+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 июль 2015, 01:30

Матур һәм уңайлы булсын!

Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов Стәрлетамак шәһәрен үстерү мөмкинлекләре белән танышты.Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов Стәрлетамакта булды һәм шәһәр Советы депутатлары белән очрашты, аның тарихи өлешендә җәяүлеләр өчен төзеләчәк мәйданда эшләр барышы белән танышты һәм яшьләрнең “Шәһәр ялы” бәйрәмендә катнашты.

Стәрлетамак шәһәр округы Советы депутатлары белән очрашуда Рөстәм Хәмитов гражданлык башлангычлары проектлары белән танышты. Шәһәр хакимияте җитәкчесе Алексей Изотов республика Башлыгына Стәрлетамак брендын тәкъдим итте һәм җәяүлеләр өчен парк зоналары, кече архитектура үрнәкләрен урнаштыру, мәдәни һәм тарихи мирас объектларын рекон­струкцияләү буенча эшләр торышы турында сөйләде.
— Стәрлетамак — иң матур шәһәрләребезнең берсе, ә төзекләндерү эшләре буенча ул — республикада иң яхшысы. Шәһәрнең язмышы һәм тарихы үзенчәлекле. Соңгы вакытта кайбер күрсәткечләр буенча Октябрьский шәһәре аңа тиңләшеп килә. Мин бүген Стәрлетамакның киләчәк үсеше турында сөйләшергә телим, һичшиксез, республи­каның барлык шәһәрләренең дә матур, төзек, анда яшәүче халыкның тормыш шартлары яхшы булуын күрәсе килә, — диде очрашуда Рөстәм Хәмитов.
Рөстәм Хәмитов шәһәрнең тарихи өлешендә җәяүлеләр өчен төзеләчәк мәйданда реконструкция барышын карады. Проект “Салават” кинотеатры, шәһәр драма театры, “Восток” кунакханәсе һәм Киров исе­мендәге ял паркы алдындагы мәйданнарны төзекләндерүне күз уңында тота. Шулай ук, “Салават” кинотеатры артында балалар һәм яшьләр өчен ял итү урыны булдыру, трол­лейбус хәрәкәтен Ходайбирдин урамыннан күчереп, С. Ванцетти урамында юлларны киңәйтү, шушы һәм К. Маркс урамнарында автомобильләр кую өчен урыннар булдыру карала.
Стәрлетамак шәһәре хакимияте башлыгы Алексей Изотов әйтүенчә, җәяүлеләр мәйданы үзәгендә шәһәргә нигез салучыларга һәйкәл һәм утлар белән яктыртылучы фонтан урнаштырылачак. Яңар­тылган паркта заманча тү­шәлгән юллар төзеләчәк, яктырткыч лампалар һәм эс­кәмияләр куелачак. Проект­ның гомум бәясе 230 миллион сум тәшкил итә. Төп инвестор — “Башкортстан сода ком­паниясе”.
Җәяүлеләр өчен мәйдан­чыкны төзү дүрт этапта алып барылачак. Әле беренче этабында һәйкәл һәм фонтан урнаштыру эшләре башкарыла. Фонтан августта ачылачак.
Арытаба республика Башлыгы, яшьләрнең “Шәһәр ялы-2015” бәйрәмендә катнашып, Русия яшьләре көненә багышланган киңкүләм велоузышка старт бирде.
Стәрлетамакта мондый шәһәр бәйрәме үткәрү башлангычы белән бер төркем яшьләр узган елда чыккан иде. Шәһәр халкында бу башлангыч хуплау тапкач, аны ел саен үткәрергә карар ителде.
Бу бәйрәм гаилә белән ял итү өчен шәһәр аллеяләре һәм паркларының мөмкинлекләрен күрсәтә. Стәрлетамаклыларга бай мәдәни программа тәкъдим ителде. Бәйрәмдә 2 меңнән артык кеше катнашты.
Читайте нас: