Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылаган елда безнең “Алга” гәзитенең беренче саны дөнья күрүгә дә 85 ел тулды. Республикада нәшер ителүче гәзитләр арасында иң өлкәннәренең берсе булган, инде аксакал яшенә җиткән басмабызның үз архивы булу да зур горурлык. Бу чарага әзерлек барышында 1941-45 еллардагы гәзит тупланмаларын карап чыктык. Ул чакта безнең гәзит “Ленин байрагы” дип аталган. Сугыш башланганнан соң чыккан беренче санда СССР Совнаркомы рәисенең урынбасары һәм чит ил эшләре халык комиссары В. Молотовның 22нче июньдә радио аша ясаган чыгышы китерелгән. 3500 данә белән таралган гәзиттә бер паника юк, бары тик сугышның беренче көненнән башлап “Дошман тар-мар ителер! Җиңү безнеке булыр!” дигән сүзләр генә бар. Аннан соңгы саннарда позитив рухта язылган мәкаләләр басылган. Якыннарыңны, туганнарыңны, дусларыңны, хезмәттәшләреңне берәм-берәм сугышка озатканда халыкка шундый оптимизм тараткан ул чактагы хезмәттәшләребез зур ихтирамга лаек. Бөек Ватан сугышы елларында нәшер ителгән һәр сан шундый.
Ул елларда редакциядә бер генә кеше, бронь буенча калган мөхәррир Әхмәт Латыйпов эшләвен, ә типографиядә ике кыз бала, апалы-сеңелле Мөнәвәрә һәм Җәмилә булуын һәм шушы өч кешенең чана тартып утынга баруын, төннәрен чыра яктысында хәреф җыеп гәзит басуын без, хәзерге компьютер заманында яшәүче кешеләр, тетрәнеп кабул итәбез. Ә гәзит чыгуда өзеклеккә юл куелмаган, югарыдан кушылган һәр сүз халыкка җиткерелгән, җиңүгә омтылыш көчле булган.
Менә 1945 елның 12 май саны. Гәзиттә маршал Жуковның фоторәсеме бирелгән, Германиянең капитуляциясе турында язылган. Нинди Җиңү! Нинди шатлык! Шул ук вакытта күпме корбаннар, күпме кайгы, күпме хәсрәт... Ә гәзит моны яралы күңелле укучыларына саклык белән җиткерә. Болар барысы да гәзит чыгаручыларың көчле рухлы булуын, халык аңын, халык йөрәген дөрес аңлый белүен дәлилли...