+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 июнь 2015, 22:11

Башкортстан наркотикларсыз булырга тиеш!

Уфада Наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү федераль хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды. Анда наркоманиягә каршы тору, наркоманнарны тернәклән­дерү мәсьәләләре каралды, шулай ук “Сәламәт гаилә” проекты турында фикер алышынды.

Утырышны идарә җитәкчесе Александр Митюков ачты. Аның әйтүенчә, соңгы айларда республикада берничә мөһим чара үткәрелгән. Алар арасында республика наркотикларга каршы комиссиясенең ике утырышы, “Яшьләр фәнне, иҗатны, сәламәтлекне сайлый” форумы һәм башкалар бар.
Наркотиклар һәм психотроп матдәләр кулланучыларны тернәкләндерү координация үзәге җитәкчесе Азат Сәгыйдуллин әлеге үзәк эшчәнлеге турында сөйләде. Ул былтыр республика наркология диспансеры нигезендә төзелгән һәм дәүләт наркологиясенең иҗтимагый оешмалар белән үзара бәйләнешен тәэмин итәргә тиеш. Азат Феликс улы сүзләренә караганда, наркотик кулланучыны тикшерү, тест үткәрү, социаль статусын билгеләү нигезендә аны дәвалауның шәхси программасы сайлап алына. Килешү буенча дәүләт карамагында булмаган үзәкләр түләүсез урыннар әзерләргә тиеш. Ел башыннан 20 кеше юллама буенча шундый үзәкләрдә тернәкләндерү үтә.
Психиатр-нарколог, медицина фәннәре кандидаты Азат Әсәдуллин Иҗтимагый совет әгъзаларына Уфада “Сәламәт гаилә” проектын гамәлгә ашыру турында мәгълүмат җиткерде. Проект нигездә өлкән сыйныф укучылары арасында киң таралган тәмәке кушылмаларының яңа төрләрен куллану дәрәҗәсен киметүгә юнәлтелгән. Профилактика эшенең нәтиҗәлелеге укучыларның ата-анасын җәлеп иткән очракта бермә-бер арта, чөнки аларның күпчелеге үсмерләр белән наркотиклар турында сөйләшергә әзер түгел. Кайбер ата-ана синтетик наркотикларның нинди үлемечле куркыныч тудыруы турында күз алдына да китерми.
“Наркотикларсыз Башкортстан” фонды директоры Арсен Павленко Интернетта һәм шәһәр урамнарында наркотикларны пропагандалауга каршы тору максатында чыгарылган яңа роликлар турында чыгыш ясады.
Чара ахырында утырышта катнашучылар Иҗтимагый советның киләсе яртыеллыктагы эш планы турында фикер алышты һәм Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көне уңаеннан Советның республика халкына мөрәҗәгатен кабул итте.
Читайте нас: