+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 июнь 2015, 22:19

“Ашкадар” алга ашкына

Мәләвез районының әйдәүче хуҗалыкларының берсе 50 еллыгын билгеләде.Тантана күренекле язучы һәм җәмәгать эшлеклесе, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Булат Рәфыйковны искә алудан башланды. Аннары Дәүләткул авылы мәдәният йорты янында Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар истәлегенә мемориаль комплекс ачтылар. Мәрмәр обелиск авыл халкыннан җыелган акчага төзелде. Аларга Русия Дәүләт думасы депутаты Марсель Йосыпов белән Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Николай Курапов ярдәм итте. Һәйкәлне ачу хокукы район хакимияте башлыгы Малик Вахитовка һәм авыл старостасы, “Октябрь революциясе”, “Хезмәт Кызыл Байрак” һәм “Ленин” орденнары кавалеры Тәлгать Көсәпкуловка бирелде.

Аннары бәйрәм Сухаревка авылы янындагы акланда дәвам итте. Сабантуй мәйда­нына кергән юлда “Ашкадар” хуҗалыгының заманча техникасы — “Барго” чәчү комплексы, Русиядә һәм чит илдә җитештерелгән комбайннар, тракторлар тезеп куелган иде.
Ашкадарлылар бәйрәмен зур уңышлар белән каршылый. Җыелучыларны, иң элек, хуҗалык җитәкчесе Илдус Халитов сәламләде. Ул пред­приятиенең икътисади үсеш күрсәткечләре турында җен­текле сөйләде. Даими корылыкны исәпкә алып, 2013 елда авыл хуҗалыгы культураларын яңа “ноу-тилл” технологиясе белән эшкәртүгә күчәргә карар ителгән. Моның өчен тиешле техника сатып алынган. Былтырдан “Ашкадар” һәм “Сухайла” хуҗалыкларында чәчүлек­ләр шушы технология буенча эшкәртелә. Соңгы биш елда хуҗалык сөт җитештерүне — 50, ит җитештерүне 40 процентка арттырган.
— Сезнең алтын юбилеегыз быел 85 еллыгын бил­геләячәк Мәләвез районының барлык халкы өчен зур бәйрәм. Совхоз 1965 елдан бүгенге көнгәчә район икътисадына һәм агросәнәгать комплексы үсешенә лаеклы өлеш кертә. Үсемлекчелектә һәм терлек­челектә алдынгы инновацион технологияләр кертү, заманча техника һәм токымлы терлек сатып алу исәбенә югары нәтиҗәләргә ирешелә, — диде Малик Вахитов.
Ашкадарлыларның төп байлыгы — хезмәт кешеләре, хезмәт династияләр һәм ветераннар. Сабантуйда фидакарь хезмәте белән Мәләвез тө­бәген данлаучыларга бүләкләр тапшырылды. Хуҗалыкның орден кавалерлары Тәлгать Көсәпкулов белән Петр Головинга “Мәләвез районы һәм шәһәренең шәрәфле шәхесе” исеме бирелде.
Тантаналы өлештән соң ат чабышлары башланды. Ха­лыкның күпчелеген милли көрәш җәлеп итте. Балалар өчен төрле аттракционнар һәм мавыктыргыч уеннар оештырылды. Күңелле җырлар, курай моңы, дәртле биюләр кичкә кадәр яңгырап торды.
Читайте нас: