+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 июнь 2015, 01:01

Онытмадык сезне, батыр якташлар!

Башкортстан районнарында сугыш каһарманнары истәлегенә һәйкәлләр ачылу дәвам итә.Европадагы иң һәлакәтле сугышның соңгы залплары яңгырауга 70 ел узды. Төп авырлыгы Совет Армиясенә һәм гади халык иңнәренә төшкән Бөек Ватан сугышы данлыклы Җиңү белән тәмамланды. Дары исе сеңгән ул кырыгынчы еллар бездән ераклаша барган саен дәһшәтле сугышның, михнәтле елларның тере шаһитлары арабызда көннән-көн азая. Шуңа күрә дә вакыт үтү белән бу бәйрәм башка төс ала бара, аның кадере арта — киләчәк буыннарга тыныч тормышта яшәргә һәм эшләргә мөмкин булсын өчен ил азатлыгын яклап, гомерен дә аямаган кыю һәм батыр ата-бабаларыбызга тирән хөрмәт һәм рәхмәт хисе көчәя.

Яу кырыннан кайтмаган каһарманнар истәлегенә салынган һәйкәлләр шул турыда искәртеп тора. Алар — безнең авыр хатирәләр шаһиты, тере хәтеребез, шул ук вакытта яшәешебезнең күңелләрне сафландыргыч бер өлеше.
Бөек Җиңүнең юбилей елында Кыйгы районының Колбак авылында Бөек Ватан сугышы каһарманнарына багышлап стела куелды. Аның мәрмәр ташына 87 авылдашның исеме язылган. Шуларның 54е — һәлак булган һәм хәбәрсез югалган, 33е — җиңеп кайткан. Соңгылары исәбендә бердән­бер хатын-кыз — Шәмсикамал Зарипова да бар.
Һәр исем-фамилия артында — кеше язмышы... Мәсәлән, Кәлимулла Әһлиуллин Вен­гриядә һәлак булган, Гафур Хаҗиәхмәтов һәм Әхмәтҗан Әсмәндияров — Германиядә, Ишмөхәммәт Вәлиев — Чехословакиядә, Сибәгатулла Усманов Болгариядә хәбәрсез югала. Җантимер Мөхәм­мәтҗанов Мәскәү янындагы сугыштан бер аягын өздереп кайта, фронтовик Гайфулла Тимашев районның беренче укытучыларының берсе була. Шәяхмәт Ишмөхәммәтов, 1945 елда туган ягына исән-имин әйләнеп кайтып, сугыштан соң колхозны җитәкли. Бүген фронтовиклардан бары бер кеше — 90 яшьлек Әбдел­кадыйр Исхаков кына исән.
Авылдашлары истәлеген мәңгеләштерүне үзенең изге бурычы санап, стеланы куюда башлап йөрүче, бу эшне оештыручы Мөхәррәм Солтанов булды. Аның әтисе Хәерзаман Рамазан улы, Совет Армия­сендә 6 ел хезмәт итеп, соңыннан, хатыны Әминә Нәсих кызы кебек үк, гомер буе туган колхозында тир түккән.
Гвардия өлкән прапорщигы Мөхәррәм Хәерзаман улы озайлы хәрби юл үткән. Ул Германиядә һәм Калининградта хезмәт итә, ике ел Әфганстанда интернациональ бурычын үти, Чернобыль атом электр станциясендәге һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнаша. Аннары хезмәтен Вен­гриядә дәвам итә һәм Урал хәрби округына кайта. Хәрби хезмәттән соң Мөхәррәм Солтанов 10 елга якын Златоуст тимер юлында бригадир булып эшли. Хатыны Руфина Наил кызы белән ике ул тәрбияләп үстерәләр.
Стела ачылуга багышланган шатлыклы һәм бер үк вакытта моңсу да тантанага олысы да, кечесе дә җыелды. Укучылар шигырь сөйләде, район һәм урындагы хакимият җитәкче­ләре, хезмәт ветераннары, кунаклар бу изге эшне оештырып, башкарып чыгучы Мөхәррәм Солтановка рәхмәт белдерде. Һәлак булганнар истәлегенә чәчәкләр салганнан соң, автомат залплары яңгырады. Район мәдәният йортыннан Вадим Хаҗиев һәм Айрат Камаловның чыгышы йөрәккә үтеп кереп, күпләрнең керфек очларына күз яшьләре эленде...
Колбак авылы уртасына куелган стела яшәү максаты — җирне, тормышны гүзәл бакчалар, мәһабәт биналар белән бизәү генә түгел, игелекле эшләр, изге гамәлләр белән дә матурлау булуын тагын бер тапкыр искәртте.

Рамил ӘСКАРОВ,
тарихчы, туган якны өйрәнүче.
Читайте нас: