Мәһәдиевлар гаиләсе авыл халкына бар яклап та үрнәк булып тора. Альмира белән Валерий тормыш киртәләренә карамый, матур гаилә кора һәм бар нәрсәгә дә үзләре ирешә.
Альмира — Кырмыскалы районыннан, ятим калган кызны дәүәнисе белән дәүәтисе карап үстерә. Кечкенәдән хезмәт яратып үсә ул. Ә Валерий Упканкүлнең үзеннән. Ул армиядә хезмәт иткәндә әтисе, ә аннан озак та тормый әнисе үлеп китә. Исән-сау урап кайткач, өч сеңлесен тәрбияләү бурычы Валерийга йөкләнә. Югары белем алу арткы планга күчә: егет көн-төн эшли. Нәтиҗәдә сеңелләре бернәрсәгә дә мохтаҗ булмыйча үсә. Шул вакыттагы үҗәтлек аңа бүген булса ярдәм итә: хәзер гаилә башлыгының шәхси хуҗалыгында кирәкле бөтен нәрсә дә бар.
Альмира белән Валерий бәйрәм табынында таныша. Тырышлык, үҗәтлек кебек сыйфатлар аларны берләштерә. Яшьләр өйләнешә. Бүгенге көндә Мәһәдиевлар ике кыз тәрбияли. Әле алар йорт салу белән мәшгуль. Максатка ирешү җиңел түгел, моның өчен гаилә башлыгы көн әйләнәсенә — басуда.
— Печән чоры җитсә, Валерийны күрмибез дә. Иртә таң белән чыгып китә дә, төн җитмичә кайтмый. Ике тракторда эшли. Ә мин аңа, ач йөрмәсен дип, күп итеп ашарга пешереп җибәрәм, — ди Альмира ханым.
Мәһәдиевлар ел да йөздән артык рулон печән әзерләп сата. Хуҗалыкларында 15 эре мал асрыйлар. Җәен, билгеле, ихата тулы кош-корт. Бакчалары да һәрчак каралган, берничә умартада бал кортлары безелди.
Моннан тыш, Валерий авыл Советы депутаты да, җәмгыять тормышында актив катнаша. Экологик өмәләрдә дә ул — әйдәүче. Заманында үзешчәннәр театрында актер да булган. Басуда эшләр тынгач, ул мәктәп котельныенда эшли.
— Валерий кебекләр күбрәк булсын иде. Авылыбызны шундый актив, җаваплы яшьләр ямьли, — диләр аның турында авыл биләмәсе хакимиятендә.