-3 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 июнь 2015, 22:52

Бүгенге эшеңне иртәгәгә калдырма

Уңган авыл малтабары бер сезонда 82 сутыйлык теплицасыннан 100 тоннадан артыграк яшелчә җыеп ала.Югары Бишенде авылы эшкуары Фәнил Шәрифуллинны аның хуҗалыгында очраттык. Башта ул теплицага кереп чыгарга, яшелчәчеләрнең эше белән танышырга тәкьдим итте.— 25 ел инде җирдә үзаллы хуҗалык итәм, — диде ул. — Сез Иске Туймазы авылыннан эшкә булдыклы, инициативалы Латыйповлар династиясен яхшы беләсездер. Әле илдә реформалар башланмас борын ук, аларга ияреп, без дә ябык грунтта яшелчә үстерүне бер шөгыль итеп алдык. Тәүдә мин 1,5 сутый теплица корып утырткан идем. Тора-бара шул эшне киңәйттек. Бүген 82 сутыйны биләүче теплицалар өч ихатада урнашкан.

Әлбәттә, Фәнил Гариф улы үз эшендә зур тәҗрибә туплаган. Туймазы районындагы яшелчә үстерүче күп эшкуарлардан аермалы рәвештә, ул үз теплицасын утын ягып җылыта. Бер караганда, бу эш күп көч салуны таләп итә, бик тә мәшәкатьле сыман.
— Башта без дә газ яндырып караган идек, азак “зәңгәр ягулык”ны файдаланудан баш тарттык, — диде ул. — Эш монда хакларга бәйле түгел. Тотыналачак газга лимит юллап йөрү — үзе бер бәла, бюрократлар белән эш итү күп вакытны ала. Шуңа без теплицада утын ягуга күчтек. Җәй диләнкә алып, агачын кисеп ћәм ярып, монда кайтарабыз. Төз агачларны халыкка сатабыз, башкасын гына утынга ярабыз. Игътибар иткәнсездер, безнең теплицалар йөк машинасы да керә алсын өчен биек итеп эшләнгән.
Алдынгы технолияләргә өстенлек биргәнлектән, “Шәри­фул­лин” хуҗалыгында ябык грунтта үстерелгән яшелчә культураларыннан мул уңыш алырга өйрәнгәннәр. “Бер сутый мәйданда үстерелгән кыярдан 1 тонна 300 килограмм витаминлы продукция алабыз. Ә бер сутый биләгән помидор 1 тонна тирәсе уңыш бирә,” — ди хуҗа. Димәк, уңган авыл эшкуары бер сезонда 100 тонна яшелчә җыеп ала!
— Экологик яктан таза продукцияне сатуда бернинди кыенлык юк, аны, гадәттә, күмәртәләп сатып алучыларга биреп җи­бәрәбез, — ди Фәнил Гариф улы.
Тагын шунысы мөћим: теплица хуҗалыгы байтак кешене эш белән тәэмин итә. Быел плантациядә хезмәт салган 12 яшелчәченең 9ы — урындагы кешеләр. Килешүдә язылганча, алынган уңышның 25 проценты аларныкы, ягъни сезон дәвамында шуның акчасын кулларына алып торалар. Үзбәкстан якларыннан килгән кешеләр өчен эшкуар Шәрифуллин күршедәге ихатаны үз милкенә күчереп, анда иркен ћәм якты йорт салып куйган.
Безне хосусый хуҗалыкның күп тармаклы булуы да кызыксындырды. Йорт хуҗасы 90нчы елларда Туймазыдагы бер транспорт оешмасында эшләгән. Ул предприятие ябылгач, ћич тә аптырап калмаган — йөк машиналары сатып алып, үз эшен ачкан. Бүген аның техника паркында үзбушат­кыч 4 автомашина ћәм 5 трактор бар. Әйтеп үтүенчә, авыл эшкуары район эчендә йөк ташуда халыкка бик тә кирәкле хезмәт күрсәтә. Заказчыларга ком-таш, утын, тирес ташыйлар. Җәйге чорда күпләр печән-салам ташуда да аларның хезмәте белән файдалана.
Соңгы вакытта хосусый эш­куар­ның хәстәрлекләре тагын да арткан, ул хуҗалыгында күпләп мал асрый башлаган.
— Тәүдә базар хәлләрен өйрәндем, үзебездә җитештерел­гән иткә ихтыяҗның арта барганын күргәч, малчылык белән ныклап шөгыльләнергә булдым, — ди ул. — Тәвәккәлләп, вак маллар сатып алдым. Быел кыш яхшы үрчем алып, сарыклар санын 130 башка җиткердек. Әле аларны аерым көтүдә йөртәбез. Бәйрәмнәр алдыннан сарыкларны күпләп сатып алалар. Сарыкчылыктан тыш, эре мал да үрчетә башладык. Былтыр дүрт мал чалган идек. Итне базарга чыгарып торуның хәҗәте дә юк, аны шунда ук туганнар, таныш-белешләр алып бетерде. Хәзер бит авылда да итнең бәясе 270 сумнан ким түгел. Узган елда бер баш мал сатудан 50 мең сум тирәсе акча керсә, быел ул 60-70 мең сум тирәсе булыр, дип торабыз. Бүген сөт җитештереп сату да хуҗалыклар өчен отышлы. Шуңа үзебезнең фермадагы маллар санын тагын да ишәйтергә исәп.
Шунысы да игътибарга лаек: күп тармаклы хуҗалык башлыгы булган эшкуар Шәрифуллин бернинди программаларга кермәгән, хөкүмәттән ярдәм алмаган. Аның үзенең эшләп тапкан капиталы әйләнештә йөри. Бер тапкыр гына ул “Россельхозбанк”тан ташламалы кредит алып файдаланган.
— Безнең эштә базардагы хәлне белеп торырга кирәк, — ди ул. — Мин үзем өчен шуны да гадәткә керттем: бүгенге эшне иртәгәгә калдырырга ярамый. Кече бизнеска тотынгансың икән, вакыт белән исәпләшмичә эшлисең. Шул чакта гына эшеңнең нәтиҗәсен күрәчәксең. Әле мин хуҗалыкның үсеш перспективасы турында уйланам. Терлекчелеккә тотынгач, безгә 50 гектар тирәсе җир дә кирәк булачак. Шул мәсьәләдә урындагы власть органнары ярдәм кулын сузарлар, дип ышанасы килә.
Читайте нас: