Кыйгы районында тарих укытучысы, ата-аналардан рөхсәт алып, укучыларын Әй елгасы буена ялга алып чыккан. Вакытлыча лагерь оештырып йөргән арада аларның берничәсе су керергә булган һәм 13 яшьлек малай (укытучының туганы) батып үлгән. Моның өчен поход җитәкчесенә закон алдында җавап бирергә туры киләчәк.
Чишмә районында 70 яшьлек ир су буенда улы һәм дусты белән ял иткән. Йөзеп килергә булып, ул ярдан 30 метр ераклыкка киткән һәм бата башлаган. Аны, көймә белән барып алып, ярга алып чыкканнар һәм тын алдырырга, коткарырга тырышып караганнар, әмма ул аңына килә алмаган һәм вафат булган.
Суда үлүчеләрнең күбесе ирләр һәм балалар. Кеше гомерләре, башлыча, су коенырга яраклаштырылмаган урыннарда өзелә. Профилактика рейдлары күрсәтүенчә, халыкның күпчелеге махсус оештырылган комлыкларда түгел, ә үзләре сайлаган урында ял итәргә ярата. Әйтик, башкаланың ИНОРС бистәсендәге Теплое күлендә нәкъ шакшы сулар агып төшә торган канал янында батып үлүчеләр бар. Коткаручылар һәм пляж администрациясеннән ераграк бу урынга күпчелек аракы эчәр өчен килә һәм, “коенып кына чыгарга” суга кереп, аннан исән чыга алмый.
Нижегородка бистәсендәге Долгое күле дә шундый яман урыннардан санала. Агыйдел елгасының уң яры — Авыл кичүе һәм Рига урамнары чатында, ә сул яры Затон күпереннән астарак урын да хәвефле. Коткару хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, нәкъ шундый урыннарда соңгы өч елда 9 кеше батып үлгән, 56сы коткарылган. Коткаручылар фикеренчә, текә яисә агачлы ярлар буенда су керергә ярамый. Шулай ук, суга күп ашаганнан, яки спиртлы эчемлекләр белән сыйланганнан соң керергә, узып баручы елга транспортына якын килергә, билгесез урында чумарга катгый тыела.
Башкалада су коену һәм кызыну өчен махсуслаштырылган 11 пляж бар. Анда коткаручылар командасы кизү тора. Республиканың башка сулыкларына барганда да таныш, һичьюгы башкалар су кергән урыннарны сайларга кирәк. Шуны истән чыгармыйк: тәнгә дәва, җанга сихәт бирүче су әҗәлгә сәбәпче дә була ала.