13 июньдә иртә белән нурлы Казанга килеп җиттек һәм кунакханәгә урнаштык. Бераз ял итеп, төшке аш ашаганнан соң Казанның истәлекле урыннары белән таныштык. Кремль, Кол Шәриф һәм Мәрҗани мәчетләрен, Иске татар бистәсен карадык, фотога төштек.
14 июньдә татар халкының дини, мәдәни һәм изге тарихи җире Болгарга килеп җиттек. Әле бик иртә булуга карамастан, машина кую урыннары тулы, юлда җиңел автомобильләр һәм автобуслар агымы... Татарстанның Спас районындагы борынгы Болгар шәһәрчегендә үткәрелүче Изге Болгар җыены елдан-ел күбрәк мөселманнарны җәлеп итә. Татарстан, Башкортстан, Чувашстан, Марий Эл, Удмурт республикаларыннан, Чиләбе, Самара, Ульяновск, Ырынбур, Киров өлкәләре, Пермь крае һәм башка төбәкләрдән, чит илләрдә яшәүче меңләгән милләттәшебез бирегә җыела. Казанда алтынчы тапкыр оештырылган Бөтенрусия татар дин әһелләре форумында катнашкан имамнар килде.
Тарихка күз салсак, татар халкының күренекле дин әһелләре элекке заманнарда ук Болгар җиренә килеп догалар укыган, бөек галимнәребез дә анда барган. Күренекле татар мәгърифәтчесе, дин галиме, реформатор, фәлсәфәче һәм тарихчы Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗанинең ким дигәндә ике тапкыр Болгарга килүе, язма калдыруы мәгълүм. Ул монда Мөхәммәт салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сахабәләренең каберен эзләгән. “Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар” китабында Мәрҗани хәзрәтләре үзе турында болай дип яза: “1287 елда (милади белән 1870) мин үз гаиләм белән Болгарны кабат зиярәт кылдым һәм аның манарасы башына менгәч, минем башка шундый уйлар килде: “Бу манарага беркем дә күтәрелмәгән, аннан беркайчан да азан әйтмәгән, анда бервакыт та тәкбир әйтү ишетелмәгән кебек. Болгарда бервакытта да мөселманнар яшәмәгән, алар аның урамнарыннан үтмәгән кебек. Юк, болар барысы да булган, тик вакыт кына элеккене үз вакыйгалары белән җуеп бетергән. Мосафирларда сагыш хисләре уяткан гүзәл Болгарга Аллаһ тынычлык әйләсен”.
Шулай ук сигезенче мөфти, мәшһүр фикер иясе, язучы, мәгърифәтче, галим һәм дин эшлеклесе Ризаэтдин хәзрәт Фәхретдиннең май аенда Болгарга килеп, шушы изге урыннарны зиярәт иткәнлеге мәгълүм.
Быелгы җыен ике вакыйга белән тарихта калачак. Беренчесе, Изге Болгар җыенын рәсми ачу тантанасы алдыннан Ак мәчеттә, “Русия мөселманнарының социаль доктринасы” кабул ителде. Мөһим килешүгә Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Русия мөфтиләре шурасы һәм Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Төньяк Кавказ мөселманнарының координацион үзәге рәисе, мөфти Исмәгыйль хәзрәт Бердиев кул куйды. Чарада Татарстан Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт киңәшчесе, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча “Яңарыш” республика фонды попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев катнашты.
2013 елның 22 октябрендә ил Президенты Владимир Путин Уфада дини оешмалар башлыклары белән очрашуда Ислам дөньясында күзәтелгән радикаль идеологияләргә каршы Русия мөселманнары өчен бердәм социаль доктрина булдыру мөһимлеге турында әйткән иде. Документ Ислам гыйлеме, мәдәнияте һәм мәгарифенә ярдәм фонды директоры урынбасары Вячеслав Полосин рәислегендәге эшче төркем тарафыннан әзерләнгән. Русия төбәкләрендә аның буенча фикер алышулар булды, Җыенда социаль тәгълимат киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде.
Русия мөселманнары өчен әлеге рәсми документ илнең барлык мөселманнары ихтыяҗларын тәкъдим итүнең үтемле чарасы булачак. Доктрина ярдәмендә, илебездә яшәүче теләсә кайсы дин һәм милләт вәкиленә Исламның төп принциплары һәм бәхәс уята торган трактовкалары аңлаешлы булачак. Документ җәмгыятьтәге әхлак һәм сәламәт яшәү рәвеше, гаилә һәм балалар, ватанпәрвәрлек, экстремизмга каршы көрәш мәсьәләләрен, шулай ук, дәүләт һәм дәүләт хезмәтенә, Русия законнарына, башка дин вәкилләренә мөнәсәбәт кебек мәсьәләләрне үз эченә ала.
Рөстәм Миңнеханов чыгышында соңгы елларда Болгар музей-тыюлыгының танымаслык булып үзгәрүе, аның ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелүе турында әйтте. Ул моны Татарстанның беренче Президенты, тарихчылар, археологлар, халык тырышлыгы нәтиҗәсендә мөмкин булган уртак җиңү дип атады. “Кул куелган килешү — җитди адым, документ позициябезне системага сала. Без кемнең, Исламда булып, Коръән буенча яшәвен, кемнең аны үзенчә аңлап, явызлык тарафдары булуын төгәл аерырга тиеш. Ислам — игелек, ярату һәм хөрмәт дине”, — диде Рөстәм Миңнеханов.
— Изге Болгар җыены берничә ел зурлап үткәрелә. Исламны рәсми кабул иткән урында оештырыла торган әлеге чара халкыбызның бердәмлеген һәм рухи байлыгын елдан-ел ныгыта. “Русия мөселманнары доктринасы”н кабул итү — тарихи вакыйга, — диде Минтимер Шәймиев.
Икенчесе, Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин Пәйгамбәребез Мөхәммәт салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең бер сакал бөртеген Болгарга бүләк итте. Мөселманнар өчен мөбарәк ядкарь хәзер Ак мәчеттә сакланачак. Ул мәчет рәвешендә эшләнгән тартмачыкка урнаштырылган. Уфадан Болгарга аны махсус сак астында Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте Хакимияте җитәкчесе Мөхәммәт хәзрәт Таҗетдин алып килде. Анда ядкарь Шәйхел-Ислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдингә тапшырылды. Баш мөфти Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең 42нче буын оныгы Абдерраззак Әс-Саиди белән берлектә ядкарьне Рөстәм Миңнехановка тапшырды.
Төньяк Кавказ мөселманнарының координацион үзәге рәисе, мөфти Исмәгыйль хәзрәт Бердиев сүзләренә караганда, Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзе исән чакта чәч бөртекләрен таратып, аларның бәрәкәт китерәчәген әйтеп калдырган. “Бу ядкарь Татарстанга, Русиягә бәрәкәт китерсен. Русия мөселманнары берләшсен, ә дәүләт җитәкчеләре моңа этәргеч бирсен”, — диде Исмәгыйль хаҗи.
Пәйгамбәребез Мөхәммәт салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең ике сакал бөртеге Уфадагы Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәтендә сакланачак.
Мөселманнар өчен мөбарәк ядкарьләрнең Уфага ничек һәм кайчан килү тарихына күз салыйк. Истанбулның дистәләгән мәчет, мавзолей һәм музейларында Ислам ядкарьләре саклана. Солтан Сәлим ибн Баязит заманында гарәп җирләре сугыштан соң төрекләр кулына төшә. Шул вакыт Мисыр хәлифәсендә Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең таягы, мисвәге, башмагы, чәч һәм сакал бөртекләре әманәт булып сакланган була. 1517 елда җиңүче төрекләр, ганимәт малларын төяп, шулай ук Пәйгамбәрнең бу мирасын да Истанбулга алып кайта. Ядкарьләрне көмеш сандыкка салып, Солтан мәчетенең хәзинәләр бүлегенә куялар. Аларны тик Мәүлид бәйрәмендә генә халыкка күрсәтәләр. Бу истәлекләрне “Мөэван Мөбарәк” дип йөртәләр. Пәйгамбәребез Мөхәммәт салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сакал төкләрен һәм чәчләрен сәхабәләре җыеп барганнар. Истанбулның Солтан Сәлим, Сөләйманн Кануни, Фатих Солтан Мехмәт һәм Әюп Солтан мавзолейларында бу ядькарьләрне күрергә мөмкин.
Диния нәзарәтенең бишенче мөфтие Мөхәммәдьяр хәзрәт Солтанов 1893 елның февралендә Уфадан 5 кешелек делегация җитәкчесе сыйфатында хаҗ сәфәренә юллана. Алар 9 мартта Истанбул шәһәренә барып җитә. 19 мартта мөфтине төрек солтаны Габделхәмид II кабул итә, ул Русия мөселманнарының хәле турында сораша. Солтан мөфти Мөхәммәдьяр хәзрәтне Төркиянең II дәрәҗә “Госмания” ордены белән бүләкли. Солтан Габделхәмид II Русия мөселманнарына Пәйгамбәребез Мөхәммәт салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең әманәтеннән өлеш чыгарырга боерык бирә. Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сакал төкләрен балавызга утыртып катырганнар, гаять зур ихтирам һәм пөхтәлек белән ясалган, эче ефәктән, тышы перламутрдан эшләнгән кыйммәтле сандыкка салынган бу бүләкне мөфти Мөхәммәдъяр хәзрәт Солтановка тапшыралар. Уфада бу тарихи истәлекле бүләк утта янмый торган сандыкка салып саклана.
Мөфти Габдрахман хәзрәт Рәсүлевның вафатыннан соң вакытлыча СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнары Диния нәзарәте рәисе вазыйфасын башкаручы казый, президиум әгъзасы Мөхәммәт хәзрәт Тугызбаев 1951 елның февралендә үткән пленумдагы чыгышында бу ядкарь хакында искә алып үтә: “...Муфти Султанов Мухамедяр в 1893 году съездил в Мекку на паломничество, был в Стамбуле, повидался с султаном Габдулхамидом, от которого получил в подарок мусульманам России — “Мои мубарак” (волосы пророка Мухаммеда)”.
Изге Болгар җыенының бәйрәм программасы Истәлек билгесе янында Татарстанның Яшел Үзән районы имам-мөхтәсибе Абдулхәмит хәзрәт Зиннәтуллинның Коръән укуы белән башланды. Икенче ел җыен көнендә Болгарда “Иман моңы” Халыкара фестивале концерты үтә. Бәйрәм сәхнәсендә борынгы мөнәҗәтләр һәм халык җырлары яңгырады.
Бу көнне Болгар шәһәрчегендә Русиянең дини китап нәшриятлары күргәзмә-ярминкәсе, хәләл азык-төлек, кием-салым ярминкәләре гөрләде, “Болгар һөнәрчелеге үзәге” ачылды. “Кече манара” янында Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдиннең “Тәүбә мәрәсиме”н тыңладык, сәфәргә килгән төркемебез белән бергәләп өйлә намазы укыдык. Тәүлек әйләнәсенә Коръән Кәрим укыла башлаган Ак мәчеттә булдык.
Бирегә нинди максат белән килгәнен аңламаучыларны, ялгыш гамәлләр кылучыларны “Болгардагы мәчет манаралары, ташлар тирәли теләкләр теләп әйләнү, аларны үбү hәм башка шундый гамәлләр шәригатебезгә каршы килә hәм зур гөнаhлардан санала. Таш арасына акча кыстыру, куеп калдыру да ялгыш гамәл, бу акчаларны мохтаҗларга, авыруларга сәдака итеп бирсәк дөрес булыр”, дип искәртте Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте волонтерлары.
Җәмигъ мәчете, Көнчыгыш һәм Төньяк мавзолейлар, Хан төрбәсе, Кече манара, Кара пулат, Ак пулат кебек борынгы архитектура һәйкәлләре, Истәлек билгесе бинасында ачылган Коръән музее белән таныштык, Болгар цивилизациясе музеенда булып, бай тарихыбызны искә төшердек, татар халкы турында күбрәк мәгълүмат тупладык, бабаларыбыз рухына багышлап догалар укыдык.
Изге Болгар җыены Ак мәчеттә Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдиннең Ислам динен үстерүгә һәм ныгытуга зур өлеш керткән бер төркем мөэмин-мөселманга нәзарәтнең бүләкләрен тапшыруы белән тәмамланды. Бүләкләнүчеләр арасында безнең белән сәфәр кылучы, күптән түгел “Кызыл таң” гәзитендә мәкаләсе дөнья күргән Кыйгы районы Түбән Кыйгы авылы мәчете имам-хатыйбы Вакыйф хаҗи Таһиров булуы аеруча куанычлы. 25 ел дәвамында армый-талмый динебез Исламга хезмәт итүче ихтирамга лаек Вакыйф Таһир улын “Әл-Игътисам” (“Бердәмлек”) медале белән бүләкләнүе уңаеннан ихлас котладык.
15 июньдә иртәнге дүрткә Уфага кайтып җиттек. Изге Болгар җыенында катнашучылар сәфәрне оештыручы Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте хезмәткәрләре Ислам хәзрәт Зиев, Гали хәзрәт Камалов һәм Роза ханым Тимергалинага ихлас рәхмәтләрен әйтеп хушлаштылар.
Уфа — Казан — Болгар — Уфа.