+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 Май 2015, 21:58

“Җырларыбыз корыч штык булып кадалсыннар явыз дошманга!”

“Кызыл таң” гәзите оештырган Хәтер марафоны эстафетасын балтачлылардан Борай районы кабул итте.“Кызыл таң” гәзите башлангычы белән оештырылган „Корал һәм каләм белән” дип аталган марафонга әзерлек барышында “Балтач таңнары” гәзите редакциясе хезмәткәрләре тарафыннан Республика матбугат архивында сакланган Бөек Ватан сугышы чорында районда чыккан „Генераль сызык өчен” гәзитенә анализ ясалды. Ил өчен иң җаваплы чорда — 1942 елның 3 июненнән 1945 елның апреленә кадәр гәзитнең мөхәррире булып Габделхәй Умеркәев эшләгән. Бу вакытта гәзит кичергән үзгәрешләр хезмәткәрләрдә дә, 20 май көнне редакциягә эстафета тапшыру танта­насына җыелган укучылар, укытучылар һәм актив хәбәрчеләрдә дә зур кызыксыну уятты.

Умеркәев мөхәррир булып килгәч, “Генераль сызык өчен” гәзитенең төсе һәм эчтәлеге үзгәрә. Сталин һәм Молотов чыгышларына, боерыкларына, ил җитәкчелегенең өндәмәләренә, указларына, “Информбюро” хәбәрләренә, “Соңгы сәгатьтә” рубрикасында фронт­тагы үзгәрешләр турында мәгълүмат­ларга гәзит битләрендә зур урын бүленә.
Шул ук вакытта заманына карата яхшы бизәлеш белән “Районның почет тактасына” рубрикасы дөнья күрә башлый. Биредә алдынгы колхозларның һәм колхозчыларның уңышлары күрсә­телә. Фронтта бүләкләнүчеләрнең исемнәре, аларның якыннарына язган хатлары, “Безнең районда” дигән яңа рубрикада тупланган хәбәрләр гәзиттә даими басыла. Кызыклы мәгълүмат та күп. Мәсәлән, “Районның 125 яшьлек карты” дигән мәкаләдә сүз “Кыйгазы” колхозы әгъзасы Фаридон Сайранов турында бара. Аның 5 улы, аларның һәм кызларының 10 улы фашистларга каршы сугыша. “Фронттан балаларым кайтып, миңа тәрбия эшен көчәйткәндә, тагын 25 ел яшим әле”, — ди яңа тешләре чыккан Фаридон бабай. Тагын бер мисал. 1944 елның 25 сентябрь саны. Бер бит тулысынча Советлар Союзы Герое Ульмат Шакировка багышланган. Әйе, без бүген чыгышы белән районның Асавка авылыннан булган Советлар Союзы Герое Үлмәс Шакировны беләбез. Ни өчен сугыштан соңгы елларда геройның исеме үзгәргән? “Ульмат иптәш Шакиров күкрәген орден-медаль бизәгән килеш, Советлар Союзы Герое исемен алып, туган авылына бер айга ялга кайтты”,— диелә мәкаләдә. Биредә аның сугышчан батырлыклары бәян ителгән. Гәзит битләрендә мондый тарихи мәгъ­лүматлы мәкаләләр бихисап. Аларны укып, өйрәнеп, фактларга анализ ясау мөмкинлеге бар.
Гәзиттә Җиңүне якынайту өчен эшне нәтиҗәле оештыруга багышланган мәкаләләргә зур урын бирелгән. Халыкны хезмәткә өндәү, аның эшен яктырту сугыш чорында “генераль сызык”ларның берсе булган, әлбәттә. Комбайнчы Хәмдүнәнең уңышлары, комсомолецлар башлангычлары, ашлык тапшыру графиклары... Уңышлар белән беррәттән, гәзиттә тәнкыйтькә дә зур урын бирелгән. Колхозчылар исеменнән язылган, авторы билгеле булмаган тәнкыйть мәкаләләре, хәтта турыдан-туры гаепләүләр, “Көлми укы, үзең юкмы” рубрикасы астында фельетоннар еш дөнья күргән.
Шушы елларда чыккан гәзитләрдә җиңү һәм туган җир азатлыгы өчен көрәш рухын күтәрү йөзеннән милли батыр Салават образына еш мөрәҗәгать ителгән. Төпләнмәләрдән күренүенчә, бу юнәлешне Габделхәй Умеркәев үзе алып барган. “Салават батыр токымнары дошманны аяусыз кыра” дигән баш астында Башкорт атлы дивизиясе турында, аннары, даими үстерелеп, “Башкорт халкы герое Салават Юлаевның районыбызда булуы” дигән рубрика алып барыла.
Умеркәев җитәкчелегендәге гәзи­тенең тагын бер үзенчәлеге — “Ху­до­жестволы әдәбият бит”ләре. Габделхәй Насртдин улы фронттан язучы һәвәскәр шагыйрьләр — Васфи Имай, Фәттах Сәетов, Факай Гаетов, гәзитнең элекке хезмәткәрләре, сугышка киткән әтиле-уллы Әгъзам һәм Әдһәм Хәкимовлар белән бәйләнеш тоткан. Ут эченнән — “хәрәкәттәге ар­мия”дән язылган әсәрләрнең көчен, халык күңеленә үтемлелеген аңлап, редакция хез­мәткәрләре әдәби чыгарылышларны даими рәвештә биреп барган. “Башлап язучылар” — ул вакытта һәвәскәр шагыйрьләрне шулай таныштырганнар — каурый ка­ләмнәренең максатын үзләре дә яхшы белгән. Иң актив авторларның берсе Фәттах Сәетовның “Җырлыйк, дуслар!” шигырендәге юллар бүгенге марафон­ның исеме белән дә аваздаш: “Безнең җырлар корыч штык булып кадалсыннар явыз дошманга!”
Эстафета тапшыру чарасында Советлар Союзы Герое Үлмәс Шакиров исемендәге Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең 6 “а” сыйныфы укучылары дошманга каршы сугышкан батыр якташларыбызның шигырьләрен укып ишеттерде. Шуларның берсе “Кызыл сугышчыга” дип атала. Аның авторы, Бөек Ватан сугышы һәм педагогик хезмәт ветераны, берничә китап авторы Әхнәф Мазһаров эстафета тапшыру чарасында үзе катнашты. “Умеркәев авыллардан һәм район үзәгеннән каләм тибрәтүче яшьләрне җыеп бер төркемгә туплады. Энергиясе ташып торган, бик абруйлы шәхес, тиз хәрәкәтле кеше иде. Башта безнең белән үзе шөгыльләнде, аннары бу эшне хезмәткәрләренә тапшырды. Район гәзите белән шул вакыттан башланган дуслык 70 елдан артык дәвам итә”, — дип истәлекләре белән уртак­лашты Әхнәф Мазһар улы. Тәүге шигыре гәзит битендә басылганда аңа нибары 16 яшь булган. 17 яшендә фронтка китеп, Берлинга кадәр җиткән яугир ул.
Эстафета штандартын тапшыру тантанасында журналистларның төньяк районара иҗат берләшмәсе рәисе Ирина Вәлиева, Нефтекама шәһәренең “Красное знамя” гәзите баш мөхәррире Людмила Сабитова, Борай районының “Алга” гәзите баш мөхәррире Ильяс Сафиуллин катнашты. “Балтач таңнары” гәзите белән тыгыз элемтәдә торган хәбәрче Фируза Сираева, юмористик әсәрләр авторы Габделсамат Гатин, һәвәскәр шагыйрьләр Нәфис Хәмәт­нуров, Ямалия Гыйззәтуллина, Лилия Хәйдәршина басманың үткәне һәм бүгенгесе турында фикерләре белән уртаклашты. Җылы очрашуга нәтиҗә ясап, “Балтач таңнары” гәзите баш мөхәр­рире Рөстәм Вәлиев әлеге вакытта район басмасы традицияләрне лаеклы дәвам итүен, гәзитнең халык ихтирамын һәм ышанычын саклавын билгеләде.
“Корал һәм каләм белән” марафоны штандарты борайлыларга тапшырылды. Гәзитнең җаваплы секретаре Рима Вәлиева, “Танып — Балтач һәм Борай районнарын тоташтыручы елга ул. Марафонны сезнең тарафларга символик җыр белән озатабыз”, — дигән сүзләрен куәтләп, хәбәрче Рифина Нигамәева белән берлектә Әхнәф Мазһаров сүзләренә якташыбыз Эльвира Хәмәтнурова иҗат иткән “Танып” җырын башкарды.
Читайте нас: