Бөек Ватан сугышы башланганда Фина Ленинград янындагы пионер лагеренда була.
— Әни үлгәч, әти өйләнде. Һәм 1934 елда без барыбыз бергә Ленинградка күченеп киттек. Анда тулай торакларда, баракларда яшәдек. 1941 елда мине Прибытководагы пионер лагерена җибәрделәр. Медицина белешмәсе булмаганлыктан, башкалардан аерып изоляторга урнаштырдылар. Сугыш хәбәрен ишетүгә, без куркышып урманга таба йөгердек, куаклар астына качкан булдык. Соңыннан барыбызны да җыеп эвакуацияләделәр. Селигер күлендә туктап су керүләр, мондагы мәктәп идәненә ятып йоклаулар, соңыннан Селигерда да фашист бомбалары шартлый башлавы күңелгә уелып калган, — дип хәтерли ул чакларны Фина Бәдгытдинова.
Селигерны бомбага тота башлагач, пионер лагереннан эвакуацияләнгән балаларны Халтуринога озаталар һәм төрле оешмаларда куна-куна алар Уржумга барып җитә. Балалар Кировның туган йортында бер елга якын яши. Фина 4нче сыйныфны шушында тәмамлый. Уржум мәктәбендә пешекче булып эшләүче, тумышы белән Башкортстаннан булган Наташа түтигә Финаны туган якларына, туганнарына илтеп тапшырырга кушалар. Ул кызны Уфа шәһәренең Пушкин урамындагы 10нчы йортта яшәүче кардәшләре Китаповларга китереп урнаштыра. Соңыннан аны Бакалы районының Мунча-Елга авылында яшәүче Ленинградтан эвакуацияләнгән туганнарына озаталар. Алар барысы бергә кеше өстендә тора. 1944 елда эвакуацияләнгән гаилә Бакалыга күченеп китә. Анда фронт өчен яшелчә киптерү белән шөгыльләнәләр.
Ә Финаның үги әнисен һәм бертуганнарын 1941 елда Уфага эвакуациялиләр. “Үги әнием сеңлем Динәне үзе белән ала да Илһам һәм Әлтәф туганнарымны чарасыздан урамда калдырырга мәҗбүр була. Чөнки аның балаларга ашатырына да, киендерергә дә, яшәтер урыны да булмый”, — дип искә ала ул авыр чакларны Фина Хали кызы.
Сабыйларны урамнан табып алып, балалар йортына урнаштыралар. Соңыннан әниләре аларны үз канаты астына сыендыра.
1945 елда Фина үги әнисе һәм сеңлесе Динә белән Уфага килә һәм кашык ясый торган калай остаханәсенә эшкә урнаша. Яшәү урыны булмаганлыктан, шушында ук үзләренә торак та җайлыйлар. 1946 елда Финаны һөнәрчелек уку йортына кертәләр, аны тәмамлагач, кыз УМПОга токарь булып урнаша. Бик авыр эш башкара ул, соңрак нормировщица була һәм башка һөнәрләрне дә үзләштерә, кыскасы, гомерен фидакарь хезмәткә багышлый.
1953 елда Фина Хали кызы Мәхмүт исемле егеткә кияүгә чыга. Эшчән гаиләдә бер-бер артлы биш кыз дөньяга килә: Әлфия, Әнисә, Роза, Зилә, Ләлә. 1966 елда күп балалы ана “Ана даны” медале белән бүләкләнә. Фина Бәдгытдинованың күкрәген шулай ук “Социалистик ярыш җиңүчесе” (1975, 1979 еллар) билгеләре, “Хезмәт ветераны” (1980) медале бизи.
Тормыш иптәше Мәхмүт Фәсхетдин улы 1968 елда ук дөнья куя. Биш кыз белән калган Фина ханым барлык балаларына да белем һәм тәрбия бирә. Бүгенге көндә аның 9 оныгы, 14 оныкчыгы бар. Кадерле нәнәй инде ике дистә еллап Ислам динен өйрәнә, гарәп телен үзләштерә, камил итеп Коръән укый. Кечкенәдән сугыш афәтен кичкән, яшьтән авыр хезмәттә чыныккан, кайгы-югалтуларга баш бирмәгән Фина Хали кызы бүген балаларына һәм оныкларына гадел киңәшче дә, изге догачы да.