+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 июль 2015, 22:51

Эчеп руль артына утыру — җинаять

Әмма, кызганычка каршы, андый водительләр гаебе белән эшләнгән аварияләр саны артканнан-арта.Узган ялларда ЮХХДИ хезмәткәрләре республика юлларында 439 исерек водительне тоткан. Бу юл инспекторлары кулына эләккәннәр генә. Чын хәлне күз алдына китерү өчен белгечләр бу санны унга, кайберләре йөзгә тапкырларга куша.

Шул яллардан алдагы көнне генә, җомга иртәсендә Уфада коточкыч авария булды. Әй урамы белән Салават Юлаев проспекты киселешендәге фаҗигадә 31 яшьлек хатынның гомере өзелде. Ул идарә иткән “Лифан” машинасына аның 8 яшьлек кызы да утырган була. “Ауди” машинасындагы исерек Константин Федотов аркасында бала бер мизгелдә ятим калган һәм авыр тән җәрә­хәтләре алган.
“Ауди” тизлекне арттырып килгән һәм, идарәне югалтып, каршы якка очып чыккан да тәүдә “Лифан”ны изгән, аннары, тагын ике автомобильгә бәре­леп, юл читендәге тимергә терәлеп туктаган. Аның хәтта тормоз юлы да юк.
— Мин үз полосамнан хәрәкәт иттем һәм, алдагы машинаны узарга ниятләп, каршы як юлга чыктым. Аннан соң ни булганын хәтерләмим, каты бәрелүне генә ислим, — ди Федотов тонган күзләре белән камерага карап. Ә менә ни өчен иртән-иртүк эчеп руль артына утырганын аңлата алмый. 38 яшьлек бизнесмен янындагы пассажир да авыр җәрәхәтләр алган. Ә Федотовның сыды­рылган җире дә юк. Алкотестер аның бер шешә чамасы аракы эчкәнен ачыклаган.
Полина утырган Кытай машинасы шулкадәр җимерелгән ки, баланы арткы тәрәзә аша алырга туры килгән. Ул Уфаның ашыгыч ярдәм дәваханәсенә китерелгән, аңа операция ясалган. Кыз аңына килгән, ләкин туганнары белән сөйләшми, әти-әнисен хәтерләми. Табиблар фикеренчә, бала имгәнүдән соң була торган амнезия кичерә һәм аның психик сәламәтлегенә куркыныч яный.
Хәтәр авариядә гаепле кеше кулга алынган һәм закон алдында җавап бирәчәк. Ләкин исерек водительгә зур срок янамый — юристлар әйтүенчә, мондый җинаятьләр өчен күп дигәндә өч-дүрт елга иректән мәхрүм итү каралган. Федотов РФ Җинаять кодексының 264 мәддәсе буенча җавап бирәчәк.
Бүгеннән илдә руль артына спиртлы эчемлек кулланып утыручыларга закон катылана. Аларны хәзер исерек килеш машинага идарә иткән өчен генә дә колониягә озатырга мөмкиннәр. Әлегә кадәр эчкән водитель гаебе белән ясалган авариядә бер кеше гомере өзелсә, аңа 7 елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный иде. 1 июльдән 2 елдан 7 елга кадәр төрмә каралган. Бу гаепләнүченең җиңел котыла алмаячагына гарантия. Фаҗига­дә ике яки аннан да күбрәк кеше һәлак булса, җәза срогы 4-9 ел каралган.
Моннан тыш, Җинаять ко­дексына яңа 264 (1) мәддә кер­телгән. Аның буенча исерек яисә медицина тикшерүе үтүдән баш тарткан водитель­ләр, җитди авария ясарга өл­гермәсә дә, җинаять җа­вап­лылыгына тарттырыла ала. Җәза, руль артына исереп утыр­ган өчен водитель хоку­кыннан мәхрүм ителеп, шофер таныклыгын кире кай­тарганнан соң, бер ел эчендә тагын шул хәлдә тотылган очракта кул­ланылачак. Мәхрүм ителү вакыты чыкмаган килеш тә эчеп эләгә икән, шулай ук, җинаять эше ачылачак. Закон бозучы 30 мең сум штраф түләргә тиеш булачак һәм җәза чоры води­тель өчен штраф түләгәннән соң исәпләнә башлаячак.
Кылыгының авырлыгына карап, исерек водительләргә 300 мең сумга кадәр штраф салына яисә мәҗбүри эшләр кулла­ныла ала. Ләкин нинди генә җә­за бирелсә дә, алар мотлак рәвештә өч елга водитель хо­кукыннан мәхрүм ителәчәк.
Читайте нас: