Городок районы Заход авылында, ә авылдашым, кыю партизан Галим Камалетдин улы Ихсанов 1943 елның 8 мартында фашистларның кара­тельләр операциясе вакытында һәлак булган, Могилев өлкәсе Шклов районының Княжицы авылында туганнар кабер­легендә җирләнгән. Мэлс Мөхәммәт улы таш плитәләрнең берсендә Гафаров фамилияле яугирне тапты, билгесез милләттәшебезгә баш иеп, чәчәкләр салдык...
Читайте нас: