Һәм, әлбәттә, соңгы унъеллыкларда республика урманнарының бер өлешен инвесторлар кулына тапшыру да эзсез калмады. Рәсми мәгълүматларга караганда, гомум инвестиция күләме 50 миллиард сумлык утыздан артык “урман проекты” тормышка ашырыла. Ул тулысынча гамәлгә кергәннән соң, өстәмә рәвештә 3,5 мең яңа эш урыны булачак. Һәрхәлдә, берничә ел элек инвесторлар килешүгә шундый шарт белән кул куйды. Әйткәндәй, алар арасында федераль дәрәҗәдәге инвестиция проектлары да бар.
Әйтергә кирәк, республиканың урман хуҗалыгы эшчәнлегенә бәя биргәндә, инвесторларның иң эреләре — “Башлеспром” hәм “Селена” компанияләрен читтә калдырып булмый. Дөресен әйтергә кирәк, республиканың урман байлыклары килешүгә ярашлы ышанып тапшырылган әлеге ике предприятие эшчәнлеге соңгы елларда тармакта гына түгел, Хөкүмәт дәрәҗәсендә зур ризасызлык тудырды. Бу турыда “Кызыл таң” гәзитендә берничә мәкалә дә дөнья күргән иде.
Күптән түгел Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Хөкүмәтнең чираттагы утырышында урман тармагында ашыгыч рәвештә тәртип булдыруны таләп итте. Рөстәм Зәки улы, төп инвесторларның республика мәнфәгатьләрен санга сукмыйча эшләвенә ризасызлык белдерде, урман байлыгын урлауга чик куюны таләп итте hәм урманнарны тергезү, инвесторлар тарафыннан агач эшкәртү бизнесына җаваплылыкны күтәрү бурычларын билгеләде.
Башкорстанның урман хуҗалыгы бүген нинди үзгәрешләр кичерә? Инвесторлар, арендаторлар белән эшлекле мөнәсәбәтләр ничек тормышка ашырыла? Шушы hәм башка сораулар белән без республиканың урман хуҗалыгы министры Динир Әхмәтҗановка мөрәҗәгать иттек.